Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Үзе тыйнак, үзе сөйкемле
11.04.2018

Үзе тыйнак, үзе сөйкемле

Ходай биргән дә биргән аңа: матурлык, уңганлык, эшлеклелек, күркәм холык, затлылык… Әле алар өстәвенә мул итеп талант та өстәгән. Белмичә бирелмәгән бу байлыклар Лизирә Таһировага: аларны тыйнаклык белән урап, тырыш хезмәт белән баетып, алиһәдәй саклап, үрнәк булып яши арабызда.
Үзен белә башлаганда җыр­лы-моңлы мохит­тә кайный кечкенә кызчык. Ма­һинур әбисе җырлый, әтисе Гафият – мәдәният хезмәткәре, баянчы, җырчы, биюче, әнисе Фәния хорда җырлый, Алсу апасы бөтен концерларда катнаша, энесе Айдар да алардан калышмый. Укырга кергәч, Лизирә туган авылы Уразай сәхнәсендә генә түгел, зурракларында чыгыш ясый. Беренче Мактау грамотасына ул 8 яшендә Салагышта ТАССРның 70 еллыгына багышлап уздырылган зона смотр-конкурсында чыгыш ясаганда җиңүе өчен лаек була.
Алабуга каласында фельдшер һөнәре үзләштергәндә дә җыр-моңнан аерылмый. Ижауда санэпидемстанциядә эшләгәндә, читтән торып УдДУда һәм машина йөртүче таныклыгы алырга укуына карамастан, репетицияләргә йөрергә һәм концертларда катнашырга вакыт таба җитез кыз. Кайчакта “Гүзәл“ ансамбле концертларын алып баруны да йөклиләр аңа. “Умырзая“ ансамбле белән дә Удмуртия һәм республикабыз шә­һәр-авылларында концертлар куеп йөрергә җай таба. Бәйгеләрдә катнашырга да өлгерә. Мәсәлән, Вот­кинск шәһәрендә “Дуслык-99“ фес­тивале лауреаты була.
Лизирә хәзер Чаллыда балалар бакчасында шәфкать туташы вазифасын башкара. Ел саен хезмәттәшләре белән үзешчәннәр бәйгесендә катнашалар. Лизирә чыгыш ясаган “Сылукай“ дуэты, “Язгөл“ ансамбле – балалар бакчалары арасында үткәрелгән смотр-конкурс җиңүчеләре арасында була. Бергәләп бииләр дә, спортны да үз итәләр алар. Күпсанлы Мактау грамоталарына Чаллы шәһәренең мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе тарафыннан укыту һәм тәрбия эшен камилләштерүгә керткән активлыгы өчен бирелгәннәре дә өстәлгән.
Лизирә үзе кебек иҗат яратучы Нияз белән гаилә корып, ике кыз үстерәләр. Кызлары Линиза 7нче сыйныфта, Гүзәл 2нче сыйныфта укый. Мәктәптә уздырылучы чараларда бергәләп катнашалар. Әниләре кебек сәхнәгә тартылалар. Моңның алтын тамырларын җыйган туган ягы белән дә даими бәйләнештә талант иясе. “Уразай каеннары“ фестивале, юбилейлар, Сабантуйлар, яңа китап тәкъдим итү, газета хезмәткәрләре белән очрашу, авыл бәйрәмнәрендә Лизирә – бу чараларның матур бизәге. Әтисе – районның танылган композиторы Гафият Нигъмәтуллин язган җырларны аеруча зур горурлык белән башкара ул.
Ә инде дүрт буын – әбисе, әтисе, үзе, кызлары белән бергәләп чыгыш ясаулары җыр-моңнарның буыннан-буынга күчеп, ерак чорларга да барып җитәсенә ачык дәлил.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА, Әгерҗе шәһәре.