Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Җилдән җитез егетләр
18.07.2018

Җилдән җитез егетләр

Россиядә квадроциклларда узышу буенча спорт төре үсеш ала. Квадроциклларда ачык ярышлар — «Can-Am X Race» моның дәлиле. 7 ел эчендә әлеге ярышлар илебездә зур популярлык яулый.
3-5 августта 100гә якын квадроциклистлар Ижауга иң экстремаль спорт ярышларында үз көчләрен сынап карага җыялачаклар. «Can-Am X Race» Удмуртиядә икенче тапкыр үткәрелә, беренчесе – 2015 елда уздырылган. Ул вакытта фкатнашучылар да, тамашачылар да оеш­тыру эшенә югары бәя биргәннәр. Быел да республика спортчыларны каршы алырга әзер. Бу хакта 13 июльдә журналистлар өчен уздырылган брифингта әйттеләр. “Ярышларны тантаналы төстә ачу, пролог өлеше 3 августта архитектор П.П. Берш урамында 16.30 сәгатьтә башланачак. Монда тамашачылар өчен махсус мәйдан булдырылган. Керү ирекле! 2015 елдан аермалы буларак, быел барысы да бер урында үтә, бу тамашачылар өчен уңайлы”, — диде оештыручылар.
Очрашу барышында Удмуртия данын яклаячак спортчылар белән дә аралашу мөмкинлеге туды. Алар арасында милләттәшебез Руслан Губаев та бар. Үз квадроциклында ул әле узган ел гына ярышларда катнаша башлаган, ә уңышлары инде зурдан. “Әлеге үзенчәлекле спортка мине әтием алып килде. Ул — тәҗрибәле спортчы. Миңа әзерләнергә ярдәм итте, киңәшләрен бирде. Беренче тапкырга начар булмады дип әйтер идем, мин җиңүчеләрнең беренче унлыгына кердем. Аннан миңа бу спорт ошап китте, ныклап шөгыльләнә башладым, яңа техника алдым. Хәзер минем өчен квадроциклларда йөрү, узышларда катнашу — тормыш рәвеше. Ял көннәрендә гаиләмне утыртып йөртәм. Гомумән, яшьләр спортка тартылсын, сәламәт яшәү рәвешен сайласыннар иде. Ярышларның Ижауда узган этабында беренче өчлеккә керүемә ышанам”, — диде Руслан.
Ярышларның беренче этабы апрель аенда Волгоградта узган. Удмуртиягә Россиядән генә түгел, ә Казахстан, Украинадан да спортчылар килүе көтелә. Шулай ук катнашучылар арасында Татарстан Рес­публикасы Президентының туганы — 32 яшьлек Азат Миңнеханов та бар. Ул әлеге ярышларда 2014 елдан башлап катнаша. 2015 елда Удмуртиядә узган этапта “SSV Sport” классында 6нчы урынны яулаган. Трассаның авыр, урыны белән пычрак, тизлекнең зур булуына карамастан, катнашучылар арасында гүзәл затлар да бар. Татарстаннан эшмәкәр Алинә Миннәхмәтова осталык буенча ир-атлардан бер дә калышмый. Беренче тапкыр Алинә ярышларда 2011 елда катнашкан. Әлеге спортка аны ире Ирек Миннәхмәтов алып килгән. 2017 елда Алинә “SSV Sport” классында лидер дәрәҗәсен яулаган.

Ярышның 3нче этабы 7-9 сентябрьдә Чиләбе өлкәсендә узачак. Ярышларда Удмуртия спортчыларына зур уңышлар теләп калабыз!

Эльвира Хуҗина.