Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Үткәннәргә кире кайтып
27.12.2017

Үткәннәргә кире кайтып

Шушы көннәрдә Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов Сарапул шәһәренә эшлекле сәфәр кылды. Көн дәвамында Республика җитәкчесе Шәһәр думасы депутатлары, сәнәгать оешмалары вәкилләре, эшмәкәрләр һәм җәмәгать эшлеклеләре белән Сарапул шәһәрен киләчәктә үстерү, төзекләндерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Һөнәрчелек үзәгендә — яңа җитәкче

Очрашуны Александр Бречалов Сарапул халкы өчен бик тә сөенечле булган хәбәрдән башлады. Бу көнне иртәнге эшлекле аш вакытында Республика Башлыгы төрле кул эшенә оста, гамәли сәнгать иясе, талантлы һөнәрче – Юлия Железняк белән танышкан иде. 2011 елда Юлия Сарапулда иҗади кешеләр өчен кибет ача, төп максаты – гамәли сәнгать осталарын табып, аларга ярдәм итү, шәһәр халкын халык иҗатына тарту булган. Яшь эшмәкәр туристлык күргәзмәләрендә, ярминкәләрдә һәм төрле конкурсларда актив катнаша. Быел Юлия Сарапул шәһәрен Бөтенроссия күләмендә узган “2017 елның иң яхшы сувениры” бәйгесендә таныткан. “Төбәк сувениры” номинациясендә Юлиянең “Пилмәннең туган ягы – Удмуртия” дип исемләнгән алъяпкычы Гран-при бүләгенә лаек булган. “Юлия Железняк — прогрессив фикер йөртә. Ул — уникаль проектларны тормышка ашыручы шәхес. Бүген аның сокландыргыч таланты белән танышканнан соң, Юлияне “Милли декоратив-гамәли сәнгать һәм һөнәрчелек үзәге” җитәкчесе итеп билгеләргә карар кылдым. Удмуртияне нәкъ шундый максатчан кешеләр алга этәрергә тиеш тә”, — дип, яңа җитәкче белән таныштырды Александр Бречалов.

Сарапул — үсеш юлында

Бу көнге киңәшмә Сарапул шәһәренең үсешенә багышланганлыктан, шәһәр башлыгы Александр Ессен шәһәрдә булган төзекләндерү эшләре һәм киләчәккә планнар белән таныштырды. Билгеләп үтелгәнчә, бүгенге көнгә тарихи шәһәрнең күп кенә йортларының тышкы кыяфәте яңартылган, тик төзекләндереләсе йортлар әле шактый. Шулай ук шәһәрнең урам юллары игътибар таләп итә. Әлеге сорауларга җавап итеп Александр Бречалов 2018 елда бюджетта шәһәр юлларын төзекләндерүгә каралган акчаларның артуын, ә йорт фасадларын яңартуга килгәндә, бюджеттан тыш чыганаклар җәлеп итәргә кирәклеген белдерде. Шулай ук тагын бер уңай хәбәр буларак, Удмуртиядә турист­лык юнәлешен үстерү максатыннан, киләчәктә Ижау аэропорты реконструкцияләнәчәге турында сөйләде җитәкче.
Очрашу барышында Сарапул шәһәрен үстерү өчен фонд булдыру турында тәкъдимнәр дә яңгырады. Шәһәрне ямьләндерү өчен өлеш кертергә теләге булган һәркем, көченнән килгән кадәр әлеге фонд аша матди ярдәм күрсәтә ала. Александр Бречалов бу тәкъдимне ассызыклап, әлеге фонд эшчәнлегенең мөмкин кадәр ачык булуы, төгәл эш планы күрсәтелүе һәм башкарыл­ган эшкә нәтиҗә ясалып, халыкка хәбәр ителеп торырга тиешлеге турында сөйләде. Республика Башлыгы Сарапул халкы тарафыннан тәкъдим ителгән барлык проектларга ярдәм итәргә әзер булуын һәм әлеге фонд­ка да шәхсән үзеннән матди ярдәм күрсәтергә сүз бирде.

