Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Җир җиләге ачы була
25.10.2017

Җир җиләге ачы була

Галия карчык иелде дә чәчәккә күмелгән җиләк түтәле өстен кулы тияр-тимәс кенә сыпыргандай итте. Ак күбек булып күпереп, таҗлары өстендәге чык тамчыларын кояш нурында елтыратып утырган түтәл хәйран матур иде. Бу — чыпчык башы кадәр җимеш бирә торган бакча җиләге түгел. Хәллерәк чагында, болынга җиләккә йөргәндә, үзе алып кайтып утырткан чын җир җиләкләре. Барган саен бер-ике төпне туфрагы белән алып кайтып утырта тфоргач, бер түтәл табигать бүләге хәзер үзенең бакчасында.
— Сөбханалла, сөбханалла! Ий кодрәтең киң соң, Аллакаем. Бу матурлыкларны бар иткәнең, безләргә шуларны күрергә насыйп иткәнең өчен мең рәхмәтләр яусын. Бакчада үсми ул, чиләнмә дә, — дигәннәр иде, — үсте бит!
Галиянең яшь бала карагандай тәрбияләвен ошаттылармы, туфрагынмы, ел саен җиләксез калдырмыйлар үзен. Быел бигрәк күп чәчкәсе. Яфраклары чак күренә. Теленә әллә кайдан бер җыр килеп керде:
Җир җиләге ачы була
Үз вакытында өзмәсәң…
Өзәрләр Аллаһы боерса. Пешәр дә, өзәрләр дә. Иң кадерле кешеләренә дип атап үстерә бит ул җиләкләрне. Дөресен генә әйткәндә, авыз тутырып үзенең ашаганы да юк. Беренче кызарганнарын кабып тәмләп куя да, калганнарыннан я как коя, я киптереп кечкенә капчыкларга тутыра. Кайчагында кәшәнкәсе-ние белән кайнатма да ясый.
— Шушы җиләкләр пешүгә кайтып җитсәләр, иллә дә шәп булыр ие. Авыз итәрләр ие балакайларым. Чын җиләк бит инде болар. Теләсә-нәрсә тутырып, мәҗбүри үстергән, кызарткан резин җиләкләр түгел.
Галия карчык ел саен җиләк чәчәкләрен күрүгә шулай дип тели. “Балакайларым” дигәне – алтмышын тутырган улы Габдрахман һәм аның гаиләсе. Үстергән җиләкләре дә шулар өчен.
Габдрахманны Галия “улым” дип үстерде. Тугыз яшьтән. Сугыштан соңгы елларда колхоз эшен үз җилкәсендә күтәреп, фронт­овик хатынының ачы язмыш касәсен төбенә кадәр эчкән апасы үлгәндә, аның үзенә егерме бишләр якынлаша иде инде. Ерак басуга уфалла арбасы белән симәнә орлыгы ташыганда, күпер җимерелеп төшеп, боздай салкын суда алган чире алып китте апасын.
— Габдрахманым сиңа кала. Берүк чит-ят кеше күзләренә карап, тилмереп торырлык итмә. Үзеңә дә картайган көнеңдә терәк булыр, язган булса.
Сугыштан соң дуслары арасында “Үземә юаныч, картайган көнемдә таяныч булыр”, — дип, ялгыз бала табып үстерүчеләр дә булды. Галиянең Габдрахманы бар иде. Үзе табып үстерергә хыялланган өй тулы балага дигән бар назын аңа бирде. Колхозчыга паспорт тәтемәгән чагында да ничек кирәк алай анысын да юнәтеп авылдан чыгарып җибәрде. Укытты. Укып бетергәч, зур кеше булып авылга кайтыр, аны тәрбия кылыр дигән өмет аның күңелен җылытып торды. Габдрахман кайтмады. Галия аның бу гамәлен дә аклады: “Авыл кешесенең кайчан рәхәт күргәне бар?”
