Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Һәр яшүсмер сәләтле
28.02.2019

Һәр яшүсмер сәләтле

Дөньяга һәр бала сәләтле булып туа. Аны бары тик тырышлык, хезмәт сөю, үҗәтлек ярдәмендә үстерергә генә кирәк. Яшүсмерләргә замана таләпләренә туры килерлек һөнәр, шөгыль сайлаганда, әти-әнидән кала, өстәмә белем бирү учреждениеләре ярдәмгә килә. Замана яшьләре тормышта булган яңалыклардан, сәнәгатьнең төрле тармакларында таләп ителгән һөнәрләр турында интернет аша хәбәрдар булып торалар.

Шәһәребездә 3 зур завод – “Электрогенератор заводы”, “Элеконд”, “Радиозавод” бар. Ә алар техник белгечләргә – инженерларга зур ихтыяҗ кичерә.
Сарапул шәһәренең Пугачев урамы 60нчы йортта урнашкан “Яшүсмерләр техник үзәге”нә 1060 бала йөри. Монда мәктәптә укучы балалар 16 түгәрәккә йөреп, үзләренә кулай һөнәр сайларга өйрәнәләр: 3Д мастер, мәгълүмати технологияләр, автомоделизм, видеоиҗат әлифбасы, мультстудия, яшь дизайнер, робототехника һ.б. Һәр һөнәрнең нечкәлекләрен кечкенәдән өйрәнәләр, яңа дуслар табалар. Бу үзәкнең девизы: “Кызыксыну һәм өйрәнү – бүген, уңыш — иртәгә”.
100 еллык тарихы булган бу үзәк төбәк тарихында аерым урын алып тора. Ул төрле буын вәкилләренең язмышына уралган. Элегрәк ул “Яшь техниклар станциясе” дип атала иде. Бу станция турында архив документларында беренче тапкыр 1936 елда телгә алына. “Красное прикамье” газетасының 5 март санында станциядә шөгыльләнүчеләр Комсомолларның X Съездына әзерлек башлаулары турында язалар. 1938 елның 18 сентябрендә 7нче сыйныф укучысы Юрий Храбсков балалар иҗаты күргәзмәсенә беренче Б-2 телевизоры ясый. Кичке сәгать җидедә Сарапулда беренче тапкыр телевизор карау мөмкинлеге ачыла: РУ-3 радиостанциясендә барган тапшыруда Мәскәү артисткасының йөзе экранда ачык күренә.
… Беркөнне мин бу үзәкнең ишеген ачып кердем. Түбәтәйле, яулыклы татар балалары белән танышып, шатландым, горурландым. Татарлар беркайда да сынатмыйлар. Менә кемнәр алар: Алмаз Абдуллин (15 яшь), Данир Абдуллин (13 яшь), Данир Гыйззәтуллин (13 яшь), Карина Абдуллина (14 яшь), Азалия Бикмөхәмәтова (8 яшь) мультстудия Бөтенроссия призерлары, Альбина Исламова (13 яшь), Руслан Гыйззәтуллин (14 яшь), Мурат Вәлиев (10 яшь), Лилия Сәйфетдинова (15 яшь), Алия Сәйфетдинова (12 яшь). Алар рес­публика, Бөтенроссия, халык­ара ярышларда җиңү яулыйлар. Инде 16 ел әлеге үзәк белән милләттәшебез Рәмзия Әлтәф кызы Насыйрова җитәкчелек итә. Аның 32 ел педагогик стажы бар. Ул Ташкент шәһәрендә Низами исемендәге педагогия институтын тәмамлаган, бик матур һәм чиста итеп татарча сөйләшә.
Эшләү дәверендә алар күп кенә грантлар отканнар: 1,2 миллион сум, 2 млн 750 мең сум… Шул грантлар акчасына эш өчен кирәк-яраклар: робототехника өчен тупланмалар, мультимедиа проекторлары, интерактив такта, компьютерлар алганнар. Укучылар укытучылар белән берлектә 3Д принтер һәм лазер станок җыйганнар. Шунысы куанычлы: барлык укытучылар да — яшүсмерләр белән уртак тел таба алучы тәҗрибәле педагоглар.
Шундый тынгысыз, максатчан яшьләребез булганда шәһәребезнең тагын да алга китәчәгенә шигем юк. Бөек Тукаебыз әйткәнчә: “Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул, картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул”.

Асия Әхмәдиева, Сарапул шәһәре.