Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Үзеңне сынап кара
18.04.2018

Үзеңне сынап кара

1942 елның 4 апрелендә Төньяк-Көнбатыш фронтында (Новгород өлкәсе) “Демян казаны” дип аталган районда немецлар белән сугышканда Алексей Маресьевның самолетына снаряд тия. Очучы немецлар яулап алган территориягә төшәргә мәҗбүр була. Ә үзе яралана. Яралы очучы 18 тәүлек буена башта аягында, аннары шуышып, фронт линиясенә бара. Агач кайрылары, чыршы күркәләре, җиләк һәм үләннәр белән тукланып, исән килеш үзебезнекеләр янына барып җитә ул. 70 чакрымлап юл үткән очучыны табалар һәм госпитальгә озаталар.
Шушы батыр истәлегенә Удмуртия десантчылар берлеге «Үзеңне сынап кара” дип аталган хәрби-патриотик чара уздыру идеясе белән чыга. Әлеге идеяне башка хәрби-патриотик оешмалар да күтәреп ала һәм чараны уздыруда бик теләп катнашалар. Төп оештыручылар Удмуртия десантчылар берлеге, «Щит Родины» патриотик тәрбия бирү ассоциациясе, “Граница» кадетлар үзәге булды. Аларга “Инвалиды войны” Удмуртия региональ иҗтимагый оешмасы, Эчке эшләр министрлыгының ветераннар оешмасы, «Патриоты границы» запастагы чик буе сугышчылары («Воинов пограничников запаса») да кушылды.
“Әлеге чара беренчедән, Маресьевның батырлыгын, исемен яшь буынга җиткерү ниятеннән уздырылса, икенчедән хәрби-патриотик берләшмәләр дә, кадет сыйныфларында, яшь армия отрядларында шөгыльләнүчеләрнең физик һәм гамәли әзерлеген арттыру максатында оештырылды, — ди «Граница” кадетлар үзәге директоры Римма Стерхова. — Катнашучылар алдында әллә нинди үти алмаслык сынаулар куймыйбыз. Кем күпме булдыра ала, куелган дистанцияне узарга һәм биремнәрне үтәргә тиеш. Мондый чаралар яшьләрне берләштерә, үзара ярдәм күрсәтергә өйрәнәләр”. Сынау үтү дигәннәре – бер чакрым араны шуышып үтәргә тиеш иде яшь хәрбиләр. Әле ул гына да түгел, аларның бер аягы яралангандагы сыман, хәрәкәте чикләнеп, бәйләп куелды. Бераз ял итеп алу өчен дә мөмкинлекләр булды. Инструкторлар аңлатуынча, һәр 100 метр араны үткәннән соң өстәмә бирем үтәргә кирәк иде: пневматик автоматтан ату, граната ыргыту, азимутны билгеләү, йөк күчерү, учак ягу — кыскасы, җитезлектә һәм чыдамлыкта сынашуның төрләре алышынып торды. Әлеге сынауны үткәнче 12-18 яшькә кадәрле кадетлар һәм курсантлар сәламәт булулары турында табибтан белешмә алып килергә тиеш булганнар, ансыз бу ярышта катнашырга ярамаганлыгы турында оештыручылар тарафыннан алдан хәбәр ителгән.

Бу сынауда шәһәр мәктәп­ләреннән 60лап кадет, 30лап өлкән яшьтәгеләр: ата-аналар, педагоглар, запастагы хәрбиләр – десантчылар һәм чик сакчылары катнашты. Старт алдыннан сынауда катнашучыларны “Сочи-2014” паралимпия көмеш медаль иясе, Төньяк Кавказ хәрби хәрәкәтләре ветераны, Батырлык ордены кавалеры Владимир Каманцев сәламләде. Ул яшьләрне кыю булырга, кыенлыкларга бирешмәскә, ничек кенә авыр булса да, куйган максатларга ирешергә омтылырга өндәде. Хәрби хәрәкәттә катнашканда үзенең дә сәламәтлеген югалтуы, шушы сәбәпле, күп сынау­ларга дучар булуы, тормышта кабаттан күтәрелергә туры килүе турында сөйләде ул. “Бик җиңелдән булмады. Әмма үземдә көч таптым, сынмадым, яшәү дәртен югалтмадым. Миңа шушы вакытта хәрби дусларым, якыннарым ярдәм кулы сузды. Аларга мин бик рәхмәтле”, — диде. Яшьләргә уңышлар теләде. Мондый очрашуларда тагын катнашырга вәгъдә итте.
Бу чараның исеме юкка гына “Үзеңне сынап кара” дип аталмый икән. Сынаулар катнашучыларга җиңел булмады. Әмма беркем дә дистанциядән чыкмады. Ветераннар: “200 метр үткәч, уеннан чыкмакчы булган идек, артыбызга карап, безнең эздән баручы кызлар-егетләрне күреп, сер бирәсебез килмәде”, — дип сөйләделәр. Ә кадетлар киресенчә, өлкәннәрнең сынау­ларны үтүләрен күреп, бирешәсе килмәде, үзебездә көч табып, алга шуыштык”, — диләр.

Саф һавада сынаулар үтеп, йөзләре алсуланган кадетларны, өлкәннәрне учакта пешерелгән солдат боткасы көтә иде. Аннары “Граница” үзәгендә «Батырлык» дәресе башланды, «Алексей Маресьев. Рож­денный летать» һәм “Повесть о настоящем человеке» дип аталган фильмнарны яшьләр тын да алмый карадылар.
Әлеге чара физик сәламәтлек, әдәп-әхлак ягыннан да бик әһәмиятле. Язгы матур көндә саф һавада физик күнегүләр үтү дә, төрле буын кешеләренең бергә җыелып аралашуы, буыннар бәйләнеше дә, патриотик тәрбия алу да яшь буын күңелендә эзсез калмас. Бу чараның тагын бер уңай ягын әйтеп китәргә кирәк: әлеге яшьләр бу көнне “Граница” үзәгеннән ерак булмаган наратлыкны чүп-чардан арындырганнар, җыештырганнар. Нинди саваплы эш бит яшәгән шәһәреңә файда китерү, моңа яшьтән күнегеп үсү!

Элмира Нигъмәтҗан.