Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - “Җиңү диктанты” яздык
3.09.2020

“Җиңү диктанты” яздык

3 сентябрьдә бөтен дөнья буенча «Җиңү диктанты» акциясе узды. Бөек Ватан сугышы турында белемнәрен тикшереп карарга һәм Җиңү хакына гомерләрен кызганмаган батырларны искә алырга теләге булган һәркем әлеге акциядә катнаш-ты. Ижауда “Җиңү диктанты”н 15 ачык мәйданчыкта язу мөмкинлеге тудырылды. Шәһәр хакимиятендә, М.Т.Калашников исемендәге музей-комплексында, Киров паркында, Үзәк мәйданда, китапханәләрдә, рес­публиканың милли музеенда, Драгунов исемендәге скверда акциядә катнашучылар Бөек Җиңүне игълан иткәннән соң икенче көнне нәшер ителгән (1945 елның 10 маенда) “Правда” газетасының күчермәсен бүләккә алдылар. Россия Президенты Владимир Путин «Правда» газетасының 1945 елның 10 маендагы санын кабатлап бастырып, халыкка тарату идеясен хуплап чыккан иде. Шуны истә тотып, Россия Федерациясенең Иҗтимагый палатасында газетаның макеты ясалды. Ул — 1945 елда чыккан газетаның төгәл күчермәсе. Газетаның беренче битендә Иосиф Сталинның җиңүче халыкка мөрәҗәгате, Бөек Британия премьер-министры Уинс­тон Черчилльнең һәм АКШ президенты Гарри Трумэнның котлаулары урын алган. Удмуртия Респуб­ликасы Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан 5000 данәдә махсус бас­тырылган әлеге газета шушы акциядә таратылды.