Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Үткәнен белгән кешенең киләчәге бар
18.04.2018

Үткәнен белгән кешенең киләчәге бар

Әгерҗе районы бертуган Бубыйлар исемендәге Иж-Бубый авылы мәктәбендә мәгърифәтче Бубилар истәлегенә багышланган V төбәкара укулар узды. Анда Ижау шәһәренең Г.Тукай исемендәге гимназиясеннән, педагогия көллиятеннән, Кече Пурга районыннан, Чаллы шәһәреннән, Менделеев, Арча, Тукай, Сарман, Бөгелмә, Әгерҗе районнарыннан килгән 30дан артык укытучы, 50 укучы катнашты. Балалар милләтебезне үстерүгә өлеш керткән, милли җанлы шәхесләрнең тормыш юлларын, эшчәнлекләрен яктырттылар. Дан, шөһрәт казанган Иж-Бубый мәдрәсәсенең тарихын сөйләделәр.
Бертуган Бубилар исемендәге төбәкара укулар мәдәният йортында мәгърифәтчеләрнең тормышларын яктырткан, авыл халкы, укытучылар һәм Казанның “Рәвешләр“ театры тарафыннан әзерләнгән әдәби-музыкаль композиция белән башланды. Котлау һәм сәламләү сүзләре яңгырагач, катнашучылар мәктәпкә юнәлделәр.
Секция эшләрендә укучылар эчтәлекле эзләнү эшләрен тәкъдим иттеләр. Аларга мәртәбәле жюри Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Казанның Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов, шагыйрь, сәясәтче Роберт Миңнуллин, “Мәйдан“ журналының баш мөхәррире Фидаил Мәҗитов, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, “Бубилар мирасы“ иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Искәндәр Җиһангәрәев, филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университеты доценты Гөлфия Гайнуллина, “Яңарыш“ газетасының мөхәррире Рәмзия Габбасова, район мәгариф идарәсе хезмәткәрләре һәм укытучылар бәя бирделәр.
“Мондый конференцияләр укучыларны уйландырырга, эзләнергә, табарга, гомумән, тарих белән кызыксынырга мәҗбүр итә. Бу безнең өчен бик мөһим. Менә тел дибез, телнең язмышы дибез. Тел бит сөйләшү генә түгел, ул тарихка, бүгенгә, киләчәккә барып тоташа. Бүген укучылар монда катнашырга дип килгәннәр икән, димәк, алар ныклап әзерләнгәннәр. Әлбәттә, аларның укытучыларына да зур рәхмәт. Мондый конференцияләрне, һичшиксез, дәвам иттерергә кирәк”, — диде Роберт Миңнуллин.
Быел укуларда беренче тапкыр Ижау шәһәренең Г.Тукай исемендәге гимназия укучылары да катнашты. Каюм Насыйри, Ризаэтдин Фәхретдин иҗаты буенча фәнни эш башкарганнар алар. “Әлеге татар мәгърифәтчеләре укучылар өчен ят түгел. Балалар татар теле буенча электив дәресләрдә аларның эшчәнлеген өйрәнәләр. Әлеге конференциягә дә үзләре теләп, кызыксынып, шушы фәнни эшләрне эшләргә алындылар”, — дип сөйләде укытучылары Рәсилә Габдрахманова. Укытучысының сүзен 9нчы сыйныф укучысы Алия Газизова дәвам итте. Үзенең фәнни эшен ул Ризаэтдин Фәхретдин иҗаты буенча башкарган. “Мин укуларга әзерлек вакытында аның күп нәсыйхәтләрен укыдым. Ул нәсыйхәтләр бүгенге көндә дә бик актуаль дип саныйм һәм аларны һәр бала белергә тиеш дип уйлыйм, чөнки алар әдәплелеккә өйрәтә. Үзем белгәннәрне башкаларга да сөйлисем килә”, — диде ул.
«Буби укулары»нда катнашу­чыларның географиясе елдан-ел киңәя. 11нче сыйныф укучысы Айзилә Сибгатуллина Арча районының Яңа Кенәр авылыннан килгән. Эзләнү эшенең темасы да кызыклы. Ташкичү авылы мәдрәсәсендә белем биргән татар зыялылары турында зур мәгълүмат туплаган. “Алар барлыгы 7 шәхес. Мин аларның тормышлары, мәдрәсә үсешенә керткән өлешләре турында өйрәндем. Әлеге эшне башкарганда мин күп мәгълүмат алдым. Мәсәлән, Шәмсетдин бине Габдрахман дигән укытучы бик күп телләрне камил белгән. Болар хакында башка укучылар да белсен иде”, — ди Айзилә.
Жюри әгъзалары укучыларның елдан-ел осталыклары артуын, эшләренең бай мәгълүматлы булуын билгеләп үттеләр. “Бубыйлар җитәкләгән мәдрәсәдә бик күп фәннәр, берничә төрле тел укытыла. Фәлсәфә, логика, әхлак, Коръән, ислам тарихы өйрәтелә. Шуны күз алдында тотып, секцияләр эшен киңәйтергә, укучыларга күбрәк темалар тәкъдим итәргә кирәк. Бу вакытта катнашучылар саны да артачак”, — диде Гөлфия Гайнуллина. Район мәгариф идарәсенең, мәктәп директоры Равил Бадахшинның, укытучыларның укучыларда тарихыбызга кызыксыну һәм аның белән горурлык хисләре уяту өстендә армый-талмый эшләүләре мактауга лаек.
Секцияләр эше тәмамлангач, катнашучыларның эшләренә бәя бирелде. Призлы урын яулаучылар дипломнар белән бүләкләнде. Тик иң зур җиңү – укучыларның милли мирасыбыз белән кызыксынуы, аларда телебезгә, милләтебезгә карата мәхәббәт тәрбияләү. Укулар­ның максаты — тарихыбызны барлау, аны өйрәнү генә түгел, ә телебезне сак­лау да. Бүгенге вәзгыятьтә бу аеруча мөһим.

Эльвира Хуҗина.