Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Җир бүләге
10.12.2020

Җир бүләге

«Кече Ватан» дигән сүз астында без нәрсәне аңлыйбыз соң? Татар Ключи авылы — минем кече Ватан. Чөнки тумыштан мин шушы җирлектә яшим, үземне иркен хис итәм. Ә безнең авыл үзенчә матур. Биредә зур коттедж­лар юк. Монда барысы да гади. Ә кайчандыр биредә кеше үтә алмас­лык урман булган. Безнең авыл бу урында 370 ел элек төпләнгән. Бу хакта Ф.Лупповның «XI –XII гасыр удмуртлары» дигән китабыннан укып беләбез. Бу китапта авылыбыз­дагы чишмә турында да истәлекләр язылган. Безнең ата-бабаларыбыз бу як­ларга Киров өлкәсенең Карино авылыннан килгән диләр. Алар агач көймәләрдә Вятка елгасы буйлап килгәннәр. Аннан Лекма елгасы яры буенча тауга кадәр күтәрелгәннәр. Нәкъ менә безнең җирлеккә — чишмә янына килеп урнашканнар. Анда Араслан, Абаш, Митек, Касим авыллары бул­ган. Бу авыллар Юкамен районында татар фамилияләре таралырга башлангыч биргән.
Безнең авылны Татар Ключи дип тә, Тегермән авылы, дип тә йөртәләр. Лекма елгасында, өлкәннәр сөйләвенчә, биш су тегермәне булган. Безнең авылга бөтен тирә-яктан он тарттырырга килгәннәр. Удмурт­лар безнең авыл­ны «вуко гурт» дип йөрткәннәр. Удмуртча «вуко» — тегермән, «гурт» — авыл дигән сүзне аңлата. Авылда җил тегермәне дә булган, әмма көчле җилләр булмау сәбәпле, анысы озак хезмәт итмәгән.
“Татар Ключи” исеме килеп чыгуы турында бер риваять яши. Элек-электән татарлар сәүдә итәр­гә яратканнар. Казан, Нократ сәүдәгәрләре сатарга бижутерия, косметика, китаплар, чигелгән кием-салым, аяк киемнәре алып килә торган булганнар. Безнең авыл яныннан бер рус сәүдәгәре үтеп барганда, аның су эчәсе килгән. Ул кызның чиләгеннән су эчәргә сораган. Кыз йөзен яулык белән каплап, аңа су биргән. «Нинди тәмле су! Бу могҗизалы чишмә ничек атала?” — дип сораган. Кыз аңа татарча җавап биргән, әмма сәүдәгәр берни дә аңламаган. Ул монда татарлар яшәгәнне генә аңлаган. Сәүдәгәр авылга «Татар Ключи» дигән исем биргән. Шулай итеп, авылның исеме Татар Ключи дип калган.
Ә чишмә бүгенге көндә “Җир бүләге” дигән исемне йөртә. Ул — Удмуртиядәге иң зур чишмә. Тәүлегенә 20 мең кеше кулланырлык су бирә. Бу уникаль табигать бүләге белән авылдашлар горурланалар.
Татарларның чишмә белән бәйле кайбер гореф-гадәтләре дә бар. Мәсәлән, гаиләдә бала туса, аны беренче тапкыр чишмәдән алып кайткан су белән юындыралар. Өлкәннәр суга махсус дога укып, сабыйга су энергиясе бирәләр, сәламәтлек, уңышлы тормыш тели­ләр. Шулай ук туй вакытларында да яшь парлар чишмәгә киләләр. Яшь килен чиләктәге суны түкмичә алып кайтырга тиеш. Әгәр кыз биремне үти алса, кәләшнең әнисен мактыйлар. Җирләү йоласында да чишмә суы кулланыла. Мәрхүмне юындыру өчен суны, һичшиксез, чишмәдән алалар. Дини бәйрәмнәрне — Ураза һәм Корбан бәйрәмен дә чишмә янында үткәрәләр. Авыл халкы ботка пешерә, чәй кайната һәм килгән кунакларны сыйлый.
Авылдан күптән киткән авылдашлар да, кунакка кайткан саен чишмә буена киләләр, балачакларын, яшьлек елларын искә алалар, чишмә янында каз көтүләрен искә алалар. Бер сүз белән әйткәндә, чишмә барлык буыннарны очраштыра торган урын булып тора. Халык чишмәгә багышлап җырлар, шигырьләр яза. Безгә, яшь буынга, бу табигый байлыкны сакларга кирәк. Киләчәк буын да безнең кебек җир бүләге белән горурлана алсын иде.

Мәрьям Арасланова, Юкамен районы  Тегермән авылы.