Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Җәлил хәзрәт Фазлыев: “Гореф-гадәт динне саклый”
18.01.2019

Җәлил хәзрәт Фазлыев: “Гореф-гадәт динне саклый”

Яңа ел алдыннан Ижауга Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев килде. Ул Ижау Җәмигъ мәчетендә җомга хөтбәсе укыды, халык белән очрашып, аларның сорауларына җавап бирде. Соңрак шәһәребезнең Үзәк мәчете белән танышты. Түгәрәк өстәл артында Җәлил хәзрәт белән милләт, дин, гореф-гадәтләребез турында сөйләштек.

— Балтач районының Бөрбаш авылында ачылган «Ярдәм» мөселман пансионаты турында тулырак сөйләп китегез әле. Аны ачу максаты нидән гыйбарәт иде? Куйган максатларыгызга ирешә алдыгызмы?
— Бүгенге көндә Болгар академиясе дә, мәдрәсәләр дә бар. Менә анда безнең балалар әзерлекле булып бармыйлар, кызганычка каршы. Шуңа күрә күбесе укып бетерәләр дә, дин белгече булып эшләмиләр. Чөнки белем дәрәҗәсе түбән була. Шулай ук бүгенге көндә дини гаиләләр саны да арта. Әти-әниләрнең үз баласын каядыр укытасы, хәләл ризык ашатасы килә. Без боларның барысын да күз алдында тотып, үз авылыбыздагы башлангыч мәктәпне “Ярдәм” мәчете ярдәме белән үзгәрттек. Әлбәттә, максатларыбыз да шактый күп иде. Беренчедән, Бөрбаш — чиста татар авылы. Ә бүгенге көндә хәзрәтләребез арасында татар телен камил белүчеләр сирәк. Шуңа күрә, әлеге мәктәптә балаларны татар теленә өйрәтәбез. Икенчесе, әдәп-әхлак нигезләрен өйрәтүгә күп игътибар бирәбез. Тормышта Коръән уку, хәдис белү генә җитми, кешенең әдәп-әхлагы да булырга тиеш. Өченчедән, авылда имамнар җитми. Ул балалар авыл тормышын да күреп үссеннәр дип, авылның үзендә шундый уку йорты булдырдык. Быелгы уку елына 14 бала алырга дип бурыч куйган идек, 14 бала алдык. Тик сәламәтлеге начар булу сәбәпле, бер бала беренче чиректән соң китәргә мәҗбүр булды. 13е укый.

— Катнаш никахларга карашыгыз нинди?
— Телнең бүгенге көндәге хәле кызганыч. Бәлки бу Аллаһы Тәгаләнең безне сынавыдыр да?! Чөнки без гаиләдә балаларыбызга туган телне өйрәтергә тырышмыйбыз, җайлы булсын, русча өйрәнсеннәр дибез. Күп кенә дини яшьләребез: “Исламда тел, милләт юк ул”, — дигән дөрес булмаган карашта. Менә Гарәбстанда теле югалса, кеше гарәп булып, мөселман булып китә. Төркиядә телен югалта икән, ул төрек булып китә, мөселман була. Ә бездә телен югалтса, кем булып китә? Һәркем дә белә, әйтеп торасы юк. Татар егете рус кызына өйләнде, ди, аның балалары кем була? Рус булалар. Әйе, балалары ике телне дә белүче, мәчеткә йөрүче катнаш гаиләләр дә бар, тик алар бик аз. Бездә аеруча кызык. Ире христиан булса, мөселман кызына никах укырга ярамый дип, укымыйбыз. Ә андый хатын-кыз күп очракта гаиләдә мөселман баласы үстерә. Иренең христиан булуында шул кадәр куркыныч юк. Ә хатын христиан булса, монда инде бала 100% рус булып үсәчәк. Чөнки монда ул ирнең аңа каршы торырлык идеалогиясе дә, дине дә, бернәрсәсе дә юк. Җомгага килүчеләр арасында русча гына сөйләшә торган 20 егет булса, без аларга аңлау җайлы булсын дип, вәгазьне дә рус телендә сөйлибез. Чагыштырып карасак, алар мәчеткә килүчеләрнең аз гына өлешен тәшкил итә. Намаз укыган кеше дуңгыз ите ашамый, катнаш никахка бармас­ка тырыша.

— Киемнәребез турында ни әйтер идегез?
— Күренекле галим Шиһабетдин Мәрҗани: “Өч әйбер диндә юк, әмма динне саклый. Боларның берсе – милли тел, икенчесе – милли кием, өченчесе – милли гореф”, – дигән. Без бит бүген гореф–гадәтләрне дә сакламыйбыз. Мәктәптә балаларыбыз укый, аларның киеме дә, ашавы да, яшәү рәвеше дә башка милләт балаларыныкы белән бертөрле. Алар бер-берсе арасында аерманы бөтенләй күрмиләр. Шуңа күрә, безнең егет-кызларыбызның күбесе — катнаш никахта. Бүген гореф-гадәтләребез дә, киемебез дә әһәмиятле. Тагын бер проблема: безнең мөслимә дигән кызларыбыз яулык бәйлиләр, ләкин бер дә татарча бәйләмиләр бит. Нәкъ монашкалар шикелле. Һаман кемгәдер охшарга тырышабыз. Элек менә татар егете килгән урамнан, аның татар егете икәне күренеп торган. Татар кызы килгән, күренеп торган. Элек урамда татар әбиләре бер-берләрен ничек итеп яулыкларын бәйләүләренә карап, әллә кайдан танып алып, исәнләшә торган булганнар. Бүген монашкамы, татармы ул – аерып булмый. Әлбәттә, ул төренгән, киенгән, ләкин татарча матур итеп түгел. Кайберсенең оныклары бар инде, ә алар: “Әбиләрчә бәйликмени?” – диләр. Егетләребез түбәтәй кияргә оялалар. Сакалы бар, яланбаш, бара инде урамнан. Ул христианмы, татармы – кем белә инде? Болар турында сөйләгәч, бер кеше: “Җәлил хәзрәтнең сүзе дөрес инде, мин мәчеткә барып җиткәнче ничә кеше минем белән: “Здравствуй, батюшка, дип исәнләшә”, — дип әйткән иде. “Сакалны кисмәгез” дигән хәдис бар, әлбәттә. Тик “Кайсы кавемгә охшасаң, шул кавемнән кубарылырсың” дигән хәдис тә бар. Элек безнең бабайларыбыз үзләренең үзенчәлекләрен сак­лый белгәннәр, татар картлары әллә каян күренеп торган. Халык буларак без кимеп барабыз, бу бик аяныч. Шуңа күрә бүгенге көндә милли үзаңны күтәрергә кирәк. Монда дин дә зур роль уйный.

