Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Җиңү илчеләре
18.04.2018

Җиңү илчеләре

Удмуртиядән ике кеше Бөтенроссия “Җиңү илчеләре” конкурсында җиңү яуладылар. Бүгенге көндә Россия халыклар дуслыгы университетында белем алучы Можга егете Камил Габдуллин һәм “Җиңү волонтерлары” оешмасының Удмуртия бүлегенең акцияләр һәм квестлар кураторы Марина Цветкова уй-хисләре белән уртаклаштылар.
Яшьләр Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә Бөек Җи­ңүнең 73 еллыгына ба­гышланган Җиңү Парадын, үлемсез полкны оештыруда һәм уздыруда актив катнашачаклар. “Мин Мәскәү шәһәрендә узачак парадта катнашачак 100 кеше исемлегенә керүемә бик шат. Илебез тарихына, әлеге дәһшәтле елларга битараф булмаган волонтерлар белән тизрәк очрашасым килә”, — диде Марина.
Ә менә милләттәшебез Камил Габдуллин Удмуртияне Санкт–Петербург шәһәрендә узачак парадта тәкъдим итәчәк. “Әлеге конкурс илебезнең төрле почмакларында гомер итүче яшьләрне берләштерүче, үзләрен оештыручы буларак сынап карарга ярдәм итүче уникаль проект булып тора. Җиңүчеләр исемлегендә булу — минем өчен бик зур дәрәҗә”, — ди Камил.
“Җиңү илчеләре” конкурсына барлыгы 4 меңнән артык гариза кабул ителгән, алар арасыннан 200 кеше генә парадларда катнашу бәхетенә ирешкән. Җиңүчеләрнең барысы да — үзләрен актив яктан күрсәткән волонтерлар. Яшьләр парадларга әзерлекне 5нче майда ук башлаячак.