Дөрес, Габдрахман аны онытмады. Баштагы елларда ел саен, соңыннан сирәгрәк җәйге ялларын аның янында уздырды. Күчтәнәч-бүләген төяп, хатынын, балаларын ияртеп кайтып торды. Тузган ихатасын ныгытты. Әй ул еллар! Табынга куярга әллә ни булмаса да, бәхетле еллар булган икән ләбаса!
Хәзер кайтыштырсалар да, озакка түгел. Бер-ике көн кунак булалар да бик озакка юкка чыгалар. Кайткан чакта, аларны тәрбия итү Галия карчыкка да авырая бара. Шуны күреп, Габдрахман аны үзләре белән торырга алып китмәкче дә булган иде.
— Үз аягымда йөргәндә сезгә йөк буласым килми. Рәтем беткәч карарсыз тагын, — диде. Быел андый җылы тын булса, баш тартмас, ахры. Кышны бик авырдан чыкты. Гел-гел күршеләргә дә мәшәкать ясыйсы килми. Кайчандыр колхоз салып биргән өе дә җылы тотмый. Абзарында биш-алты тавыктан башка берни дә юк. Аларның йомыркаларын да ашап бетерә алмый. Күршеләренә биреп бара:
— Балалар кайткач, миңа эсбижиен бирер­сез, — ди.
Тавык дигәннән, бер шөгыль генә инде ул тавыклар. Бик кирәктән дә түгел. Иртән чыгып, шуларның хәлен белә, ашаткан булып йөри бит әле. Сатып алырга бодае да табыла. Элеккечә вак бәрәңгедән тугым да ясап бирә. Былтыр чуар тавыгы качып чеби чыгарды. Шулар белән “тавык фермасын” яшәртеп тә җибәрде әле. Картларын, Аллаһы боерса, балалар кайткач суярбыз, дип тора.
Галия карчык аякларын сузып баскычка утырды. Иртәнге июнь кояшы мәрхәмәтле. Артыгын кыздырмый, карт сөякләрне җылытып, иркәләп кенә тора. Бакчадан чыкса да, күңеле белән бакчадагы ак җиләк чәчкәләре янында калды Галия карчык. Бигрәкләр мул быел чәчәкләре. Таҗлары да башка еллардагыга караганда эрерәк кебек. “Җимеш бирәм, җимеш бирәм”, — дип серкәләнер өчен бал кортларын көтеп торалар булыр. Ак чәчәкләрнең сафлыгыннан күзләр камашып кына калмый, күңелләр дә иләсләнеп тора әле менә. Шушы ак чәчәк кебек чагы булдымы соң аның? Булды, ник булмасын! Үзе генә аңлап бетермәгәндер ул чагында. Кырык бернең язында аңа нәкъ уналты яшь иде. Ул елны аңа әтисе кичке уенга чыгарга рөхсәт итте. “Сәгать унда урыныңа кайтып яткан бул!” дисә дә, бу инде аның җиткән кыз булуын тануы иде. Кичке уенда кулга-кул тотышып, җырлашып әйләнгәндә бер егетнең аның кулын кысып тотуы, җыр беткәч тә җибәрмәскә тырышып торуы бүгенгедәй хәтердә. Шуннан соңмы? Шуннан соң шул! Сугыш башланды. Аны ФЗОга алдылар, аннан фронтка. Әйләнеп кайтмады ул егет. Әйтәсе сүзләре дә булгандыр. Галиянеке дә күңелендә калды. Аныкы да калгандыр.
