Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Җил белән кояшны эшкә җигүчеләр
9.08.2018

Җил белән кояшны эшкә җигүчеләр

Без — табигать балалары. Җилдән, кояштан, судан физик һәм рухи көч алып яшибез. Ул гына да түгел, табигатьне үзебезгә буйсындырырга тырышып, төрле ачышлар, корылмалар, яңа технологияләр уйлап табабыз.
Ижау шәһәре инженерлары чиста экологик мобиль электр чыганагын уйлап тапканнар. Сарапул электр генераторлары заводының Ижау шәһәрендә урнашкан “Электромаш” конструкторлар бюросы инде күптәннән электроприводлы техника, төрле механизмдагы идарә итү системалары эшләү белән шөгыльләнә. Ижау белгечләре тарафыннан уйлап табылган яңа генератор җил һәм кояш ярдәмендә электр энергиясе алып, стационар электр челтәре булмаган урыннарны да ут белән тәэмин итә ала.
Бу җил һәм кояш энергиясен эшкә җигүче җиһазга махсус әкрен генә эшләүче редукторсыз генератор куелган. Ул җил энергиясен 50 Гц ешлыгындагы 220 В электр энергиясенә әверелдерә ала. Әлеге җайланма шәһәр читендәге йортларны, фермаларны, элемтә станцияләрен һәм нинди дә булса хәрби команда пунктларын электр энергиясе белән тәэмин итә ала.
Аккумулятор җил ярдәмендә турбина әйләнүе исәбенә һәм шулай ук кояш панельләре ярдәмендә зарядка ала. Шулай итеп, ул хәтта бөтенләй җилсез көнне дә электр энергиясе җитештерә. Әлеге җайланма минималь дәрәҗәдәге тибрәнеш белән бер тавышсыз дигәндәй эшли. Генераторда турбинаның әйләнү тизлеген җайлаучы автоматлаштырылган электромагнитлы идарә итү системасы бар. Давыл яки башка очракларда аэродинамик туктату мөмкинлеге дә каралган. Бу җайланма әйләнә-тирә мохиткә зарар китермәве һәм шулай ук бензин, дизель ягулыгы таләп ителмәве белән дә уникаль.
“Җил энергиясе генераторын автомобильгә, бина түбәсенә, хәтта коммуникация булмаган ачык басуга, шәһәр читенә урнаштырырга була. Ул ниндидер катлаулы көйләүләр таләп итми, ә алюминий колакчыклардан торган баланслаштырылган өч яруслы турбина җил нинди яктан иссә дә эшләүгә яраклаштырылган. 2019 елда без 100гә якын җайланма җитештерергә уйлыйбыз. Европа, Якын Көнчыгыш илләреннән дә сатып алучылар бар”, — дип сөйләде Сарапул электрогенераторлар заводының Ижау конструктор бюросы генераль директоры Дмитрий Крутиков.
Әлеге җайланманы Ижау шәһәрендә яшәүче инженер-конструктор Илья Дементьев уйлап тапкан. Ә прибор үзе тиз арада “Электромаш” конструктор бюросында төзелгән. Алга таба мондый җайланмаларны Сарапул генератор заводында эшләргә планлаштыралар.
“Бу җайланманың киләчәге зур. Электр энергиясенең 1 киловатт-сәгате 200 сум булса, бу җайланма аша алынган энергия 5 сум гына булачак. Удмуртия үзенең инженерлык компетенциясе ярдәмендә базарда үз урынын табачак. Республикада да, илебездә дә радиоэлемтә, электр чыбыгы уздыру мөмкинлеге булмаган, яки урнаштыру бик кыйммәткә төшкән урыннар күп. Әлеге җайланма бу мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итәчәк. Авыл хуҗалыгында, төзелеш, кече бизнес – кыскасы, әлеге җайланмага ихтыяҗ зур. Без бергәләшеп эшне ничек җайга салып җибәрү турында әле уйларбыз”, — дип ассызыклады Удмуртия Хөкүмәте рәисе урынбасары Александр Свинин.
Әлеге җайланманы сатып алып урнаштыру 250 мең сумга төшә икән. Чит ил аналоглары белән чагыштырганда күпкә отышлырак. Чөнки аның куллану срогы зур. Менә нинди могҗизалы җайланма уйлап тапкан Ижау инженер- конструкторлары!

Элмира Нигъмәтҗан.