Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Яңа уку елы һәркемгә шатлык-сөенечләр генә алып килсен
1.09.2018

Яңа уку елы һәркемгә шатлык-сөенечләр генә алып килсен

Хөрмәтле дуслар! Сезне 1 сентябрь – Белем көне белән ихлас котлыйм. Әлеге бәйрәм мәктәп укучыларын, студентларны, чыгарылыш сыйныф укучыларын, укытучыларны һәм ата-аналарны берләштерә. Көзнең беренче көне һәрберебезнең йөрәгендә дулкынлану һәм җылы истәлекләр тудыра.
Быел Удмуртиядә яшәүче 20 меңнән артык бала беренче тапкыр парта артына утырачак. Беренче сентябрьдә алар үзләренең мәктәп тормышының тәүге сәхифәсен ачачаклар һәм катлаулы белем иленә юл тотачаклар.
Киләсе уку елы 800 бала өчен истәлекле ел булачак, чөнки алар Ижаудагы 46 нчы санлы яңа мәктәп бинасына укырга барачаклар. Дәүләт ярдәме белән киләчәктә дә яңа мәктәпләр төзү, кабинетларны заманча җиһазлау, республикадагы уку йортларында спорт базасын яхшырту эшләре, һичшиксез, дәвам итәчәк.
Педагоглар, ата-аналар һәм җәмәгатьчелек белән бергә Россия мәктәпләренең һәм укытучы һөнәренең абруен арттыру, укучыларны укыту өчен шартлар яхшырту, һәр баланың талантын үстерү һәм күрсәтү, алга таба да иҗади һәм тикшеренү эшчәнлеген арттыру өстендә эшләячәкбез.
Белем алучыларга — яңа ачышлар һәм казанышлар, укытучыларга һәм тәрбиячеләргә — һөнәри җиңүләр һәм укучыларының яңа уңышларга ирешүен, ә ата-аналарга — сабырлык һәм сәламәтлек телим. Яңа уку елы һәркемгә шатлык-сөенечләр генә алып килсен.

Удмуртия Республикасы Башлыгы Александр Бречалов.