Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Үзебезнеке!!!
28.02.2018

Үзебезнеке!!!

Соңгы вакытта Удмуртия халкының телендә бер генә сүз: “Ишеттеңме әле, безнең Ижау кызы Алинә Заһитова беренче урын алды бит?”, “Афәрин, Алинә, булдырды!” Татарстанда шулай ук Алинә исемен күтәреп алдылар: татар телевидениесе, Интернет сайтлары, матбугат басмалары яшь милләттәшебезнең зур җиңүе белән котлыйлар, горурлык хисләре кичерәләр. Горурланырлык та шул, сөбхан Аллаһ, кыска гына вакыт эчендә Алинә бер-бер артлы зур уңышларга ирешә: 2016 елда – фигуралы шуу буенча юниорлар арасында Гран-при финалы җиңүчесе; 2017 елда – юниорлар арасында ялгыз чыгыш буенча дөнья чемпионы; фигуралы шуу буенча өлкәннәр арасында Гран-при финалы җиңүчесе; фигуралы шуу буенча Россия чемпионы; Халыкара спорт мастеры. Күптән түгел Мәскәүдә узган Европа чемпионатында фигуралы шуу буенча Алинә беренче урынны яулап, халыкны тәмам таң калдырды, Европа чемпионы булды! Көньяк Кореядагы Олимпиада уеннарында фигуралы шуу буенча команда ярышында күрсәткән уңышлары өчен Алинә Заһитовага “Россиянең атказанган спорт мастеры” дигән мактаулы исем бирелде. Һәм, ниһаять, 15 яшьлек Ижау кызы Алинә ялгыз шуу буенча ярышларда Россиягә беренче алтын медальне яулады!
Алинә ничек итеп бу спорт төренә кереп киткән? Әти-әниләре кызларының һөнәренә ничек карый соң?

