Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Җитәр шундый заман, килер афәт чире…
22.04.2020

Җитәр шундый заман, килер афәт чире…

Ижау шәһәре читендә Костина Мельница — Металлург совхозы бар. 80нче елларда төзелгән совхоз заманында шәһәрне ит, сөт белән тәэмин иткән. Бүген инде Россия буенча таралган совхозлар рәтендә ул. Ләкин биредә тормыш үз көенчә дәвам итә. Бер-берсе белән аралашып, тату, дус яшәүче милләттәшләребез шактый анда. “Яңарыш” газетасын да көтеп алалар. Менә шушы совхозда 1945 елның 9 маенда туган Гөлнур апа Мөхәммәтшина яши. Бик тә ачык күңелле, ягымлы, сугыштан соңгы чорларның байтак кына михнәтен, бала хәсрәтен күргән Бөек Җиңү белән бер яшь булган ханым белән бик рәхәтләнеп аралаштым. Гөлнур апа: ““Яңарыш” газетасын бик яратып укыйм. Һәрвакыт өстәлемдә тора. Коронавирус булу сәбәпле, бер атнада килмәде. Борчылдым, Ходайның рәхмәте төшкере, икенче атнада җыеп китерделәр. Яшь чакларда, эшләгән вакытларда минем турында язмалар еш чыккангамы, туган абыем шагыйрь Рәшит Гәрәй дә редакциядә эшләгәнгәме, сезнең редакцияне бик якын итәм. Язмаларыгыз аша һәрберегез белән танышмын. Бик күп авырлыклар күрдем мин. Киләчәк буынга шуларны сөйләп калдырасым килә. Сукыр әбиебезне яхшы хәтерлим. Бик гыйлемле иде мәрхүм. Намаз вакыты җиткәнен күңеле белән сизә иде. Без балаларга: “Җитәр шундый замана, басуларда таш пулатлар үсеп чыгар, ләкин аларда яшәүче булмас, дөньяга чир афәте килер”, — дип әйтә торган иде. Балалык белән бу сүзләргә игътибар итмәгәндербездер инде. Менә бүген инде үзем аның яшендә. Дөньяда коронавирус авыруы барлыкка килгәч, гел аның сүзләрен искә төшерәм. Совхозыбызның яшелчә үстергән басуларында, мал фермалары урынында таш пулатлар үсеп чыкты, ничек алдан күрә белгәндер инде минем сукыр әбием…” – диде ул.

Сугышны баскан бала

“Әтиебезне сугышка 1941 елда авылда иң беренчеләрдән булып алганнар. Кечкенә гәүдәле булган ул. Күршебездә зур гәүдәле Җәмил исемле туганыбыз бар иде. Ул әтигә шаярып: “Без ярый сугышка барабыз инде, син кая барам дип барасың инде, немецларга азык булыпмы?” — дип әйткән. Өйдә әниебез ике бала белән калган. Иң элек Суслонгер лагерена эләккән. Әниебез шул чакта авылдагы Хафиз абый белән чана тартып аңа Суслонгерга кадәр ризык илткән. Сталинград сугышында катнашып, бер аягын өздерә. Ябыккан, авыру, танырлык хәлдә булмаган әтине 1944 елда өйгә китереп куялар. Шулай да әле, авырлыкларга карамыйча, әниебез яңадан 3 бала таба.

Әни сөйләвенчә, 1945 елның 9 маенда мин туып маташам, әтинең әнисе мине кабул итә икән. Шул чакта урамнан: “Сугыш беткән”, — дигән тавышлар ишетелгән. «Әбиең кендегеңне дә кисмәде, ташлап чыгып китте, кайтмый гына бит, нишләргә дә белмим”, — дип еш әйтә иде әни. Мин әле хәтерлим, 3 яшьләр тирәсе булгандыр, урамга чыгам. Кешеләр күпләп эшкә баралар. Шунда мине барсы да сөеп, яратып: “Тәки сугышны бас­ты бит бу бала”, — дип әйтәләр иде.

Әтиебез гомер буе сәламәтлеккә туймады, ашказаны авыртты. Сәкенең бер башында ул йоклый, бер башында — без. Әниебез хастаханәгә алып барырга колхоздан күпме генә ат сорап йөрсә дә, аңа ат бирүче булмады. Чөнки алар барсы да күтәрәмгә калганнар иде. Аптырагач, әни 25 чакрым ераклыкта урнашкан Минзәләгә чана белән тартып алып китте. Әниебез бик нык тәрбияләде әтиебезне. 1978 елда дөнья куйды. Ә без үзебез абзарда үстек дисәм дә була. Өйдә — бәрәннәр, мич артында — бозау. Иртән торуга идәнгә басып булмый, бәрән бугы. Өч кешегә бер туныбыз бар иде. Аны чиратлашып кия идек. Мин кечкенә булгач, бик эләкми иде. Төнлә шуны ябынып йоклый идек. Ул вакытта кар күп яугач, абзар капкаларын кар күмеп китә иде. Күршедә җиде малай үсте. Алар кереп, карны көрәп, капканы ачып бирә иделәр. Берничә бик авыр хатирә истә калган. Шулай бервакыт чоланда бер яшьлек авыру энем салам өстендә ята, без дә шунда. Тишек-тошыктан җил өрә. Анда гөбе, ярма ташы, вак-төяк әйберләр тора. Гөнаһ шомлыгына каршы, алдагы көнне апа белән басуга башак җыярга барган идек. Бервакыт аварга торган җил капкадан өч кеше килеп керде. Алар: “Кичә башак җыярга баргансыз”, — дип, чоландагы гөбене, ярма ташын, башка әйберләрне ишек алдына чыгарып ыргыттылар. Авыру энем елый, без елыйбыз. Әти өйдә өзгәләнә: “Кемнәр ул?” — дип. Аяксыз булгач, өйдән чыга алмый. Бераздан әни кайттты. Елый-елый ул әйберләрне кире ташыды. Ул кешеләрнең берсе безнең авылның Хәмәт абзый иде. Барышып-күрешеп йөри торган кешеләр. Хәзер уйлыйм: алар сугышка бармаганнардыр инде, югыйсә болай кыланмаслар иде… Сыер тоткач, безнең һәрвакыт катык бар иде. Бервакыт, әни өйдә юк чакта, апа безгә баздан катык алып чыкты. Әтигә дә каптырабыз, ләкин үзебезнең ипи белән ашыйсы килә. Он белән ашарга булдык, чоланга чыктык, он юк. Апа әнинең онны җилпучка салып, өй түбәсенә яшергәнен күргән. Апа шунда менеп китте. Апа өстән онны миңа бирә, ләкин мин аны тотып ала алмадым, онга коендым. Шул онны идәннән, минем чәчләрдән җыеп, катыкны ашадык. Үзебез әни ачуланыр дип курыктык.
Берзаман әни сарык итен сатарга, Ижау шәһәренә чана тартып китте. Миңа 7 яшь иде. Хәзер дә хәтеремдә: биш бала, әтием, сукыр әбиебез ничә көн ач килеш әнине көтәбез. Өй салкын, тимер мичкә тирес ягабыз. Берзаман әни кайтып керде. Елый, аягындагы чабатасын да сала алмый, аяк­лары туңган. Аны апалар көчкә салдырды. Кечкенә сеңелем имә иде, әнинең күкрәгенә сөт төшкән, җитмәсә, шешкән. Миңа: “Кызым, суыр да төкер”, — ди, мин тыңламыйм, энем дә тыңламый. Ялына торгач, энем тыңлады. Ничә көн буе ул күкрәкнең сызлавына ничек түзгәндер әни? Сыерны җигеп, Песәй авылы (хәзерге Менделеевск районы) болыннарына тал кисәргә бара иде. Безнең якларда урман юк бит. Әни алып кайткан чыбыкны тураклаганда, аягымны чаптым. Күрше малае: “Мин сиңа чыбык чабам, син миңа бәрәңге әрчеп бирерсең”, — дип әйтә торган иде.

Шулай бервакыт әнине чикләвек куагы кискән өчен судка бирделәр. 5-6 тапкыр судка бардылар. Күчтәнәчкә казлар илтеп карадылар. Әнинең туган абыйсы хөрмәтле кеше иде, ул: “Ул бит сугыш инвалиды тәрбияли, оялмыйсызмы?” — дип чыгыш ясаганнан соң гына, судны туктаттылар.

Мин яшьтән тавык фермасында эшли башладым. Башта бушка эшләдем. Миңа: “Әйбәт итеп эшләргә тырыш, илебез өчен дип эшлә”, — дип әйтәләр иде өлкәннәр. Гомер буе шулай дип эшләдем. Мине яшь кенә килеш авыл советы депутаты, аннан соң район советы депутаты итеп сайладылар. Авырлыклар күрсәм дә, яшьлек еллары хезмәт белән әнә шулай матур узды. Һәм мин тиздән Алабуга ветеринар училищесына укырга киттем.

Әфган, Чечня яралары

Училищеда Әгерҗе районы Кырынды авылы егете Шәех (Габдулла хәзрәт белән бертуган) белән танышып, тормыш корып җибәрдек. Башта үзебезнең Минзәлә районы Малтабар авылында яшәдек, анда 4 улыбыз туды. Авылыбызның болыннарын су баса дигән хәбәр ишетелгәч, Ижау шәһәренә күчеп килдек. Авылыбыз ул чакта бетә барса, бүгенге көндә инде ул шәһәр кебек булды. Әлеге совхозга килеп урнаштык. Икебез мал табиблары булгач, гомер буе мал асрадык, эшебезне дә яраттык. Совхозыбыз бай иде ул вакытта. Яшелчә саклау базасы, теплицалар, фермалар гөрләп эшли иде. Бирегә килгәч, кызыбыз туды. Соңыннан заводта эшләп, лаеклы ялга чыктым. Инде сугыш афәтләре бетте дисәк тә, алай булмаган икән шул. Бер улыбызны Әфган җиренә хезмәт итәргә җибәрделәр. Суга төшкәндәй булып, хәбәрсез югалды. Бик нык кайгырдык. Беркөнне иртән ишек алдына чыктым. Баш очымда ике үрдәк кычкыра. “Сез миңа улымнан хәбәр алып киләсезме әллә? — дип дәштем. Озак та тормады, улыбыз кайтып керде. Үрдәкләр очкан вакытта ул самолетта булган. Кайтып кергәндә, чыкмаган җаны гына калган иде. Шәех: “Аякка бастырыйк, нәрсә кирәк шуны эшлик”, — диде. Өч айдан гына аякка бас­тыра алдык.
Төпчек улыбызны Чечняга хезмәт итәргә җибәрделәр. Үртәлүләр, кайгырулар тагы кабатланды. Зарланып әйтүем түгел, күңелдә булганын гына әйтәсем килә: гомер буе илебез өчен эшләп, ике улымны кайнар нокталарга хезмәт итәргә җибәреп, илебездән нәрсә күрдек соң без? Барысына да тир түгеп куелган хезмәт аркасында ирештек. Аллага шөкер, бүгенге көндә үзем дин юлында, биш балам, тугыз оныгым, өч оныкчыгым, алты киленем бар. Шәех кына иртәрәк китеп барды. Бик эшчән, тәртипле кеше иде. Инде алга таба илебезгә башка афәтләр килмәсен…”

Малтабарның җырчы малае

“Рәшит абыйның әтисе сугышка киткәндә, безнең әнигә: “Маһиҗиһанның бер дә рәте юк, син, зинһар, безнең гаиләне ташлама инде”, — дип әйтеп калдырган. Безнең әни шулай итеп ике гаиләне тартты. Алар бик фәкыйрьлектә үстеләр. Әле хәтерлим, балалар хәер сорашырга чыгып китеп, адашып, аларны көчкә эзләп табып алып кайттылар. Әтиләре сугыштан кайтмады”, — дип сөйләде Рәшит Гәрәй турында Гөлнур апа.
Шигъриятебез тарихына авылның бер җырчы малае булып кереп калган Рәшит дүрт балалы гаиләдә үсә. Кечкенә Рәшиткә дә яшьтәшләре белән барысын да күрергә туры килә. Сугыш китергән афәтләр, әни-апаларның фронтка ярдәм итү өчен үз-үзләрен аямыйча иген кырларында, терлек фермаларында тырышып хезмәт итүләре, шул ук вакытта авыл халкының күңелендә моңсулык, кайгылар белән бергә, һич тутыкмый яшәгән күркәм гадәт-йолалар барысы да Рәшит Гәрәйнең иҗатында чагылыш таба. 1948 елда урта мәктәпне, 1949 елда экстерн тәртиптә имтиханнар тапшырып, Минзәлә педагогия училищесын тәмамлый. Ул 1948-1950нче елларда Минзәлә районы Иске Мәлкән, Чебенле авылларында укытучы булып эшли. Шул ук вакытта ”Татарстан яшьләре” газетасының үз хәбәрчесе дә була. Әкренләп аның язмалары газета-журналларда күренә башлый. Шагыйрь Рәшит Гәрәйнең эреле-вак­лы 20дән артык җыентыгы дөньяга чыга. Ни кызганыч, шагыйрьнең гомере 1999 елның июнь аенда өзелә, җырланмаган җырлары күп кала.

Рәфилә Рәсүлева.