Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


16.05.2019

Җир улы

Иҗатлары үлемсез

“Иҗат ул – җан авазы, йөрәк тү­реннән ургылып чыкан хис­ләрне авазлар бе­рәм­легенә, ә аннан соң хәрефләр тезмәсенә салып, җиһанга белдерү, халык игътибарына тәкъдим итү”, — дип язган иде исән чагында Әмир Хәсәнов.
Әмир Хәсәнов 1952 елның 11 сентябрендә Әгерҗе районы Балтач авылында хезмәткәр гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килгән. Кечкенәдән үк кызыклы шигырьләр, такмаклар-такмазалар сөйләргә оста була. Табигать матурлыгын күреп кенә түгел, тоеп иҗат итүгә Кичкетаң тыюлыгында эшләгән еллары сәбәпче булуын әйтә. Нечкә, юмарт күңелле, әйләнә-тирәгә игътибарлы Әмир абыйның шигырьләрендә дә хис тирәнлеге, туган җирен, авыл табигатен яратуы, хезмәтне һәм авыл тормышын данлавы чагыла.
Әмир абый 2013 елның 27 августында арабыздан китте. Үзенең соңгы шигырендә язып калдырганча, ул соңгы сәгатенә кадәр тормышның кадерен белеп, табигать, кешеләр белән аңлашып, гармониядә яшәде.

Әмир Хәсәнов
Сиңа язам, гүзәлем!

Яза күрмә, бары үзем язам…
Бергә үткән көннәр — еракта.
Көннәр ерак, әмма вакыйгалар
Бүгенгедәй әле йөрәктә!

Яза күрмә! Бу таләбем түгел –
Күңелемнән чыккан үтенеч.
Сөю-сөйгәннәрне сагындырыр –
Һәр хәрефе булыр үтергеч !

Яза күрмә! Әллә ялгышаммы?
Баш бирмиме хискә горурлык?
Сагынып ла узам турларыңнан
Бер минуты – елга торырлык.

Өч тәрәзәң балкый кичләр саен.
Карап узам. Нигә тукталмыйм?..
Төннәремдә үзем синең белән,
Якты төшләр сансыз – чутламыйм.

Миңа хисең сүнгән… Бәлки соңлап,
Сүз янына сүзләр теркимдер.
Җәйләр үтеп, алтын көзләр җитеп –
Сулган гөлгә сулар бөркимдер…

Фотоларың белән сөйләшәмен…
Карыйм сиңа, карыйм үземә.
“Үлдеңме син әллә, җаның бармы?” –
Дип карыйсың кебек күземә.

Бар инде ул, тик яртысы гына,
Икенче өлеше үзең лә!?
Куып җибәр әле яннарыңнан,
Бетте чөнки язар сүзем дә…

Серләштек

Ап-ак аккош ак томанга
Кереп китте боегып.
Энҗе тамчылар ялтырый,
Кош күзеннән коелып.

Куе яшел камышлыкта
Ямьле йөземә карап,
Белешер идем сагышын
Мамыгын сыйпап-тарап.

“Әллә ялгыш уй-хисләрең
Калдырдымы аерып?”
Җаныңа җылы булырмы,
Үз канатың каерып?!

Мәхәббәттән урын тапмый
Ярсыган бер мәлдәме?
Ышанмыйча – уйланудан,
Бер тынгысыз хәлдәме?..”

Аңлаштык та аккош белән,
Кочаклашып еладык.
Ялгышларны соңармыйча
Төзәтергә уйладык.