Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Һәркемнең үз вазифасы
4.10.2018

Һәркемнең үз вазифасы

Гаилә эчендәге мөнәсәбәтләр, башка мәсьәләләр кебек үк, алтын урталык юлы белән үтәлергә тиеш. Коръәндә дә, хәдисләрдә дә ирләрнең, хатыннарның хокуклары да, җаваплылыклары да билгеләнгән. Әйдәгез әле хатын-кызның бу дөньяга яралуның төп максатына, төп сәбәбенә карыйк. Моның турында Раббыбыз Коръәни-Кәримдә: «Һәм Аның (Аллаһы Тәгаләнең) галәмәтләреннән сезнең тынычлыкка ирешүегез өчен сезнең үзегездән бар кылынган хатыннарыгыз. Вә арагызда (ягъни: ир белән хатын арасында) бер-берегезгә тартылу, ошату, мәхәббәт һәм мәрхәмәт-шәфкать булдырды. Дөреслектә, боларда фикерли белүчеләр өчен – галәмәтләр», — дип әйтелә (“Нур” сүрәсе, 21 аять).
Хатын-кызның Раббысына гыйбадәт кылудан башка икенче төп максаты: ирен тынычландыруында, аңа иминлек шарт­ларын булдыруында, өй эчендә сыену оясын әзерләвендә. Ир кеше өенә кайтып, эшендәге, җәмгыятьтәге килеп чыккан кыенлыкларны, проблемаларны онытып, тынычланып, иминлек табарга тели. Боларның бөтенесен булдыруда төп җаваплылык хатын өстендә. Ә хәзер кайсыбыз хатыны турында: “Ул шушы бөтен шартларны тудыра”, — дип әйтә ала? Кызганычка каршы, мондыйлар әз. Һәм алар – бик бәхетле кешеләр. Күпчелек хатыннарга үзләренә: «Аллаһ Тәгалә “Нур” сүрәсенең 21нче аятендә миңа билгеләгән максатымны үтимме?» дигән сорау бирергә кирәк.
Ирләр өстендәге җаваплылыклар нинди соң? Ирнең гаиләдә төп вазифасы: гаиләне ризык, кием, торак һәм башка төрле кирәк-яраклар белән тәэмин итүдә. Менә монда инде сорау туа: «Бу нинди күләмдә үтәлергә, кем аның чикләрен билгеләргә тиеш?» Әйдәгез, бу мәсьәләгә җентекләбрәк карыйк. Мөселман гаиләсендә төп мизан* хатын-кыз кияүгә чыкканчы билгеләнә. Ни өчен күп кенә хәдисләрдә өйләнгәнче үзеңә тиңне эзләргә кушалар? Бу киңәш матди хәл мәсьәләсендә бик нык чагылыш таба. Мәсәлән, ярлырак егет бай гаиләдән кызны алса, билгеле, ул хатынның соңыннан яшәү шартларыннан канәгать булмыйча, ирен телгәләп, тиргәп, теңкәсенә тиеп ятачагы көн кебек ачык. Шуңа күрә кыз кеше кияүгә чыкканчы егеткә үзенең булачак гаиләдә нинди шартларда яшәргә теләвен алдан әйтеп куйса, яхшырак. Ул вакытта егет киләчәктә үзенең бу шартларны тудыра алуын яисә тудыра алмавын күзаллап, бу кызны үзенә хәләл җефеткә алырга яисә башкаларга калдырырга дигән карарга килә ала. Димәк, әгәр кыз үзенең матди яктан таләпләрен никахка кадәр ачыклап куйса һәм егет аларны үтәргә риза булса, гаилә корганнан соң ир хатынына мондый шартларны тудыра алмаса, ул хатынның үзенең дәгъвалары белән казыйга мөрәҗәгать итәргә хокукы бар. Киләчәктә бу хатын ире белән тора алмаганына инанса, казыйдан хәтта иреннән аерттыруны сорарга мөмкин. Билгеле, казыйга мондый дәгъвалар белән барганчы, бөтенесен исбатларга кирәк. Ягъни егет белән кәләш арасында булган килешүнең шаһитлары булырга тиеш. Әгәр казый алдында мондый таләпләрне исбатлый торган дәлилләр юк икән, хатынның мондый дәгъвалар белән чыгарга хокукы юк. Ул тормышыннан, иреннән канәгать булып яшәргә тиеш. Ләкин күпчелек хатыннар кияүгә чыкканчы күп нәрсәне әйтеп бетермичә, соңыннан инде таләп итә башлыйлар. Монда инде соң була. Хатынының ирен юри телгәләп, тиргәп, теңкәсенә тиеп, талак бирерлек дәрәҗәгә җиткезүе дә хәрәм эш була. Хәдисләрдән билгеле булганча, әгәр хатын хакыйкый шәригать ягыннан сәбәбе булмыйча иреннән талак кылдыруны таләп итсә, ул җәннәт исен дә сизмәс.
