Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Үпкәләсәң, әйдә үпкәлә
25.02.2019

Үпкәләсәң, әйдә үпкәлә

Бала — гаиләнең көзгесе. Һәр бала үзенчә дисәк тә, анда гаиләнең холкы чагыла. Әгәр әни-әти бер-берсенә тиз үпкәли торган булса, бала да шуны кабатлый. Ул бу холыкны корал итеп файдаланырга да мөмкин. Әни-әтигә үпкәләп, берничә көн дәшмичә йөргән иде, әти аңа тун алды, ә нигә миңа да шулай ук эшләмәскә?! Бала шундый инде ул, яхшыны да, начарны да, намуслылыкны да, тәрбиясезлекне дә күрә, көй көйләтеп, теләгенә ирешүне дә… Әти-әни бала өчен беренче укытучы һәм өлге бит ул. Әйткән сүзгә, эшләгән эшләребезгә, куйган максатларыбызга, биргән вәгъдәләребезгә мөнәсәбәтебез балаларыбыз холкында, әлбәттә, чагылыш таба.
Бала үз ихтыяҗына ирешмәсә, еш кына үпкәли. Үпкәсен ул төрлечә белгертә: эндәшми, ашамый, үз эченә бикләнә, ишекне каты ябып, өйдән чыгып китә… Пар канатлы гаиләдә, олы мәхәббәт кочагында, җылы мохиттә тәрбияләнгән бала өчен үпкәләү ят булырга тиеш кебек. Чөнки ул нәрсә ярый, нәрсә ярамый, ни тыелган, нәрсә тыелмаганын белеп, тәрбияләнеп, ачык йөзле, киң күңелле булып үсә. Тик балалар үскән саен аларның проб-
лемалары да үсә һәм төрлеләнә. Алар да үпкәләргә, киреләнергә мөмкин. Әмма тәрбияле бала өчен бу үтеп китә торган ”авыру”, хәтта файдалы уйлану мизгеле, минемчә. Ишекне бик каты ябып чыгып киткән кызның, ипләп кенә кайтып кереп, әнисен кочак­лап гафу үтенгәнен, аннан соң аңлашып икәүләп елаганнарын күргәнем бар минем. Димәк, бу очракта, үпкәләү – уйлану минутлары…
Ә тәрбия эшендә хаталар җибәргән, балага күз-колак бу-ла алмаган, үзләренең ялгыш фикерләре белән баланың башын “чүпләгән”, өйдә бала өчен җылы мохит тудыра алмаган әти-әниләр өчен баланың үпкәләве фаҗигагә әверелүе дә бар. Кечкенә чакта бала үзенә игътибарны елап, кычкырып таләп итсә, үскәч үпкәләп, тавышсыз гына сорый ул. Тик безнең дөнья куып күзләр томаланган, вакыт юк. Иреннәрен канатырлык итеп тешләп эндәшми утырган бала белән сөйләшеп, төпченеп торырга, аның хәленә керергәме?.. Кая ул?!
Үпкәләсәң, әйдә үпкәлә.
Тик кайгылар белән түләмә,
диеп җырланса да, мондый очракларда күтәрә алмас хәсрәтләр, бәхетсезлекләр, кайгылар килергә мөмкин. Әти-әнисенә генә түгел, бар дөньяга үпкәләгәннәр бит инде ул түбәләрдән сикерүчеләр, поезд асларына ташланучылар, элмәк эзләүчеләр…
Үпкә… Шундый ук куркыныч, дәвамлы була ала микәнни соң ул?! Авылыбызда әнисенең: ”Ий, кызым, әтиең белән бер яшьтәге кешегә кияүгә чыккансың бит!” – дигән сүзенә үпкәләгән, чыннан да үзеннән бик күпкә олы яшьтәге кешегә кияүгә чыккан 19 яшьлек кыз гомере буе әнисенә хат язмады, хәлен белмәде, җирләргә кайтмады, гомумән, шул сүзләрдән соң алар күрешмәделәр.
Гомерлек үпкә, рәнҗеш… Куркыныч яңгырый, шулай бит? “Мин әниемә гомерем буе рәнҗим! Ул безне тәрбияләмәде. Мин белә белгәннән бирле эчте, теләсә кайда йөрде. Мин, ике сеңелем – беркемгә дә кирәксез кешеләр булып үстек. Кияүгә бардык. Эш рәте дә белмибез. Ул безне өчебезне дә харап итте!” Әниләр турында мондый сүзләрне ишетү бик авыр! Ни аяныч, балаларын кешелектән чыгарган эчкече әниләр шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да бар.
Ир белән хатын арасында озакка сузылган үпкәләшү, атналар, айлар буенча сөйләшмәү, бары балалар аркылы сөйләшү очраклары да бар бу катлаулы тормышта. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, диләр бит. Үпкәчел киленнәр, кияүләрне дә шулай үстерәбез. Үз сүзләреннән кайтмый, үз ихтыяҗларыннан баш тарта алмый торган андый киребеткәннәр белән яшәү дә җиңел түгелдер?!
Әйе, тормыш чытырманнарын һәркем үзенчә үтә, авырлыкларны үзенчә кичерә. Балачактан ук тормышта үпкәләү, уңышсызлыклар, күңел кайтулар белән очрашасың. Берәүләрне болар упкынга төртеп төшерсә, икенчеләрен тартып торгыза, уңышсызлыклар белән көрәшергә мәҗбүр итә, батырлыкка һәм кыюлыкка өйрәтә, чын кеше ясый. Мондый кешеләр тормышның йөзенә туры карый беләләр, алар сабыр, түзем булалар, аларны гаиләдә шуңа өйрәткәннәр.
Еш кына, киләчәк бүген төзелә, диләр. Ата-аналар аны төзүдә катнашып, тагын бик әһәмиятле бер эш башкаралар – балага тәрбия биреп, иртәгесе көнне төзүчеләрне әзерлиләр.
Киләчәгебез матур, тыныч булсын өчен баланы бүген яратыйк, назлыйк, иркәлик, мактарга иренмик, уңышларына куаныйк, уңышсызлыклары, борчулары булса, уртага салып сөйләшик. Ана белән бала арасына үпкә, рәнҗеш кермәсен, буыннардан-буыннарга күчмәсен!
Юкка үпкәләгән булып,
Ятларга китәсең бит.
Аны, мине, үзеңне дә
Бәхетсез итәсең бит, — дип тә җырлыйбыз бит әле. Димәк, үпкә бәхетсез итәргә дә, хәсрәтләргә салырга да мөмкин! Күңелләребезгә кертмик, якын китермик үпкә хисләрен!

Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы.