Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Һәркем белергә тиеш
25.04.2018

Һәркем белергә тиеш

Исерткеч эчемлекләр куллану һәм тәмәке тартуның зыяны турында күп әйтелде һәм язылды инде. Тик без әлеге сүзләрнең мәгънәсенең тирәнлеген аңлыйбыз микән соң? Юктыр.

Матур рекламаларга ышанып, модага ияреп, үз­ләренең белмәгәнлекләре арка­сында тормышларын һәм сәламәтлекләрен җимергән яшь­ләрне һәм яшүсмерләрне күрү бик кызганыч. Азгын җенси тормыш алып барган кызларның гормональ дарулар куллануы, нәтиҗәдә бала таба алмаулары яки сәламәт бала тапмаулары да борчу тудыра. Яшүсмер чактан ук тәмәке тартырга, алкоголь эчемлекләр эчәргә өйрәнгән яшьләрнең психикасы да, җаны да, тәне дә авыру була. Алар тиешле рәвештә укый да, эшли дә, матур гаилә корып, җаваплы ата-аналар да була алмыйлар. Бу — бүгенге җәмгыятьтә киң таралган күренеш. Аеруча исерткеч эчемлекләр куллану. Сыраның да исерткеч эчемлекләр рәтенә керүен ассызыклап үтәсем килә. Нәрсәнедер майсызландырасы килсә, спирт белән сөртергә кирәклеге һәркемгә мәгълүм. Организм белән дә шул ук хәл. Алкоголь эчкә үтеп кергәч, күзәнәкләрне җимерә башлый, бу исә аларга төрле агуларның һәм токсиннарның үтеп керүенә китерә.
ГОСТ таләпләре буенча этил спирты ул – үзенчәлекле исе булган, тиз кабынып китә торган сыекча, башта ярсыта, аннары нерв системасын параличлый торган көчле наркотик матдә. Наркотиклар сәламәтлекне генә җимереп калмый, ул кешене әхлак ягыннан да түбән төшерә, акыл зәгыйфьләнүгә китерә. Алкоголь, наркотик кулланучы кеше яхшы белән яманны, ак белән караны аера алмый башлый, дөрес карарлар кабул итә алмый, яхшы гамәлләр кылмый.
Алкогольнең организм өчен агу икәнен галимнәр күптән исбат иттеләр. “Исерү – үзең теләп акылдан шашу”, — дип язган Аристотель.
Иң куркынычы – хатын-кызларның исерткеч эчемлекләр куллануы. Аларның бала табу өчен җаваплы булган күзәнәкләренә зыян килә. Ә бу күзәнәкләр кире төзәлми. Хатын-кыз исерткеч эчемлекләрне күбрәк кулланган саен психик һәм физик яктан авыру балалар туу арта, шуңа күрә алкогольне генетик корал дип әйтәләр дә. Әлеге корал дөньяда бик күп халыкларны юкка чыгарган. Мәсәлән, Төньяк Америкада индеецлар исерт­кеч эчемлекләр куллану аркасында тулысынча диярлек юкка чыккан. Туган илләрендә кайчандыр көчле булган халык бүген берничә резервациядә генә тора. Шулай ук Россия территориясенең төньягында яшәүче кайбер халык­ларга да алкоголь зур зыян сала.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, әгәр дә илдә алкоголь куллану кеше башына 8 литрдан артыгракка туры килә икән, бу халыкның юкка чыгуына китерә торган, төзәтә алмаслык процесс башланганын аңлата. Рәсми мәгълүматлар буенча Россиядә кеше башына 15 литр исерткеч эчемлек туры килә.
Ир-атлар арасында уртача гомер озынлыгы артмый. Уртача яшьтәге кешеләрнең үлеме йөрәк-кан тамырлары авырулары белән бәйле. Бу исә тәмәке тартуның, наркотик матдәләр, спиртлы эчемлекләр куллануның нәтиҗәсе булып тора. Хәмер аркасында гаиләләр таркала, миллионланган абортлар ясала, интеллект дәрәҗәсе төшә. Мәктәп укучыларының аң-белеме дә ХХ гасырга караганда күпкә түбәнрәк. Исерткеч эчемлекләр куллану аркасында җинаять эшләре дә арта. Гомумән, илебездәге социаль проблемаларның күпчелегенең тамыры хәмер белән бәйле. Без алкогольдән нинди зур зыян килгәнен аңларга тиеш. Гомер кешегә бер генә тапкыр бирелә, һәм аны хәмер эчеп, агуланып үткәрергә һич тә ярамый. Үзеңне бу начар гадәттән араларга беркайчан да соң түгел. Без, өлкәннәр, әти-әниләр, үзебез эчүне, тартуны ташлап, балаларны үз үрнәгебездә тәрбияләргә тиеш. Күңел ачу өчен исерткеч эчемлекләр кулланырга кирәкмәгәнен аңлыйк һәм яшьләргә дә шул турыда аңлатыйк.

Зөлфия Якупова, “Подросток” үзәге белгече.