Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - “Үземнеке” һәм “Таяклар”
29.08.2018

“Үземнеке” һәм “Таяклар”

25-26 август көннәрендә Ижау шәһәренең Киров исемендәге паркында “Үземнеке” (“Свое”) фермерлар фестивале узды. “Россельхозбанк” тарафыннан оештырылган фермерлар фестиваленә беренче көнне 25 мең кеше килгән. Бу аңлашыла да, чөнки нәкъ шул көнне биредә өченче тапкыр скандинавия йөреше буенча халыкара фестиваль узды.
“Үземнеке” фермерлар фе­стивален Удмуртия Рес­публикасының Хө­күмәт рәи­сенең беренче урынбасары Александр Свинин ачты. Ул: “Бу ике көндә мин фермерларның үзләре җитештергән продукциядән яхшы табыш алуларын телим. Әлеге фестиваль үзеңне күрсәтү, яңа мөмкинлекләр ачу, тәҗрибә уртаклашу урыны”, — диде. Удмуртия Республикасының авыл хуҗалыгы министры Ольга Абрамова алга таба да республикада фермерлар өчен мондый проектны эшләячәкләрен әйтеп узды. Фестиваль узган ялларда Тула шәһәрендә үткән. Оештыручылар әйтүенчә, биредәге фестиваль ярты көндә үк катнашучылар саны буенча Тула фестивален узып киткән.

Паркка килеп керү белән Әгерҗе районы кулланучылар идарәсенең икмәк пешерү комбинаты төрле-төрле продукциясе белән кызыктырып тора. Үзеннән-үзе аяклар шунда тартты. Әлеге идарәнең рәисе итеп күптән түгел генә Ирек Заһретдинов билгеләнде. (Сатучылар белән җитәкченең күзгә күренеп алга киткән эшләре турында сөйләшеп алдык) Девятерня авылында ябылган кибетнең ачылуы да аның хезмәте. Гомумән, Әгерҗе районыннан ул көнне үз продукцияләрен тәкъдим итүче фермерлар байтак иде. Касай авылыннан бакча җиләге сатучы Әхмәдиевлар гаиләсе, Тирсә авылыннан сөт ризыклары алып килгән “Авылдаш” ширкәте, каз, үрдәк, индоүрдәк, бүдәнә ите сатучы Солтановлар гаиләсе продукциясен чират торып алдылар ул көнне. Фермерлык белән шөгыльләнүчеләр — районның тоткасы дисәм, ялгыш булмас. Таркалып, бушап калган авыл фермаларын төзекләндереп, яңаларын төзеп, терлек асраучы фермерлар гади эшмәкәрләр генә түгел, авыл тормышына яңа сулыш, эш бирүчеләр дә әле. Әгерҗе районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллинның, Әгерҗе районы кулланучылар идарәсе рәисе Ирек Заһретдиновның биредә булуы, аларның фермерлар эше, уңышы белән кызыксынуын аңлата. Татарстаннан Минзәлә, Менделеевск районнарыннан да фермерлар үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр ул көнне.

Сатучыларның продукциясе төр­ле-төрле. Воткинск шәһәре лимонады, Сарапул балыклары, Завьялово кыярлары, Шабердино сөте, Годекшур пилмәне, Чур ипие – үзеннән-үзе күзне кызыктыра. Халык яшелчә, бал, ысланган балык, сөт ризыклары янында күбрәк кайнашты. Чөнки барысы да тәмле, ә иң мөһиме, бар да табигый, чын ризыклар. Фермерларның да күңеле шат, чөнки сатып алучы күп. Димәк, фермерлар продукциясе белән кызыксыналар! Күп кенә фермерлар продукцияләре беткәч яңадан алып килделәр. Фермерлар әйтүенчә, алар айлык керем­не фестивальдә бер көн эчендә алганнар. Хаклары да кибет бәясе белән чагыштырганда кыйммәт түгел. Әлбәттә, фермер булу, үз хуҗалыгыңны тоту — авыр, тынгысыз һәм чыгымлы хезмәт. Шулай да, тырышып, күптөрле авырлык­ларны хәл итә-итә эшләүчеләргә сокланмый мөмкин түгел. Крестьян-фермер хуҗалыкларында җитештергән сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясен авыл, район халкы гына түгел, шәһәрдә яшәүчеләр дә яратып, көтеп алалар. Фермерларның ярдәме белән авыл хуҗалыгы тармагы үсеп китәр, ныгыр дияргә нигез бар. Әлеге фестиваль аларга эшләрендә зур этәргеч булсын иде.

“Таякка таянабызмы?”

Скандинавия йөреше дисәк, минем күз алдына Скандинавия йөреше Федерациясенең вице-президенты, Сарапул районының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Флүн Шәйхелисламов килеп баса. Ул әлеге йөреш белән күптәннән шөгыльләнә.