Өй туйлары дәвам итә

Бу көнне Александр Бречалов “Гражданнарны тузган торактан күчерү” проекты буенча 16 фатирны файдалануга тапшыруда катнашты. Әлеге йортка Сарапулның 7 авария хәлендәге йортыннан һәм Симониха авылының 6 йортыннан бәхетле гаиләләр күчәчәк. Әлеге проектны чынга ашыру өчен кыска вакыт эчендә Гончаров урамында урнашкан 5 катлы йортның 2нче каты тулаем төзекләндерелгән. Яңартылган 16 фатирга (5 фатир – өч бүлмәле, 7 фатир – ике бүлмәле, 4 – бер бүлмәле) 14 гаилә, ягъни 30 кеше күченәчәк. Удмуртиядә “Халыкны авария хәлендәге торактан күчерү” муниципаль програмасының тарихын искә алсак, Симониха авылындагы җимерек хәлдәге йортлар турында беренчеләрдән булып Россия Президенты Владимир Путинга медиафорумда Удмуртия журналисты Алексей Серебренников хәбәр иткән иде. Ул Дәүләт Башлыгыннан федераль программаның гамәлдә булу вакытын арттыру хакында сораган иде. Республика Башлыгы итеп Александр Бречалов билгеләнгәннән соң, җитәкче төбәк белән танышуны проблемалары күп булган нәкъ Симониха авылыннан башлаган иде. Шәхсән үзе хәлне ачыклаганнан соң, Ил Башлыгына журналист тарафыннан бирелгән сорауга җавап итеп: “Минемчә, Президент Владимир Путин төбәкләр өчен болай да күп эш башкарды. Республика һәм муниципаль хакимиятнең бүгенге көндә төп бурычы – авария хәлендә дип табылган йортларда яшәүчеләрне күчерү өчен башка мөмкинлекләр табу”, – дигән иде. Шул рәвешле, Россия Президенты инициативалары Удмуртиядә дәвам итеп, “Гражданнарны тузган һәм авария хәлендәге торактан күчерү” буенча Республиканың үз программасы булдырылды. Әлеге программа нәкъ Сарапул шәһәреннән башланды да. Шәһәр җитәкчелеге тарафыннан тузган торактан халыкны күчерү өчен биналар билгеләнеп, төзекләндерү эшләре алып барылды, яңа фатирга күчәчәк гаиләләр билгеләнде. Бүгенге көндә гомуми мәйданы 614,7 кв. метр тәшкил иткән 16 фатир кулланылышка тапшырылды. Әлеге беренчел муниципаль проектны гамәлгә ашыру өчен Респуб­лика бюджетыннан 12 миллион, Сарапул шәһәре бюджетыннан 358 мең сумга якын акча юнәлдерелгән. Удмуртия Башлыгы башкарылган эшкә уңай бәя биреп, төзүчеләрнең билгеләнгән вакытка сыешуларын билгеләп үтте. Шулай ук Республиканың киләчәктә дә әлеге проект эшчәнлеген дәвам итәргә ниятләвен, ә проектны гамәлгә ашыру өчен Глазов шәһәренең, Игра, Кизнер районнарының әзер булулары турында билгеләп: “Әлеге проектларны без, һичшиксез, дәвам итәчәкбез. Торак – халык өчен иң әһәмиятле кыйммәтләрнең берсе. Белүебезчә, моңа кадәр, Симониха авылы халкына эшкә бару өчен өстәмә чыгымнар тотып, елга аша чыгып йөрергә туры килгән. Хәзер алар уңайлы, төзек фатирларда яшәячәк. Дөрес, безнең прог­рамма федераль программадан бераз аерылырга да мөмкин, кайвакыт халыкка үзеннән өлеш кертү шарт­лары да тәкъдим итәргә мәҗбүр булырбыз. Бүгенге көнгә проект уңышлы килеп чыкты, дигән нәтиҗә ясарга мөмкин. Әлеге гади булмаган мәсьәләне хәл итүгә, проектны тормышка ашыруга өлеш керткән һәркемгә чиксез рәхмәтемне белдерәм”, — диде.
Россиядә “Гражданнарны тузган торактан күчерү” проекты 2017 елда тәмамланды. 2008 елда башлангыч алган федераль проект ярдәмендә 15 546,95 мең кв. метр тәшкил иткән яңа торакка 1 011,94 мең кеше күчерелгән. Удмуртиядә 2013-2017 елларга каралган әлеге программа шулай ук тәмамланып килә. Күп тырышлык куелса да, бүгенге көндә авария хәлендә булып, куркыныч тудырган йортларда яшәүчеләр әлегә бик күп. Күбесе заманча, бөтен уңайлылыгы булган фатирларда яшәү турында хыяллана. Программалар үз эшләрен дәвам итеп, киләсе елда да теләкләр чынга ашсын иде.

Ләйсән Әхмәтова.