Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Җәмигъ мәчете яңартыла
12.09.2019

Җәмигъ мәчете яңартыла

Шәһәребезнең Җәмигъ мәчете – мөселманнарның күрке. Бирегә бик күп рәсми һәм мактаулы кунаклар килә, шәһәр укучылары өчен күпсанлы экскурсияләр үткәрелә. “Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составында Удмуртия мөселманнарының Региональ Диния нәзарәте” дә монда урнашкан. Комплексның тышкы кыяфәте, аның бизәлеше дә мәчеткә йөрүчеләрдә беренче тәэсирләр калдырачак. Удмуртия мөфтияте өчен бу хис-кичерешләрнең уңай һәм истә калырлык булуы бик мөһим. Матурлык, чисталык һәм тәртип һәрвакыт кешеләрне җәлеп итә, кәефне күтәрә. Бу сыйфатлар исә динебез Исламга һәм мөселманнарга хас.
Удмуртия мөселманнарының Диния нәзарәте Ижау Җәмигъ мәчете комплексын ямьләндерү буенча махсус программа төзегән. Ул берничә этаптан тора һәм, Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән 2022 елда төгәлләнер, дип көтелә. Төп эшләр инде башкарыла. Мәсәлән, зур мәчетнең түбәсе яңартылган. Хәзер төзекләндерүнең икенча этабына керешкәннәр. Быел Азин урамы ягыннан мәчет диварын гранит белән бизәү башланды. Кирәкле чыгымнар ике өлештән торачак: беренчесе — 1 916 438 сум һәм икенчесе — 1 291 000 сум. Гомумән алганда, якынча 3 млн сум акча кирәк булачак.
Шәһәрнең кайбер предприятиеләре бу изге эшкә өлеш кертә башлады инде. Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен мәчетне тагын да матурларга һәркем ярдәм итә ала. Җомга көнне мәчет фойесында Вәгыйзь бабай янында махсус әрҗәләр тора, Җәмигъ мәчете кассасына да көн саен мөрәҗәгать итәргә була. Матди яктан гына түгел, физик яктан да мәчетне тышлауда катнашу мөмкинлеге бар. Барлык теләүчеләр өчен дә хәйрия ишекләре ачык. Бу эш мөселманнар өчен һәм озак елларга эшләнгәнгә күрә, Аллаһы Тәгалә аны сәдака – җәрия (ягъни, мәңгелек сәдака) буларак кабул итсен.

Эльвира Хуҗина әзерләде.