Алинә Заһитова 2002 елның 18 маенда Удмуртиянең Ижау шәһәрендә туа. Әтисе Илназ үзе хоккейчы булгангамы, кызын да өч яшьтән үк бозга бастыра. Аннары тимер­аякта шуарга өйрәтү өчен түгәрәккә бирәләр. Әлбәттә, ул вакытта алар кызлары фигуралы шуу буенча зур спортка кереп китәр дип уйлап та карамыйлар. Алинә тугач, аңа бик озак исем эзлиләр. Шул вакытта гимнастика буенча Алина Кабаева зур уңышлар яулый. Кызларының аңа ошавын теләп, Алинә дип исем дә бирәләр. Ләкин кыз үз юлын билгели.
Өч яшендә Алинәне беренче тапкыр бозга бастыралар. Бу Әлмәт шәһәрендә була. Биредә аның әтисе “Нефтяник” командасында хоккей уйный. Илназ Заһитов исә үзе Ижау хоккей мәктәбендә белем ала. Һөнәри карьерасын 15 яшендә башлап җибәрә. “Авангард” (Омск), “Нефтехимик” (Түбән Кама), “Нефтяник” (Лениногорск), “Нефтяник” (Әлмәт), “Прогресс” (Глазов), “Сарыарка” (Казахстан), “Ижсталь” (Ижау) клубларында уйнарга туры килә аңа. Ижау клубы өчен ул 15 сезон уйный. Хәзерге вакытта биредә тренер булып эшли. Спортка кызыксынуны, күрәсең, Алинә әтисеннән алган. Илназ Насыйх улы журналистлар белән әңгәмә корырга яратмый. Ә Алинә Кореяга киткәч, ул алардан бигрәк тә ерак торырга тырыша. Алдан сөйләп күз тидереп куюларыннан курка, күрәсең. “Алинәнең медаль яулавында тормыш иптәшемнең, әбинең роле зур. Мин күпчелек чит шәһәрләрдә, юлда булам. Тормыш иптәшем Ләйсән һәм кызымның беренче тренеры Наталья Антипованың роле гаять зур. Моңа, әлбәттә, Алинәнең хәзерге тренеры Этери Тутберидзеның көче дә өстәлде”, — ди ул.
Алинә фигуралы шуу белән ныклап 2007 елда шөгыльләнә башлый. 2015 елга кадәр ул Ижау шәһәренең балалар һәм яшүсмерләр мәктәбендә белем ала. Ижауда боз сарайлары белән кыенрак. Шөгыльләнү өчен Алинәгә күрше республикага – Әгерҗе шәһәренә дә йөрергә туры килә. Шулай да шәһәребездә көчле тренерлар булу яшьләрне фигуралы шуу спортына җәлеп итә. Алинәнең тәүге уңышларында да Ижау тренерларының өлеше зур.
Заһитовларның кече кызлары Сабина апасы эзеннән – фигуралы шуу спортына тартылган, апасыннан калышырга һич исәбе юк аның. Аның белән дә Алинәнең беренче тренеры Наталья Антипова шөгыльләнә.
Ике ел элек Алинә Мәскәүгә күченә. Хәзерге вакытта аның белән тренерлар Этери Тутберидзе, Сергей Дудаков шөгыльләнә. Мәскәүдә 15 яшьлек кыз әнисе ягыннан әбисе белән яши. “Оныгыбызга таяныч булыр өчен ул аның белән йөгерергә дә чыга, дөрес туклану кагыйдәләрен саклап, ризык­лар әзерли. Алинәгә җиңелрәк булсын өчен аның белән бергә диетада утыра. Озакламый үзе спортчы булып бетә инде”, — ди кодагые турында Алинәнең икенче әбисе.
Алинә турында күбрәк мәгълүмат белү өчен аның беренче тренеры Наталья Антипова белән махсус очраштым. Ул “Олимпиец” балалар һәм яшүсмерләр мәктәбендә булды. Беренче баруымда ул миңа: “Алинәнең Олимпиададагы чыгышлары бетмичә, безгә интервью бирүне тыйдылар”, — диде. Икенче килүем Алинә Олимпиаданың алтын медаленә ия булган күңелле мизгелләрдән соң булды.
“Алинәнең команда өчен чыгышын без балалар белән тренировканы туктатып карадык”, — ди Наталья Антипова. — Алинә бирегә биш яше тулгач килде. Кечкенә чагында аны булачак йолдыз дип әйтеп булмый иде. Аның әйләнүләре бик әйбәт килеп чыга иде, әмма сикерергә бик озак өйрәнде. Җитди булуы белән дә аерылып тормый иде, шук, шаян кыз иде ул. Әмма әнисе кызын фигуралы шуучы итү өчен бик тырышты. Ә үсә төшкәч, Алинә үзе дә җитдиләнде. Үзен тулысынча бу спорт төренә багышлады. Этери Тутберидзе командасында шөгыльләнү аның зур теләге иде. Шушы максатны чынга ашыру өчен алар әбисе белән Мәскәүгә күченеп киттеләр. Ул вакытта аңа 13 яшь иде. Әти-әнисе биредә калды. Башта барысы да шома гына бармады. Чит шәһәр, яңа мохит, әле күнегелмәгән тренер – Алинәгә башта авыррак булды. Җитмәсә, кулын сындырды. Шулай да Спартакиадада катнашудан баш тартмады. Кызганычка каршы, анда катнашып, аягын да сындырган. Ике атна буе дәваланып ятарга туры килә аңа. Шундый авыр мизгелләрдә, күрәсең, бермәлне Алинә Ижауга кире кайту турында да уйлый башлаган иде. Шулай да ихтыяр көче нык булды. Үзен кулга алып, тагын да тырышып шөгыльләнә башлады. Һәм бу тырышлыклар нәтиҗәсез булмады!
Кореяда чыгыш ясаганда әнисе аның янында булды. Алинәнең чыгышын бик дулкынланып күзәттек. Ни дисәң дә, Алинәбезнең беренче Олимпиадасы бит бу! Без аның белән бик горурланабыз!”
Алинә татар кызларына хас сыйфатларга ия: шушы 15 яшендә җиңү арты җиңү яуласа да, журналистларның соравына очынып җавап кайтармый, үзен бик җитди, тыйнак тота. Яшь кызның шундый тотанаклы, сабыр, зирәк һәм талантлы булуына сокландык һәм алга таба да сокланырга язсын иде.

Элмира Нигъмәтҗан.