Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Җисемендә – исеме
19.09.2019

Җисемендә – исеме

Ул һәрвакыт юлда. Аркасына олы биштәрен аса да, әле табигать кочагына, әле авылга юл тота, әле су буйларын иңли. Ул һәрвакыт эзләнүдә: һәрвакыт үзе белән йөртә торган фотоаппараты белән табигать күренешләрен, без күрмәгән матурлыкны фотосурәткә төшерә, җәмәгать урыннарында кешеләрне игътибар белән күзәтүе нәтиҗәсендә бер-бер артлы кызыклы, тәрбияви, көлкеле парчалар, мәзәкләр иҗат итә.
Үзенең табигате белән дә гаҗәеп кеше ул, җор телле, игътибарлы, бөтенләй башкаларга ошамаган. Шундый үзенчәлекле булуы белән игътибарны җәлеп итеп, көтмәгәндә килеп керде ул “Яңарыш”ка һәм гади, эчкерсез, татар дөньясына битараф булмавы, иҗатка тартылуы белән тиз арада үз кешебезгә әверелде.
Бу сүзләр Шәфкать Ганиев турында. Сез аның иҗаты белән газетабыз битләре аша даими танышып барасыз. 25 сентябрьдә Шәфкать Шаһидәүләт улының 60 яшьлек юбилее. Каләмдәшебезне гомер бәйрәме белән ихлас котлыйбыз, сәламәтлек, иҗат уңышлары, озын гомер телибез!

«Яңарыш» редакциясе хезмәткәрләре.

Фотограф кем ул дигәндә — ул фотосурәт төшерү белән һөнәри шөгыльләнүче дигәнне аңлата. Фотография нинди дә булса күренешнең төгәл бирелеше, ничек бар шулай күрсәтелүе. Фотосурәтләр төшерү бик җиңел генә тоелса да, сыйфатлы фото ясау өчен зур осталык таләп ителә.
Сүзем Ижау шәһәрендә яшәүче танышым Шәфкатъ Ганиев турында. Халык әйткәнчә, егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз. Шәфкать әфәнденең һөнәрләрен саный китсәң: ул беренче алган белеме буенча медицина хезмәткәре, бүгенге көндә ИПОПАТта элемтә инженеры булып эшли. Ә яратып башкара торган шөгыле –фотографиягә төшерү. Менә ике ел инде мин аның фотосурәтләрен кызыксынып карап барам. Ул Ижау каласында эшләп килүче бердәнбер татар басмасы — «Яңарыш» газетасы белән элемтәдә тора. Иҗат җимешләре, фотосурәтләре әлеге газета битләрендә урын ала. Бу газетаның фотокорреспонденты дисәң дә була. Иҗаты аша Удмуртиядәге вакыйгаларны, мәдәни, иҗтимагый тормыш яктырта, табигатьтәге үзгәрешләрне бар нечкәлекләре белән чагылдыра ала. Ул — үтә сизгер интерпретатор. Һәр детальне җентекләп, җиренә җиткереп, халык хөкеменә тапшыра белә. Аның фотосурәтләре төрле күргәзмә залларында күрсәтелергә лаеклы һәм урынлы. Бәлки киләчәктә андый күргәзмәләрне дә күрергә насыйп булыр.
Шәфкать… Исеме дә үзенә бик килешле. Аның исеме — Аллаһы Тәгаләнең бер күркәм сыйфаты ягъни исеме — Коръәни Кәримнең Рахман сүрәсе (миһербанлы, шәфкатьле, игелекле, мәрхәмәтле дигән синоним сүзләр) шуны аңлата.
Шәфкать Ганиевка 25 сентябрьдә 60 яшь тула. Юбилее уңаеннан, аңа уңышлар, иҗатының лаеклы бәя алуын, үзенең киң аудиториясен табуын, сәламәтлек телим.

Фирдания МАКАРОВА, Казан шәһәре.