Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Үткәннәргә күз салып…
19.09.2019

Үткәннәргә күз салып…

2002 елның 29 октябреннән алып хәзерге көнгә кадәр Сарапул татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе, Удмуртия Республикасының атказанган элемтәчесе Фаил Исламгалиевка 21 сентябрьдә 60 яшь тула. Фаил әфәнде милләт өчен бик күп эшләр башкарган шәхес. Ул Татар иҗтимагый үзәгенең җитәкчесе ярдәмчесе булып 1992 елда эшли башлый. Шулай ук ул Сарапулда гына түгел, Удмуртиядә беренче кабельле телевидение компаниясе оештырган кеше. Аның туры сүзле, таләпчән җитәкче икәне күренеп тора. Аның белән аралашуы җайлы — ил гамен аңлап, сүз тәмен тоеп сөйли.

“Мин Сарапул шәһәрендә туып-үстем. Әтием Актаныш районыннан, әнием Башкортстаннан. Гаиләдә мин өлкән бала, ике сеңелем бар. Мәктәптә укыганнан соң, азык-төлек техникумын, аннан соң механика институтын тәмамладым. Армия сафларында хезмәт итеп кайтып, “Электрогенератор” заводында эшләдем. Хәләл җефетем Фатыйма Нефтекама шәһәреннән. Бездән ерак түгел күрше урамда гына яши иде. Армиядән кайт­кач, өйләнештек. Гаилә булгач, яшәргә фатир кирәк. Торак-коммуналь хуҗалыгына эшкә кердем. Шушы тармакта 15 ел хезмәт куйдым. Ул вакытларда көн-төн эшләдек. Балаларны балалар бакчасында каравыл­чыга тапшыра идем, каравылчыдан ала идем. 1990 елларда ниндидер эш башларга кирәк иде. Егетләр белән сөйләшеп, әлеге эшкә тотындык. Яңа эш булгач, авыр булды. Ул вакытта кабельле телевидение Россиядә дә яңа аякка басып килә. Сарапул шәһәре телевизион сигналларны начар тота торган зонага керә. Шуңа күрә гади аппаратларны кулланып, тугыз программа күрсәтүдән башладык. Бик еш күргәзмәләргә йөреп, яңа технологияләр өйрәнеп, яңа җиһазлар алдык. Гаиләм — иҗтимагый эштә дә, бизнеста да беренче ярдәмчем, таянычым. Ике улым бар, ләкин алар: “Әти, син бик таләпчән, бергә эшли алмыйбыз”, — диләр. Үзләренең бизнеслары бар. Минем әтием бик таләпчән иде, шулай булырга кирәктер дә. Олы улым төрле милләт вәкилләре белән спорт ярышлары (футбол, волейбол, йөзү, ату, шахмат) оештыра. Без, гомумән, милли оешмалар белән бик дус. Өч оныгым үсеп килә, бокс, көрәш белән шөгыльләнәләр. Тормыш шулай үтеп бара”, — диде ул, юбилей алдыннан хисләре белән уртаклашып. Фаил әфәндене юбилее белән тәбрик итеп, әле күп еллар милләтебез сагында торуын, гаилә куанычлары телибез.

Рәфилә Рәсүлева.

Аталар һәм балалар

Күптән түгел кырык ел бергә гомер иткән Фатыйма һәм Фаил Исламгалиевлар гаиләсендә кунакта булдым. Бүген сүзем аларның уллары Марат һәм Гөлнара гаиләсе турында. Әлеге гаиләгә җирле газетабыз “Красное Прикамье” хезмәткәрләре килеп, гаиләләрен “Ел гаиләсе” дип игълан итәргә тәкъдим ясаганнар. Ләкин Марат баш тарткан. Ә менә миңа рәхәтләнеп: “Яңарыш” — үзебезнең газетабыз”, — дип, интервью бирделәр. Марат Ижау авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган. Бүгенге көндә төзелеш өлкәсендә эшмәкәр. Үзе йорт төзеп чыккан. Иң зур байлыгы — балалары. Алар аның өчәү. Айдар дүрт яшеннән көрәш буенча спорт секциясенә йөри башлый. Спорт өлкәсендә уңышлары күп. Бик күп кубоклары, 46 медале генә бар! 2016 ел — Анапа — 1 урын, 2019 ел — Анапа — 1 урын. 2019 ел – Нефтекама — 2 урын, 2017 ел — Белоруссия — 1, 2 урыннар, 2017 ел — Лондон — 1, 2 урыннар. Бүгенге көндә 6нчы сыйныфта укый. “Әтием булмаса, боларның берсе дә булмас иде”, — диде ул. Моннан тыш хуҗалык янындагы чүп үләннәрен чабу да анын өстендә икән. Гөлнара белән Марат 16 яшьтә, әти-әниләре белән бергә Азов диңгезенә ял итәргә баргач, якынрак танышалар. Марат Гөлнараны 18 яше тулу уңаеннан өйләренә кунакка чакыра. Мәҗлестән соң Гөлнара савыт-саба юа башлый. Әнисе кереп: “Кем бу?” — дип сорагач, “Бу минем булачак хатыным”, — дип җавап бирә Марат. Гөлнара Казан авиация институтын тәмамлый, хәзер уллары Әмир белән декрет ялында. Әмма тик утырмый. Уртанчы кызлары Алсуны йөзү буенча тренировкага, инглиз теле, рәсем, музыка мәктәбенә, теннис уйнарга йөртә. “Бала төрле яклап үсәргә, формалашырга тиеш”, — ди ул. Бакчасы тулы җиләк-җимеш. Үзе дә атта йөри, теннис уйный. Быел “Милләтләр арасында спорт ярыш”ларында командабызга, теннис буенча 1 урын яулап, җиңү китергән. Бу гаиләдә кода-кодагыйлар бик дус. Балалар, оныклар өчен җан атып торалар. Әлеге гаиләгә сокланып, алар белән горурланып кайттым.

Асия Әхмәдиева, Сарапул шәһәре.