Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Без рубрики - Үзәк мәчеттә — Ураза гаете
20.06.2018

Үзәк мәчеттә — Ураза гаете

15 июнь көнне дин кардәшләребез иртә белән иман йортларына ашыктылар. Алар бер-берсен котладылар, сафларга басып, бәйрәм намазын укыдылар. Быел да гает шәһәребезнең өч иман йортында да уздырылды.
Бәйрәмнең төп өлеше Карл Маркс урамында урнашкан Үзәк мәчеттә үтте. Быел халык аеруча күп иде. Дин кардәшләребез эчке яктагы залларга, коридорларга гына сыймыйча, урамдагы махсус көйләнелгән урыннарда намазга басты. “Ай буе ураза тоттык, гыйбадәтләрдә булдык, ифтарларда, тәравих намазларында мәчетләребез халык белән гөрләп торды. Быел мәчеткә йөрүчеләр башка елларга караганда ике тапкырга күбрәк булды. Бүген тоткан уразаларыбызны, кылган гамәлләребезне: “Аллаһы Тәгалә кабул итсә иде”, — дип сорыйбыз. Раббыбызның безне гафу итүен, безгә карата рәхмәтле булуын телибез. Тик моны теләсәк, үзебез дә башкаларга карата рәхмәтле була белик, рәхмәт йөзе белән карыйк, гафу итәргә тырышыйк”, — дип сөйләде Удмуртия мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин.
Бәйрәм хөтбәсе һәм гает намазы тәмамлангач, барысы да бер-берсен Ураза бәйрәме белән кул кысып, кочаклашып тәбрикләделәр, сәламәтлек, иминлек, тынычлык, бәхет һәм ныклы иман теләделәр. Озак еллар Дәүләт Советы аппаратында эшләгән Казан кунагы Раил Гыйззәтуллин: “Минем Ижауда туганнарым яши, гает намазына махсус килдем. Бу мәһабәт сарайда мин әле беренче тапкыр. Бик ошады. Сокланып, гаҗәпләнеп утырдым. Бәйрәм хөтбәсен кызыксынып тыңлап, гаетнең матур узуына сөендем”, — дип, үз фикерләре белән уртаклашты

Мөселманнарны Ураза гаете белән котлар­га Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов та килде. Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин, Үзәк мәчет имамы Нәгыйм Каюмов Удмуртия Башлыгын мәчет, аның эшчәнлеге белән таныштырдылар, истәлеккә түбәтәй бүләк иттеләр. Соңыннан мөхтәрәм кунаклар бәйрәм табыны артына утырдылар. “Ураза гаете – мөселманнар өчен ике олы бәйрәмнең берсе. Халыкара дуслыкны, бердәмлекне ныгыту бик мөһим. Максатларыбыз барыбызның да уртак — шәһәребезне, республикабызны үстерү өчен эшлибез. Фаиз хәзрәткә дә рәхмәт әйтәсем килә, без бер-беребезне ишетеп эшлибез. Киләсе Ураза бәйрәменә ниндидер уртак нәтиҗәләргә дә ирешербез дип уйлыйм”, — диде Александр Бречалов, мәчет янын төзекләндерүне күз уңында тотып.
Һәр елдагыча бәйрәм уңаеннан дин кардәшләребез өчен тәмле пылау, кайнар чәй әзерләнгән иде. “Бәйрәм пылавын әзерләү өчен 105 кг дөге, 30 литр көнбагыш мае, 105 кг ит, 160 кг кишер тотылды. Кичә кич пешерә башлаган идек, менә төне буе йокламыйча пешердек. Ураза дәвамында да көн саен ифтарларга ризык әзерләүдә катнаштым. Аллаһы Тәгалә кылган гамәлләребезне кабул итсен ”, — диде пешекче Сәләхетдин Сәлимов.

Ел буе көтеп алган Рамазан ае әнә шулай сизелми дә үтеп китте. Киләсе елларда да изге айны күрергә, ныклы иман белән уразаларыбызны тотарга насыйп булсын!

Эльвира Хуҗина.