Теленә тагын теге җырның сүзләре килеп бәйләнде:
Җир җиләге ачы була
Үз вакытында өзмәсәң…
Ачы булды шул язмышлары. Җиләк кебек чагында өзеп алырдайларны сугыш афәте көйдерде. Ни хәлләр итәсең…
Теләге кабул булды: кунаклар нәкъ җиләкләр пешкән көннәрдә кайтып төштеләр. Җәйнең болай да матур көннәрен ямьләндереп, капка төбенә машина килеп туктады. Габдрахман үзе, хатыны, кече улы белән яшь килен һәм ике яшьлек оныкчыгы. Шау-гөр килеп исәнләшү китте. Габдрахман апасы белән олыларча ике куллап күреште, иңнәреннән яратып кочаклады. Кече улы Рамилне танырлык та түгел. Кайтып күренмәгән берничә елда тәмам ир булган: атасы кебек нык бәдәнле. Тик вакытсыз калкып чыккан корсагы гына артыграк.
— Һәй әбиюшка-әбийка, хәлләрең ничек, чирлә­мисеңме? — дип, анысы да кочагына алып җилтерәтте.
— Менә таныш бул! Бу — минем хатыным Эльза. Ә бусы безнең Амалиябез була.
— Сөбханалла, өйләнгәнеңне белмәгән дә идем бит әле. Исәнме, кызым! — дип, Галия карчык үзе исән­ләшергә ашыкмаган килен каршына китте. Кул очын гына биреп күреште килен. Авызын ачып сүз әйтмәде кебек.
Амалия атлы сабыйны күпме үзенә чакырса да, анысы әле әнисенең, әле әбисенең итәге артыннан чыкмады.
— Ярар. Ияләшер әле. Дуслашырбыз, — диде сөене­ченнән нишләргә белмәгән карчык.
Кичкә тавыгы да суелды. Токмачлы шулпасы да пешеп җитте. Күршеләр дә шәһәр кунаклары белән күрешергә кереп, хәл-әхвәл белеп чыктылар. Чыгып барышлый, Галия карчыкның колагына пышылдарга да өлгерделәр:
— Бар нәрсәң дә җитешме? Берәр нәрсә кирәк булса, кер. Кыенсынып торма.
Түгәрәк табынны күптән тансыклаган иде инде ул. Йөгерә-йөгерә табын әзерләүләр, шул арада балаларының хәлләрен сораштырулар, үзенекен сөйләүләр…
— Без, апа, озакка кайтмадык. Иртәгә кичкә таба кузгалырбыз инде, — диде Габдрахман. — Дүшәмбедә санаторийга китәбез. Шунда киткәнче, хәлеңне белеп килик дип кайттык. Иртәрәк кайтып булмады. Амалия бездә булды. Рамил белән килен Европада йөреп кайттылар. Хәзер яшьләр ял итә белә бит.
— Иии! Китчәле! Шушы да булдымы кунакка кайту? Язмаганны. Китмисез әле! Атна-ункөнсез җибәрдем юк. Ничә елга бер кайтып соң, агай!
— Ун көн! Нишләп ятмак кирәк монда, әбиюшка! Тавык-чебеш, бәрәңге-кишер! — дип сүзгә кушылды Рамил. — Менә Европада яши беләләр ичмасам. Синең кебек әбиләр анда беләсеңме ничек яшиләр? Анда синеке кебек бәрәңге бакчасы да, тавык абзары да юк. Барысын да чыгып кибеттән генә ала. Керт-керт басып кына. Пешереп ашыйсы да килмәсә, кафега кереп ашый. Анда кафелар адым саен.
— Китчәле! Ничек үзеңә ашарга пешерергә иренмәк кирәк? Упшый казанда пешергән ризык тәмле була­мыни ул. Үз өеңдә чәй кайнатып эчсәң дә йөрәккә ята, тамагың да туя.
— Сатып алып ашаганы да бик тәмле аның, әбиюшка! Акчаң гына булсын.
— Ишек алдында тибенеп йөргән тавыкның йомыркасы да тәмле. Бакчаңда үскән бәрәңгенең дә тәме икенче төрле.
