Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Үткәнгә — нәтиҗә, киләчәккә — планнар
1.01.2018

Үткәнгә — нәтиҗә, киләчәккә — планнар

Яңа елга кергәндә һәркем артка борылып карап, башкарылган эшләргә нәтиҗә ясый. Шунысы шатландыра: Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, “Яңарыш” газетасы редакциясе 2017 елда зур-зур проектларны тормышка ашырып, милләтебез өчен файдалы булган шактый күп эшләр башкарды. Аларның мөһимлеген аңлау өчен берничәсен санап китик: балалар өчен “Туган телем – иркә гөлем”, “Йолдызлар яңгыры” конкурс-фестивальләре, Мөнәҗәтләр әйтү бәйрәме, Сабантуй, Сабантуйга бүләк җыю, “Алтын йомгак” журналының чираттагы саны дөнья күрү, “Бердәмлекне җилкән итеп” дигән китапны халыкка тәкъдим итү, эшмәкәрләр белән очрашулар, Камбарка, Сарапул, Глазов, Сюмси районнарында милләттәшләребез белән очрашулар. Елның иң зур чарасы дип, Балезино районында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә узган “Касимовлар җыены”н атар идем.
Иман” татар яшьләре берлеге, Татар иҗтимагый үзәге, “Ак калфак”, шәһәр, районнардагы милли оешмалар белән дә тыгыз элемтәдә торып, бергә-бергә эшләвебезне искәртеп үтәсем килә. Бөтендөнья татар конгрессы корылтаенда һәм декабрь аенда узган җыелышта катнашуыбыз да Удмуртиядәге татарлар тормышына кагылышлы сорауларны уңай хәл итүгә этәргеч булып тора. Киләсе 2018 елда югарыда телгә алынган инде традициягә кергән конкурс-фестивальләрне уздыру эш планыбызга кертелде. Аларны уздыруыбызның максаты — телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау һәм үстерү. Ә бүгенге көндә телебезне саклау мәсьәләсе аеруча кис­кен тора. 2018 елда балалары беренче сыйныфка баручы ата-аналар мәктәпкә язылганда, гаризаларына “Баламның татар телен өйрәнүен телим” дигән бер җөмләне өстәп язсыннар иде. Чөнки яңа уку елында яңа федераль таләпләр нигезендә туган телен өйрәнергә теләүче һәркем мәктәп җитәкчеләренә язмача мөрәҗәгать итәргә тиеш. Шундый гаризалар булган очракта мәктәп җитәкчеләре туган телен өйрәнергә теләүче балалар өчен шартлар тудырырга бурычлы. “Үзебез дә татарча белмибез, балама укырга кыен булыр”, — дип куркучы ата-аналар да бар. Аларга: “Туган телен белгән баланың башка фәннәрне җиңелрәк үзләштерүен галимнәр күптән исбатлаган инде”, — дип әйтәсе килә.
Туган телне саклау турында сүз алып барганда, инде 25 елдан артык “Яңарыш” газетасының нәкъ шушы максатны тормышка ашыруда әйтеп бетергесез эш алып баруын әйтеп үтми мөмкин түгел. Бүгенге көндә 4 мең гаилә газетабызны яздырып ала. Бу — атна саен Удмуртиядә яшәүче 4 мең гаиләгә милли рух керә дигән сүз. “Яңарыш” газетасын әби-бабайлар, урта яшьтәге милләттәшләребез генә яздырып ала дип әйтүчеләр ялгышалар. Ул кешеләрнең балалары, оныклары, оныкчыклары да барлыгын онытмыйк. Йортка туган телебездәге газета килә икән, балалар да аны күрә, кулына ала бит, шул рәвешле аларда татар теленә карата кызыксыну уяна.
Ходайга шөкер, уртак көч белән без киләсе елга тиражыбызда артык югалтуларсыз керә алдык. Моның өчен без элемтә бүлекләре аша “Яңарыш”ка язылган һәркемгә, редакция нокталарын оештыруга зур өлеш керткән милләттәшләребезгә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Әгәр дә кайберәүләр ниндидер сәбәпләр белән газетага язылмый калган икән, редакциягә яки элемтә бүлекләренә мөрәҗәгать итәргә була. 15 гыйнварга кадәр элемтә бүлекләре аша язылганда, газета өегезгә 1 февральдән киләчәк.
Хөрмәтле милләттәшләребез! Киләсе елның һәр көне гаиләләргә бәхет, шатлык, муллык, иминлек кенә китерсен, Аллаһы Тәгалә сәламәтлектән аермасын. Тормыш юлыгызда шатлыклы очрашулар, бәхетле елмаюлар, куанычлы мизгелләр күп булсын. Эт бит ул — көчле, җитез, түзем, ышанычлы, тугрылык саклый белүче! Димәк, безне, һичшиксез, менә дигән шәп ел көтә! Иң мөһиме — киләчәктә куйган максатларны тормышка ашырганда бердәм һәм бергә булыйк, яңадан-яңа уңышларга ирешергә язсын, күңелләребездә ышаныч уты сүнмәсен.

Бәйрәм белән! Яңа ел белән!

Рәмзия Габбасова.