Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Үзе тыйнак, үзе сөйкемле
7.12.2018

Үзе тыйнак, үзе сөйкемле

Сарапул шәһәрендә яшәүче яшьләр белем алырга дип зур шәһәрләргә — Мәскәү, Санкт-Петербургка китәләр. Кызганыч, алар кире туган шәһәрләренә әйләнеп кайт­мыйлар. Яшьләрнең бүген үк лаеклы хезмәт хакы алып эшлисе килүләрен аңларга була.
Лилия Борһанова бу проблеманы үзенчә хәл иткән. Яхшы хезмәт хакы эзләп чит якларга китмәгән ул. Шәһәребезнең 18нче лицеен тәмамлап, ИжДТУ филиалының көндезге бүлегендә хисапчы-икътисадчы һөнәрен үзләштерә. Банкта тугыз ел операционист-кассир булып эшләгәч, банк җитәкчесе вазифасына кадәр күтәрелә.
“Туган шәһәремә гашыйкмын. Борынгы, тарихи шәһәр”, — ди Лилия. Ул гаиләдә бердәнбер бала, шуңамы әнисе Роза белән дә үзара мөнәсәбәтләре бик якын. “Кызым минем сүземнән чыкмады”, — ди Роза ханым. Ул 25 ел аяк киемнәре тегү фабрикасында эшли. Лилияне дә иркәләп түгел, ә хезмәт белән тәрбияләп үстерә. Мәктәптә укыганда ук ул тегүчеләр сыйныфында укып, әнисенә үзе теккән халат бүләк итә. Сәйләннәр белән дә бик матур чигә әңгәмәдәшем. Ул чиккән Кол Шәриф мәчете, чәчәк картиналары бүген әнисенең фатирын бизи. 7нче сыйныфта укыганда 6 ел Орджоникидзе исемендәге заводның мәдәният сараенда эшләүче цирк студиясенә йөри. Татар концертларында, Сабантуйларда цирк номерлары белән һәрдаим чыгыш ясый. Мин үзем дә Лилия белән шул вакытта, әле ул укучы кыз булганда танышкан идем. Ул чорда 30га якын егет-кызлар Сарапул шәһәренең Татар иҗтимагый үзәгенә йөрделәр. “Яңа ачылачак “Татар йортында” яшьләр өчен татар дискотекалары оештырылсын иде”, — ди Лилия бүген.
Әнисе биргән матур, ныклы тәрбия аны гомере буе озатып килә. Лилия эшендә дә төгәл, игътибарлы, җаваплы. Хезмәттәшләре аны шат күңелле, аралашучан булганы өчен яраталар. Татар телендә дә иркен сөйләшә ул. Туган телгә аны әбисе өйрәтә. Балалар бакчасына йөри башлаганда русча бер сүз дә белми ул. Хәзер дә туганнары, дуслары белән татарча аралаша. Татар концертларына даими йөри. Йөргән егете Марат та татар милләтеннән. Тырыш егет заводта эшли, шәһәребездә җиңел машиналарда уза торган ярышларда катнашып, 2-3нче урыннарны ала.
Лилия күктән төшкәнне көтеп ятмый, үз язмышын үзе төзи. Шундый тәрбияле, милли җанлы яшьләребез булганга бик сөенәм мин.

Асия Әхмәдиева, Сарапул шәһәре.