— Авыл хатыннарының хәлләре бетә инде: үзе­безнеке, үзебезнеке… Шул үзебезнекен ашыйбыз дип, гомерләре тавык сыман тырмашып үтә. Абзар артыннан ары беркая бармыйча, бернәрсә күрмичә. Бигрәк тә татар хатыннарының.
Бу сүзләрне моңарчы сүзсез утырган яшь килен әйтте. Үзе кулы белән алдында өелгән тавык сөякләрен читкәрәк этеп куйды. Ай ниләргә әйтте ул бу сүзләрне! Галия карчыкның йөрәге кысылып куйды. Габдрахманнан башкалар бу сүзләрне колак яныннан уздырды бугай. Рамил, хатынын куәтләп, бая өзелеп калган сүзен дәвам итте:
— Беләсеңме, әбиюшка, Европа карчыклары көн­нәрен ничек уздыра? Йокылары туйганчы йоклый. Аннары… аннары машинасына утыра да матурлык салоннарына, массажга, я бассейнга йөри. Ахирәтләре белән кафеда утыра. Кимендә елга бер тапкыр дөнья күрергә чит илгә экскурсиягә чыгып керә. Я ял итәргә тегендә-монда бара.
— Андагы әбиләрнең бер дә балалары, оныклары юкмыни соң? Аларга булышасы, бала карасы юкмыни?
Шунда Габдрахман сүзгә кушылды:
— Андагы халык бу мәсьәләдә икенче төрлерәк, апа. Балигъ булган бала үзен-үзе туйдыра. Ата-анасыннан артык өмет итми. Ничек булдыра ала, шулай яши. Безнекеләр кебек картайганчы ата-анасы җилкәсендә түгел. Шуңа күрә Рамил әйткән Европа әбиләренең пенсияләре машинага да, чит илләрдә йөрергә җитә. Пенсияләре дә синең пенсияңнән бик күпкә артык.
Шулай сөйләшеп утыра торгач, Галия карчык яшь киленнең сүзләрен дә оныта төште. Дөресрәге, йотарга тырышты. Габдрахманның да шул сүзләрдән кызарып чыккан йөзе-муеннары агарды.
Табынны җыеп алгач, кунаклар җәяүләп кенә су буйларыннан урап кайтмакчы булып чыгып киттеләр. Йоклап киткән Амалияне яшь килен бик зур авырлык белән генә карт әбисе хозурына калдырды. Юлда аруы җиткәндер, сабый озак йоклады, өлкәннәр кайтып керер алдыннан гына уянып, күзләрен ачты. Янында биетер кешесе булмагангамы, холкы шундыймы — көйсезләнеп җәфаламады, Галия әбисе белән чирәмле ишек алдына чыкты. Бакчага кергән тавыкларны куышты. Әбисе оныкчыгын түтәл янына алып килеп, кулына тәлинкә тоттырды, җиләкләрнең иң эреләрен, сусылларын гына җыеп шунда салды.
— Хәзер без аны, кызым, күп итеп җыябыз да юып ашыйбыз. Әтиең белән әниеңне, әбиең белән бабаңны да сыйларсың, Аллаһы боерса. Безнең җиләк — чын җиләк ул, болын җиләге.
Шулай карт әби белән оныкчык гөрләшә-гөрләшә җиләк җыеп мәш килгәндә, капкада су буеннан кайтучылар күренде. Эльза, кызының җиләк түтәле арасында йөрүен күрүгә, корт чаккандай кычкырып җибәрде:
— Нишлисең син? Каптыңмы? Төкер, тиз бул! Җирдә аунаган җиләкне кем балага бирә инде? Ну и невежство!
Баланың җиләкне кабарга өлгермәгәненә ышангач та, тиз генә тынычлана алмады килен. Кайнатасы үтемле итеп берничә сүз әйткәч кенә тузынудан туктады.
— Син булса да җыеп ал инде, килен, — диде Галия карчык Габдрахманның хатынына. — Сезне сыйларга дип үстерәм бит мин аларны.
