Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Җырлап-көлеп узды өмә
27.12.2017

Җырлап-көлеп узды өмә

Ел саен борынгыдан калган матур йола – каз өмәсе уздыруны сагынып көтеп алабыз. Без үскәндә, өмәдә күбрәк яшь кызлар-җилкенчәкләр кайнаша иде. Ә хәзер ул 65-75 яшьлек апалар белән уза.

Чебешләрне көз көне саныйлар дисәләр дә, бездә әле каз өмәләре яңа гына гөрләп узды. Яңа Аккуҗада Вәзирә — Галинур Хәмитовларда узган каз өмәсе яшь чакларыбызны искә төшерде. Хәзер яшь кызларның авылларда калмавы бик кызганыч. “Үзебез белгәннәрне кемгә өйрәтербез”, — дип борчылдык. Әлфирә Мөхәммәтшина, Зөлфирә Нәбиева, Айсылу Шакирҗанова, Әлфирә Йосыпова, Фәрүзә Гыймазова, Вәзирә Хәмитова – барыбыз да икешәр каз йолыктык. Мәзәкләр сөйләп, көлешеп тә алдык. Фәрүзә хромкада уйнаганда, өй эче җыр-моңга тулды. Казларыбыз бик чиста булды. Аларны юып, эшне төгәлләгәч, хуҗабикә Вәзирә, кызлары Ләйсән каз мае белән пешергән тәбикмәк, коймак һәм бәлешләр белән сыйланып, тәмләп чәй эчтек. Икенче елга да каз өмәсен күрергә язсын.

Зәмфирә Дәүләтшина, Яңа Аккуҗа авылы.