Очрашкан саен ул: “Таяклар белән йөрергә кирәк кызлар, кайчан басасыз инде?!” — дип сүзне башлый. Мин шаяртып аңа: “Таякка таянырга иртәрәк әле безгә”, — дип җавап бирәм. Ә чынлыкта исә, үзе артыннан инде ул бик күпләрне ияртте. “Безнең өлкәннәребез моны таякка таянып йөрү дип кенә уйлый. Дөрес йөри белмәүчеләр бик күп. Дөрес йөргәндә генә файдасы бар”, — диде ул. Скандинавия йөреше миңа нишләптер әбиләр арасында гына популяр кебек. Аларның буш вакытлары бар, ешрак авырыйлар. Ә без, яшьләр, әле аның турында уйланмыйбыз. Европада ул яшьләр арасында да популяр икән. Бу спорт төренең файдасы күп. Өченче ел рәттән узучы фестиваль дә шуны раслый. Араларында инвалидлар, чит ил студентлары булуы күзгә ташлана. Танышлар арасында Ленин районыннан Әлфия Рәҗәпова бар иде. Ул әлеге йөреш белән ике ел шөгыльләнә икән инде. “Быел яз көне бирегә йөреш буенча остаханәгә килдем. Менә бүген фестивальдә 3 км дистанциядә катнаштым. Дөрес йөрергә кирәк”, — диде ул да.
Фестивальдә Мәскәү, Йошкар-Ола, Самара, Пермь, Нефтекамск, Череповец, Вятка Аланы, Киров шәһәрләреннән, Удмуртия, Беларуссия, Литва республикаларыннан ике меңнән артык кеше катнаш­ты. Тантаналы ачышны “Атлантида” хореографик ансамбле һәм Бураново әбиләре чыгышлары бизәде. Ярышларда Удмуртия Дәүләт Советы рәисенең беренче урынбасары Надежда Михайлова, сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Георгий Щербак, спорт һәм яшьләр сәясәте министры Наталья Гольцова катнаш­ты. Кечкенәләр дә әти-әниләре белән гаилә эстафетасында ярыштылар. Фестивальнең девизы да: “Яңа гаилә традициясе” дип атала иде. Халыкның үзенең буш вакытын файдалы итеп үткәрүе — үзе бер сөенеч. Фестивальдә катнашучыларга 59 комплект медаль, ике йөздән артык бүләк тапшырылды. Бик күп танышларымның: “Дөрес йөрергә кирәк”, — дигән сүзеннән чыгып, газета укучыларыбызга скандинавия йөрешенең кагыйдәләрен һәм файдасын тәкъдим итәбез.

Скандинавия йөреше кагыйдәләре

Кагыйдәләрне үтәгәндә, әлеге ысулны үзләштерү авыр түгел.
— Йөргән вакытта арканы төз тотарга, алга бөгелмәскә.
— Хәрәкәтләр чаңгыда йөрүне хәтерләтә: уң кул һәм сул аяк бер юлы, суң кул һәм уң аяк бергә атлый.
— Кул алга киткәндә кулны кысарга, артка киткәндә җибәрергә.
— Башта табанга, аннары аяк очларына басарга.
— Йөрү темпы уртача булырга тиеш. Тын алуы авыр булырга тиеш түгел.
— Беренче тапкыр йөрү 20-25 минуттан артмый, шуннан һәр дәрес саен йөрү вакытын биш минутка арттырырга.
— Гәүдәне төз тоту өчен атнага уртача өч тапкыр шөгыльләнү җитә, ә менә ябыгырга теләгән кешеләр һәркөн йөрсә, яхшырак.
Скандинавиячә йөрү ысулын кулланырга уйласагыз, табиб белән киңәшләшергә онытмагыз. Чөнки кайбер төр авырулар вакытында әлеге спорт белән шөгыльләнергә ярамый.

Скандинавия йөрешенең файдасы

1. Тәннең өске һәм аскы мускулларын тонуста тота.
2. Тәннең 90 процент мускулын эшләтә.
3. Гади йөрү белән чагыштырганда, калорияләрне 46 процентка күбрәк яндыра.
4. Йөргән вакытта тезләргә һәм умыртка баганасына басымны киметә.
5. Үпкәләр һәм йөрәк эшчәнлеген ныгыта, гади йөрү белән чагыштырганда, пульсны 10-15 тибешкә күтәрә.
6. Арканы төз тоту, муен һәм җилкә авыртуыннан котылу өчен файдалы.
7. Координацияне яхшырта.
8. Спортчылар өчен йөрәк-кан тамыры системасын һәм чыдамлыкны күнектерер өчен менә дигән ысул.
9. Терәк-хәрәкәтләнү аппараты проблемалары булганнарны тулы тормышка кайтара.

Рәфилә Рәсүлева.