Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Җәйне китапханәдә уздырдык
5.09.2019

Җәйне китапханәдә уздырдык

Җәй артта калды. Ә ул нәрсә белән истә калды соң? Кырынды авыл китапханәсендә ул танып-белү, күңелле чаралар белән үтте. Балалар өчен «Җәй — китапханәдә» программасы буенча күп кенә кызыклы чаралар уздырылды. Мәктәп яны һәм мөселман лагерьлары балалары «Монда минем әтиләрем һәм бабаларым» дигән тарихи дәрескә килделәр, авыл тарихы белән таныштылар, туган якны өйрәнүче Фуат Шаһмиссар улы Садыйков турында фильм карадылар, китапханә каршындагы музейда булдылар, якташ язучыбыз Габдулла Гали улы Галиевның тормышы һәм иҗаты турында белделәр. «Туган як табигатен белүчеләр», «Россия символлары» акцияләренә кушылды, викторина сорауларына җавап бирделәр, «Пушкинны укыйбыз» шигырьләр конкурсында һәм «Минем булачак һөнәрем» рәсем конкурсында, «Яраткан китабымның — яңа тышлыгы», «Язучыга хат» эпистоляр конкурсында катнаштылар. Студент һәм волонтер, булачак инглиз һәм испан телләреннән тәрҗемәче Айсылу Абдуллина белән очрашу бик кызыклы үтте. Ул күптән түгел «Таврида 5.0» яшьләр форумыннан әйләнеп кайт­ты һәм аның Кырымда ничек үтүе турында сөйләде, балалар белән испан телендә аралашты.
Сөмбел Сабирҗанова, Ленара Шәймәрданова һәм Нурислам Абдуллин Татнетны үстерү фонды, Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан үткәрелгән балалар өчен VII Бөтенроссия әдәби марафонында катнаштылар. 21 көн дәвамында татар авторларының Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән китапларын укырга һәм охшаган өзекләрне “ВКонтакте” социаль челтәрендә урнаштырдылар. Нәбирә Гыйматдинова, Мәдинә Маликова, Ләбибә Ихсанова һ. б. язучыларның китапларын укыдылар һәм финалга чыктылар. Казанда аларга дипломнар, китап-журналлар тапшырдылар. Язучылар, «Ялкын», «Тылсымлы куллар» һ.б. журналларның баш мөхәррирләре белән аралашып, фотога төштеләр, талантлы балалар концертын карадылар. Балалар очрашудан 1 октябрьдән оештырылачак Бөтендөнья әдәби марафонда катнашачакбыз, дип кайттылар.

Фәридә Артемьева, Кырынды авылы.