— Әй апа, үзең туйганчы аша әле. Базар тулы бит ул. Чыгасың да аласың ашыйсың килсә. Тансык аш түгел бит инде ул хәзер.
Яман сүз дә әйтмәде кебек олы килен. Тик сүзләреннән карчыкның күңелендә әллә нинди юшкын утырып калды.
Иртәгесен кайнар коймакка Габдрахман белән хатыны гына торды. Галия карчык: “Суынып бетә инде. Кайнар килеш ашый алмыйлар”, — дип бик өтәләнсә дә, Габдрахман: “Ике рәхәт бергә сыймый. Юкка кайгырма”,-дип, бу сүзгә нокта куйды. Яшьләр әбәт җиткәндә уянды. Бәлеш ашап, чәй эчүгә сүз кайтуга таба борылды — бик ямьсез булып кара болыт килә иде. Кунаклар:
— Хәерлегә булмас бу. Яхшы чакта асфальтка кадәр чыгып өлгерергә кирәк, — диештеләр.
Юлга җыенып ыгы-зыгы килгәндә, Рамил әбисенең ишек алдында үзе генә чагын туры китереп сүз башлады:
— Әбиюшка, акчаның бик өзелгән чагы. Үзеңнән яшереп куйган заначкаң юкмы бераз. Кайтарам бер-ике айдан.
— Иии улым! Әйтмә ичмасам шул сүзне. Машина алганда биргән акчаны да кайтармадың бит әле. Бик бирер идем, тик бу юлы бирерлек акчам юк шул. Үлемтеккә җыйган акчадан башка…
— Әбиюшка, нигә үлемтеккә акча җыеп ятасың син? Үлсәң, бер дигән итеп күмәрбез, кайгырма!…
Кунаклар китте. Габдрахман санаторийдан кайткач, тагын бер әйләнеп китәргә сүз бирде. Улының күзләре моңсу иде нигәдер.
Галия карчык, кунакларны озаткач, бушап калган өйгә керәсе килмичә, озак кына ишек алдында йөрде. Күк күкри башлагач кына өйгә керде. Сөйләшкән сүзләрен кабат исенә төшереп утырды.
— Һе… Европа карчыклары алай яши диген. Без яши белмәгәнбез инде алайса. Нишләрсең…
Яңгыр шыбырдап яуды ды яуды. Кичкә кадәр туктамады.
Моңсулык дигәне Галия карчыкның иртән торуын беркая да китмичә баш очында көтеп торган икән. Менә тагын үзе генә. Кайтып керер баласы, көтәр кешесе юк. Торса берүзе, ятса берүзе. Язмышына шулай язылган күрәсең. Бер ул гынамыни?! Өй тутырып бала үстереп тә, ялгыз яшәүчеләр җитәрлек.
— Ярар, Ходай язганны күрми, гүргә кереп бул­мый. Тәндә җан барында хәрәкәтләнергә кирәк.
Карчык торып ишек алдына чыкты. Ул арада кичтән ябылмый калган тавыклары урап алды.
— Иии Ходайның рәхмәте төшкереләре! Бакчага кереп, кунак булып чыктыгыз микән инде?
Аларга бодай сипкәч, бакчасына юнәлде. Башта ак чәчәк япмасы, аннары мәмрәп торган кызыл җиләк келәме булып күз алдында калган түтәлнең яме беткән. Җиләкләр туфракка манчылып ята, чәчәк таҗлары җиргә коелган. Галия әби кичә түтәлдә утырып калган тәлинкәне эзләп тапты, исән калган җиләкләрне җыйды да, юып, авызына капты. Төн буе яңгыр суында яткан җиләкләрдә ниндидер ачы тәмнән башка берни дә юк иде. Юкка гына:
Җир җиләге ачы була
Үз вакытында өзмәсәң… — дип җырламыйлар икән инде.

Наилә ХАРИСОВА, Әгерҗе шәһәре.