— Гореф-гадәтләребезгә дә тукталыйк әле…
— Кеше вафат булгач, өчесе, җидесе, кырыгы дигән әйбер бар. Әй аны тәнкыйтьлиләр, әллә нәрсәләр әйтеп бетерәләр. 95-96нчы еллар иде. Мин бер йортка барып кердем. Керсәм, аракы эчеп утыралар. “Нишлисез?” – дип сорадым. “Нурулланың кырыгын үткәрәбез”, — дип җавап бирделәр. Бүген бөтен муллалар, имамнар, хәзрәтләр: “Өчесе, җидесе, кырыгы бидгать”, — дип, аны укудан туктыйлар икән, безнең теге 99% динсез халык аны “поминка” итеп үткәрә башлаячак. Әле бит хуҗа кеше хәләл ризыгын ала, берәр мулланы чакыра, ул вәгазь сөйли. Аш уздырган кеше үзенең мөселман икәнен искә төшерә. Шуңа күрә бу үзенчәлекне дә бетерсәк, теге динсез кешеләр, әйтүемчә, өерелешеп аракы эчеп, шул кырыгын уздырачаклар. Зиратта Коръән укырга ярамый дибез. Ә гореф-гадәтне белмәгән кеше телевизордан күрә дә, нишли? Кабергә алма, чәчәк куя. Шуңа күрә гореф-гадәтләребезне бетерү — безнең милләткә карата алып барыла торган астыртын гына эш ул.

— Удмуртиядә дин әһелләре белән очрашкан вакытта нинди уртак мәсьәләләргә, сорауларга тукталдыгыз?
— Кая гына барсак та, тагын шул сорауга килеп терәләбез: татарларның руслашып баруы, катнаш никахларның артуы. Бу бөтен җирдә дә актуаль булган проблема. Аллаһы Тәгаләнең шундый вәгъдәсе бар: “Хәерле кавем белән алыштырырмын”. Димәк, без дөрес тормыш алып бармыйбыз икән, Аллаһы Тәгалә безне икенче, динле кавем белән алыштыра. Аңга килмибез икән, безнең мәчетләребез, төзегән йортларыбыз шушы хәерле кавемгә калачак. Алар арасында без дә булыйк дисәк, безгә дә хәерле кавемгә әйләнергә кирәк. Тагын шул тел мәсьәләсенә әйләнеп кайтыйк. “БДИ рус телендә бит, әйдә бала чиләнмәсен, русча гына өйрәнсен”, — дибез. “Вәгазьләрне татар телендә бик аңлап бетермиләр, әйдә рус телендә сөйлик”, — дибез. Мин берәүләргә кунакка бардым. Хуҗаның 5 баласы бар. Берсенең хатыны рус, барысы да шуңа күрә рус телендә сөйләшә. Аннан балалар да рус телендә аралаша инде. Безнең күршегә элек шәһәрдән ике егет кайта, киткәнче татар телен хәйран яхшы белеп китәләр иде. Бүген ничек? Шәһәрдән кайткан оныклары әби-бабайның 7-10 ел мәктәптә укыган рус телен шомартып китәләр. Оныкларга җайлы булсын дип, рус телендә вата-җимерә сөйләшкән әби-бабайларда да гаеп бик күп бүген. Милли горурлык дигән әйбер юк безнең. Башка халыклар үзара очрашса, үз телендә сөйләшергә оялмый бит. Безнең ничек оста итеп рус телендә сөйләшүебезне күрсәтәсе килә. Үзебез гаепле. Шундый аять бар: “Бер кавемнең дә хәле үзгәрмәс, үзе теләгәнчегә хәтле”. Мәчетләребездә вәгазь укыганда тел, милләтне саклау турында ассызыклыйк, гаиләләрдә бала тәрбияләгәндә шуңа игътибар итик. Мин Кытай татарларын күреп кайттым. Анда мәктәптә татар теле укытыл­мый, ләкин алар татар телен белә. Авыллар татар телен саклар дигән өмет бар әле миндә.

— Удмуртиядә булган очрашудан нинди уй-хисләр белән китәсез?

— Иң элек Җәмигъ мәчетенең зурлыгына, намазга килгән халыкның күплегенә шаккаткан идем. Үзәк мәчет тагы да зур дип таң калдым. Өммәтнең тырышлыгына сөенәм. Бу мәчетләрне салуга татарлар бик күп өлеш керткәннәр. Ләкин яшьләрне дөрес тәрбияләмәсәк, без бу Аллаһ йортларын кемгәдер төзеп биргән булабыз инде. Шуңа күрә, милли, дини аңыбызга кайтыйк.

— Әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт!

Әңгәмәне Эльвира Хуҗина әзерләде.