Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Үз өстеңдә эшли беләсеңме?
12.11.2020

Үз өстеңдә эшли беләсеңме?

Хәзерге вакытта кешенең үзен кем итеп күрүе, нинди кыйммәтләргә өстенлек бирүе, шәхси үсеше мөһим. Шушы көннәрдә мин Мәскәү татарлары штабында «Үз-үзеңне бәяләү һәм үз-үзеңне кулда тота белү. Мин бу дөньяда кем?” дигән темага лекция-тренинг уз­дырдым.
Лекцияне үз-үзеңне бәяләү турындагы гомуми төшенчәләрдән башладым, һәркемнең үзен акыл белән бәяләргә тиешлеген аңлаттым. Тыңлаучыларым да актив булды. “Мин кем?” дигән сорау­га күпләр шунда ук: “Мин — татар”, — дип җавап бирделәр. Әйе, без үзебезнең милләтне, һөнәрне, гаилә хәлен һ.б. бик тиз әйтеп бирә алабыз. Ә менә “Мин нинди?” дигән сорау күпләрне уйга калдыра. Без үзебезне дөньяга булган үз карашларбыз аша да, башка кешеләрнең фикеренә колак салып та, яшәү тәҗрибәсеннән, нинди гамәлләр кылуыбызга карап та бәяли алабыз. Бу бик яхшы, әлбәттә. Тик үз-үзебезне бәяләү һәрвакытта да чынбарлыкка туры килмәскә мөмкин. «Мин нинди?» дигән сорауга җавап эзләгән вакытта да кеше үзен һәм принципларын, ихтыяҗларын һәм теләкләрен аңларга тырыша. Бу сорауга дөрес җавап биргәндә генә кеше үз хис-тойгыларын һәм кичерешләрен күзәтеп торырга сәләтле. Ә без нәкъ менә үзебезгә дә, башка кешеләргә дә төрле таләпләр куярга яратабыз. Үз-үзеңә бу сорауны бирергә өйрәнгәч кенә, чынлыкта ни теләгәнеңне аңларга мөмкин. Ә үзебезнең нинди икәнлегебезне аңлагач, без башкалар белән дә уртак тел таба, дөрес карарлар кабул итә алачакбыз.
Шәхес кайчан формалаша соң? Әл­бәттә, балачактан ук. Һәм бу процесс­ка безнең туганнар, якыннар, тирә-юньдәге кешеләр йогынты ясыйлар. Әгәр дә кечкенә чакта әти-әниләр балага үз карашларын мәҗбүриләп таксалар, аның мөстәкыйль фикерләү сәләте юкка чыгарга мөмкин. Ул чакта бу бала үскәч тә гомер буе чит кешеләр куйган максатларга ирешергә омтылып яшәячәк. Тик бу яшүсмер вакытта шәхес тулысынча формалашып бетә дигән сүз түгел. Әмма әлеге катлаулы чорның киләчәктә кеше тормышында мөһим роль уйнаганлыгын онытмыйк. Тулысынча формалашып бетмәгән шәхес үз-үзенә ышанычы булмаган, көчсез, авыр холыклы кеше булачак. Ә андыйлар гаиләдә дә, эштә дә үзара мөнәсәбәтләр төзи алмыйлар. Аларга җәмгыятьтә яшәү күпкә авыррак. Әлбәттә, шәхес көчле дә, көчсез дә була. Көчле кеше барлык авырлыкларны да җиңеп чыга ала. Алар яхшы карьера ясыйлар, лидер булырга омтылалар, яхшы гаилә коралар. Ә көчсез кеше моңа омтылмый да, булдыра да алмый.
Көчле, үз-үзенә ышана торган шәхес булу өчен нишләргә? Һәрвакыт үсеш юллары эзләргә, тормышны яратып яшәргә, үз хисләреңне әйтә белергә курыкмаска өйрәнергә кирәк. Үзеңнең кылган гамәлләреңне дөрес итеп анализлый белү, хаталарны башка кабатламаска омтылу да дөрес. Үз өстеңдә даими эшләү авыр булса да, нәтиҗәсе сөендерәчәк.

Лилия Гаделшина.