Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Җәмәгать транспортында билет бәясе арта
22.10.2020

Җәмәгать транспортында билет бәясе арта

1 ноябрьдән Ижауда җәмәгать транспортында билет бәясе 25 сум булачак. “Мир” картасы белән түләгән очракта ноябрь-декабрь айларында билет бәясе 19 сум булып кала. «Мир» картасы булмаган очракта, башка карта белән 23 сум түләргә туры килә. Ә акча биреп билет алучыларга 25 сум түлисе була. “Проездной”ларның да бәясе якынча 25%ка артачак. Гражданнар өчен 1 төр транспортка “проездной” — 1300 сум, 2 төргә – 1875 сум, 3 төргә – 2487 сумга төшәчәк. Студентлар өчен юл йөрү билетлары 910 сум (1 төргә), 1025 (2 төргә) һәм 1250 (3 төр транспортка) сумга кадәр кыйммәтләнәчәк. Мәктәп укучылары өчен карта бер транспорт төренә 410 сум булса, ике транспортка 525 сум булачак.