Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Үткәннәргә сәяхәт
31.10.2018

Үткәннәргә сәяхәт

Ижауның туган якны өйрәнү музеенда Дмитрий Тетеринның “Комсомол коллекция”се күргәзмәсе ачылды.
“Комсомол” яки “ВЛКСМ” аббревиатурасын бүгенге көндә күпләр аңлап та бетерми. Ә менә 50 яшьтә булган, яки аннан да өлкәнрәкләр бу сүзләрнең Бөтенсоюз ленинчыл коммунистик яшьләр берлеге икәнен аңлый. Үзләренең яшьлекләрен искә төшереп, елмаеп та куялар.
Ижауның туган якны өйрәнү музеенда ачылган әлеге күргәзмә күпләрне шул еллар хатирәсенә алып кайткандыр. Дмитрий Тетерин – атаклы коллекционер һәм тирән белемле тарихчы. Шәһәребезнең табигате, урамнары сурәтләнгән картиналарыннан, фотосурәтләреннән ул еш кына Удмуртия музейларында күргәзмәләр оештыра. Ә менә комсомол тарихы белән бәйле экспонатлар халыкка беренче тапкыр тәкъдим ителде. Күргәзмәдә мөһим документлар, комсомол билетлары, таныклыклар, пропусклар, медальләр һәм күкрәк билгеләре, байраклар, фотосурәтләр, газеталар, открыткалар, грамоталар, конвертлар күрергә мөмкин. Барлыгы 400гә якын экспонатлар тәкъдим ителгән. Алар арасында 1920-1930 елга караган аеруча тарихи әһәмияткә ия булган экспонатлар да бар. Мәсәлән, 1918 елдагы граж­даннар сугышын искә төшереп торган буденовкалар һәм шашкалар. Нәкъ шул вакытта комсомол оешмалары да барлыкка килә.
Әлеге экспонатлар ВЛКСМның тулы тарихын сөйләп бетерә алмасалар да, алар шул чорның бер бите булып торалар. Дмитрий Тетеринның үзе өчен комсомол – тормышының бер өлеше. Ул ВЛКСМның XXI съездында катнашучы делегат, актив комсомол була. Максаты да яшь буынга ул еллар турында тулырак сөйләү, аңлату.

Фикерләр

2018 елда Бөтенсоюз ленинчыл коммунистик яшьләр союзы оешуга 100 ел тула. Комсомоллар илебез куәтен арттыруда, яңа шәһәрләр һәм завод-фабрикалар төзүдә, яңа җирләр ачуда катнашканнар. Комсомол сафлары бик күп яшьләр өчен чыныгу мәктәбе, батырлык һәм фидакарьлек үрнәге була. Ә замана яшьләре комсомолның кем икәнен беләме? Бу хакта газета укучы яшьләрдән сораштым.

Альбина Шәйхетдинова, журналист:
Без 90нчы еллар башында укырга кердек. Күп еллар дәвамында эшләп килгән системаның җи­мерелгән чагына туры килдек. Ләкин безнең Девятерня урта гомумбелем бирү мәктәбендә фидакарь, үз эшләренә җаны-тәне белән бирелгән кешеләр эшли иде. Тиз арада «Мирас һәм заман» дигән укучыларның үзидарә органы оештырылды. Без аның президентын, активист­ларын сайлый идек. Комсомол дигән зур система бетсә дә, укучыларның узидарәсе юкка чыкмады. Гомумән, мәктәп еллары күңелле һәм файдалы узды безнең.

Эльмира Миргалимова, яшьләр сәясәте буенча белгеч:
“Комсомолларның кем икәнен өлкәннәр сөйләве буенча яхшы беләм. Әлбәттә, әлеге оешмага керүнең уңай яклары да, начар яклары да булган. Тик шул чор кешеләре яшьлекләрен, комсомоллар рәтендә булуларын сагынып искә алалар. Шуңа күрә үзем дә алар сафына басар идем”.

Эльза Хайбуллина, сатучы:
“Дөресен генә әйткәндә, кем икәннәрен дә белмим. Димәк, алар рәтенә кермәс тә идем. Яшьләргә үсәргә, тормышта үз урынын табарга ярдәм итә алырдай оешмалар бүген дә күп. Теләк кенә булсын. ”

Светлана Тимершина, яшь әни: “Мин бик теләп комсомол булыр идем. Чөнки комсомол булу ул тәртипле, акыллы булуыңны, начар гадәтләрең юк дигәнне аңлата. Партиядәге кеше кияүдә яки өйләнгән булырга тиеш. “Гражданский брак” дигән мөнәсәбәтләр чәчәк аткан чорда бу аеруча мөһим. Замана алга барса да, тәрбияле, итагатьле, акыллы булуның асыллары шул булып кала. Комсомол кеше дөрес юлда дип саналган. Шуңа күрә элеккеге оешмалар кире кайтарылсын иде”.

Лилия Әхмәтҗанова, тәрбияче:
“Комсомол сафына басар идем. Чөнки үземне акыллы, максатыма ирешүчән дип саныйм. Спортны, тормышны яратам. Бүгенге яшьләр Интернетта утырырга ярата. Кызыксынулары аз. Хәзерге заманда нәкъ менә шундый оешмалар җитми инде”.

Эльвира Вахитова әзерләде.