Күп кенә хатыннарга Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)­нең сүзләрен искә төшерергә кирәк. Әгәр иренең аңа ачуы килсә, ягъни ире хатыннан разый булмаса, хатынның хәтта намазлары да кабул булмый. Хатынның җәннәткә керүе дә иренә буйсынуында, аңа итагать кылуында. Мөхтәрәм мөслимәләребез, Аллаһ Тәгалә сезгә өстәмә гыйбадәтләрне булдырган. Сез аларны никадәр яхшырак үтәсәгез, шуның кадәре Раббыгыз сезне югары бәяләп, сезгә җәннәттәге иң яхшы урыннарны әзерләр. Шуларның иң беренчеләреннән: ирегезнең күңелен күрү, аны юату, хәленә керү, аңа итагатьле булу, аңа буйсыну. Әйе, сез ирләрегезгә буйсынырга тиешсез, сүз көрәштерергә, үзегезнекендә торырга, үзе­гезчә эшләргә тиеш түгел. Инде билгеле, ир сезне хәрәмгә яисә көферлеккә өндәсә генә, сез аңа буйсынмыйсыз. Сезнең ирләрдән зур өстенлегегез — Раббыбызның ризалыгын алыр өчен өстәмә бер гамәлегез бар, ул да булса – иргә итагать кылу. Бу юлда никадәр күбрәк кыенлыклар кичерсәгез, шуның кадәр күбрәк әҗергә ирешәчәксез.
Күпләрегез: “Сез ирләрне яклап, хатын-кызларга һөҗүм ясый башладыгыз”, — дип әйтер. Юк, мин ирләрне акламыйм, аларның арасында да ир-ат исемен йөртергә лаек­лы булмаганнар очрый. Сүз үз өсләреннән җаваплылыкны бик җиңел төшерүче ир-атлар турында. Кайберәүләрнең хәтта үзләренең яшәр почмаклары да юк. Хатыннарының йорт­ларында яшиләр. Эш мәсьәләсенә килсәң, алар зур хезмәт хакы түләнә торган вакытлыча эшне көтеп яталар. Андый эш елына ничә тапкыр буладыр? Ел дәверендә ай саен күпмегә төшкәнен бүлеп санасак, ул айлык сумма даими эштә эшләп ай саен алган эш хакыннан күпкә кечерәк булып чыга. Димәк, гомумән алганда, бу ир-атларда арифметика бик аксый. Аларда даимилек юк, ир-атка хас булган ныклык сизелми. Шәригатебездә дә сирәк-мирәк күпләп нәфел (өстәмә) гыйбадәтләр кылып куйганчы, бу нәфел гыйбадәтләрне даими рәвештә кылып тору хәерлерәк. Чөнки даимилек диндәге ныклыкка, сабырлыкның булуына дәлил булып тора. Дөнья эшләрендә дә шул ук хәл. Даими эш хакы булуы, ягъни вакыты-вакыты белән була торган, гарантиясе булмаган “шабашкага” караганда хәерлерәк. Кайберләре әле үзләренең булдыксызлыкларын аклар өчен гаепне хатыннарына сылтап, синдә бәрәкәт булмады, икенче хатынны алам дип кисәтәләр. Тормышны үзгәртер өчен үзләренә селкенә башлыйсы урынга, алар икенче хатынга өйләнүне кулайрак күрәләр. Әгәр алар үзләре үзгәрмәсәләр, аларның икенче хатын алулары да, өченчесе дә бернинди үзгәрешкә дә китермәс.

Шуңа күрә бөтен ирләргә һәм үземә дә нәсыйхәт итеп әйтәм: «Гаиләбез каршындагы үз өстебездә булган җаваплылыкларны тормышка ашырырга, ялкаулашмаска кирәк. Кызганыч, ялкаулык — бик киң таралган чир һәм аннан күбебезгә арынырга кирәк. Аллаһ Тәгаләнең бер үзеннән генә ярдәмен сорап калабыз».

Ижау Җәмигъ мәчете имамы
Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов.
Мизан* — үлчәү.