Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Җәмәгать транспортында йөрисезме?
26.03.2020

Җәмәгать транспортында йөрисезме?

20 март көнне Ижау башлыгы Олег Бекмеметьев “ИжГорЭлектроТранс” һәм «ИПОПАТ»та булып, транспорт предприятиеләренең югары әзерлек режимы шарт-ларында коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметү өчен алып барыла торган махсус профилактик чараларны тикшерде. Шәһәрдә эш көннәрендә 126 трамвай һәм 145 троллейбус рейска чыга, аларны 600 кеше йөртә һәм шуның кадәр кондуктор хезмәт күрсәтә.

«ИжГорЭлектроТранс» муниципаль предприятиесенең генераль директоры Андрей Батов: «Хезмәткәрләр эшкә чыкканчы медицина тикшерүе узалар. Моны алар башка вакытта да уза иделәр, тик хәзер транспорт йөртүчеләрнең һәм кондукторларның сәламәтлегенә тагын да ныграк игътибар бирәбез. Авыру билгеләре булган хезмәткәрләргә рейска чыгарга рөхсәт ителми. Пассажирлар агымы якынча 10% ка кимеде. Студентлар, укучылар өйләрендә укыгач, транспортта сирәк йөриләр. Безнең төп бурыч — пассажирларның сәламәтлеге”, — ди. Җәмәгать транспортында вирус таралу мөмкинлеге булмасын өчен, салоннарны Россиядә җитештерелгән “Ника-Экстра М” сыекчасы белән дезинфекциялиләр. Препарат белән утыргычларны, тәрәзәләрне, тотынгычларны сөртәләр. Бу эшне төнлә клининг компаниясе башкара. Әлеге сыекчалар пассажирлар өчен куркыныч тудырмый. Җылы пар белән троллейбус эчен, утыргычларны, тәрәзәләрне — барысын да эшкәртеп чыгалар. Бу грипп, ОРВИ һәм коронавирус кебек йогышлы авыруларны кисәтү максатыннан эшләнә.
“Кул белән биткә тимәскә, кулларны тагын да ешрак юарга тырышабыз. Троллейбуслар рейска дезинфекцияләнеп чыга. Билет сатканда, пассажирларга терминалны сузабыз, алар үзләре карталарын куялар”, — ди кондуктор Людмила Мохова.

Фельдшер Надежда Абрамова кан басымын, температураны үлчи, тән тиресен тикшерә, пациентның хәлен сораша. “Хезмәткәрләргә берничә тапкыр оксолин мазен кулланырга киңәш итәбез. Әгәр дә кемдер эш урынында үзен начар хис итсә, ул диспетчерга хәбәр итә һәм аны башка хезмәткәр белән алыштыралар. Бездә авыручылар саны күп түгел. Көз көннәрендә өйләргә җылылык биргәнче авыручылар чагыштырмача күбрәк тә була”, — ди ул.

«ИжГЭТ»тан соң «ИПОПАТ»ка юл тоттык. «ИПОПАТ» оешмасы генераль директоры Руслан Гыйниятов шулай ук вирус инфекцияләрен кисәтү максатыннан эшләнә торган чаралар турында сөйләде. “Шәһәр урамнарына көн саен 300 автобус чыга, 500 автобус йөртүче һәм 400 кондуктор эшли. Алар барысы да рейс алдыннан һәм рейстан кайткач, медицина тикшерүе уза. Фельдшерның игътибары вируслы авыруларның билгеләрен ачыклауга юнәлтелгән. Көненә ике тапкыр: көндез һәм кич белән пассажирлар кулы тигән һәр әйберне дезсыекча белән юып чыгалар”, — диде. 12нче автобус йөртүче Алексей Тактарев рейстан кайтып, автобусын юа иде. “Автобусларны элек тә юа идек. Тик хәзер дезсыекча белән юабыз. Хәзер юу биш минутка озагракка сузыла. Бу — пассажирлар сәламәтлеге өчен кирәк”, — диде.
Транспорт предприятиеләрендә кондукторларга медицина битлекләре белән тәэмин итү өстендә планлы эш алып барыла. Көненә якынча 4 мең битлек кирәк булачак. “Аларга кытлык булуга карамастан, Удмуртия Хөкүмәте һәм төбәк штабы битлек җитештерүчеләр белән эш алып бара. Битлекләр булачак”, — диде Ижау башлыгы Олег Бекмеметьев.
Пассажирлар да исләрендә тотарга тиешләр: җәмәгать транспортына утырып йөргәннән соң, кулларны яхшылап юарга, мөмкин булган кадәр антисептик чаралардан файдаланырга, транспортта йөрүне чикләргә кирәк. Сәламәтлегебезгә игътибарны арттырсак иде! Үзебез турында гына түгел, яныбыздагы башка кешеләр турында да онытмыйк! Сәламәт булыйк!

Гөлнара Вәлиева.