Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Һәр телнең бар туган иле
8.04.2021

Һәр телнең бар туган иле

Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында мәктәпләрдә, бакчаларда, мәдәният йортларында оештырылган очрашулар нәкъ шундый сүзләр белән башланды. Һәр елдагыча, без җырчылар белән программа төзеп, балалар янында булып кайттык. Беренче тукталыш Девятерня мәктәбе булды. Бу мәктәптә балаларның җирле шагыйрьләр турында күп белүләре, шигырьләрен яттан сөйләүләре куандырды. Үзем дә шигырьләремне укыдым. Туган тел, туган җир, туган нигез, әти-әни хакында сөйләштек. Балалар бик күп төрле кызыклы сорау­лар бирделәр, җаваплар да ишеттеләр. Кичәбез матур җырлар белән үрелеп барды.
Исәнбай мәктәбе укучылары һәм авыл халкы белән “Һәр телнең бар туган иле” исемле кичәне мәдәният йортында үткәрдек. Бу очрашуда күп кенә бәйгеләрдә җиңү яулаган 5 яшьлек Зилә Сундукова да, 70-75 яшьлек сәхнә ветераннары да чыгыш ясадылар.
Исәнбай балалар бакчасындагы очрашуга бар гомерен балалар укытуга багышлаган мөгаллимә, шигырьләр язу остасы Фәридә апа Җәмилова да килгән иде. Аның балалар турындагы искиткеч матур, эчтәлекле, тәрбияви шигырьләрен тыңладык. Тукайның “Бала белән күбәләк” шигырен дә балалар бик оста сөйләделәр. Үзем дә шигырьләремне укыдым. Балалар безгә милли биюләр, халык­лар дуслыгын чагылдырган чыгышлар күрсәттеләр. Безнең иҗат җимешләрен яттан сөйләп, таң калдырдылар. Әле бит алар кечкенәләр! Аларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләүче, ана телендә сөйләм культурасын үстерүче апаларына, матур шигырьләребезне ятлаткан әти-әниләргә чын күңелдән рәхмәт! Безнең белән бергә басып, “Туган тел” не җырладылар балалар. Күңелләр тулды… Хәер, бу җырны һәр очрашуда җырладык. Һәр мәктәптә укучыларга кечкенә генә истәлекле бүләкләр тапшырдык. Һәр мәктәптә китап уку, газеталарга язылу, үзең теләгән басмага иҗат җимешләрен җибәрү турында да фикер алыштык.
Балалар… Алар шундый ихлас! Әйткән сүзләре, биргән сораулары гади, әмма йөрәкләрне айкардай тирән мәгънәле. Гөнаһсыз сабый күзләренә карап, бары матурлык, игелек, яхшылык, яктылык хакында гына сөйләргә мөмкин. Минем белән бергә йөргән, җырларымны башкарган җырчылар Рамил Мухгалин, Зөлфия Муллина, Ләйсән Хәбировага чын күңелдән рәхмәтләремне җиткерәм. Балаларның берсе: “Сездән кем таләп итә, ни өчен мәктәпләргә йөрисез?” — дигән сорау биргән иде. Мин аңа: «Юк, берәү дә таләп итми, бу — җан таләбе!” — дидем. Һәр кеше туган телебезне саклар өчен кулыннан килгәнне эшләргә тиеш! Язучы таныклыгы булу ул — язып, өйдә утыру гына түгел, бу гамәлләр – туган телне саклау, яклау, киләчәк буыннарга җиткерүдә минем кечкенә генә өлешем.
Алдагы көннәрдә Тирсә мәктәбендә очрашулар көтә. Ходай насыйп итсен!

Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы.