Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Җилдәй җитез чаңгычы
18.01.2018

Җилдәй җитез чаңгычы

Кар-бураннардан, зәмһәрир салкыннардан курыкмас җилдәй җитез чаңгычы – Ижау егете Равил Вәлиәхмәтов Удмуртиядә беренче тапкыр узган Галина Кулакова исемендәге марафонда 50 чакрымга узышта беренчелекне яулый.
14 ел чаңгы спорты белән шөгыльләнүче Равил чаңгыга беренче тапкыр 8 яшендә – мәктәптә физкультура дәресендә баса. Спорт юлының башында егет берникадәр вакыт ике спорт төре арасында үз-үзен таба алмыйча югалып та кала. “Чаңгыда җилдерү, һәрвакыт саф һавада булу бик тә ошаганлыктан, әлеге спорт төре белән шөгыльләнә башладым. Соңрак, үземне башка спортта да сынап карау теләге белән, чаңгыны икенче планга куеп, көрәш белән ныклап кызыксына башладым. Тик көрәш бик тә кырыс спорт төре булып чыкты, бирешебрәк торсаң, күтәреп алып, әйләндереп тә салалар. Шуннан соң күңелем үз иткән спорт төренә кире кайтырга булдым”, — ди Равил.
Чаңгы спорты һава торышының нинди булуына карамастан, спортчыдан көн саен даими күнегүләр таләп итә. Ярышларда яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен иң элек чаңгыда даими йөрергә, күнегүләрне калдырмаска дигән фикердә Равил дә. Бу хакта ул: “Чаңгычыларның төп әзерлекләре гадәттә җәен, ярышлар булмаган вакытта уза. Көчне, тизлекне арттыру өчен эшләнә торган күнегүләр өчәр сәгатькә сузыла. Ә ярышлар вакытында көннәр буена чаңгыда чабарга туры килә. Көн дә шөгыльләнмичә, беренчеләр рәтенә менәм димә!” – ди. Элек Равил үзе белем алган 38нче мәктәп стадионында шөгыльләнүләр узган булса, бүгенге көндә Г.Кулакова исемендәге спорт базасында шөгыльләнә. Һөнәри спортчының әлегә бер генә чаңгы да сындырганы юк икән. “Чаңгы таякларын сындырган очраклар булды. Ярыш вакытында күңелсез хәл килеп чыкса, тиз арада алыштырып, ярышны дәвам итү өчен алдан өстәмә чаңгылар һәм таяклар әзерлибез”, — ди егет. Бүгенге көндә спортчының 10лап пар чаңгысы бар. Һәркайсы төрле һава торышында йөрергә уңайлы булсын өчен төрле конструкцияле. “Чаңгылар, гадәттә, җылы һәм салкынча һава торышы өчен махсус төрләргә бүленә. Бер үк чаңгы һәрвакытта да яхшы йөри алмый. Шуңа да һәр ярыш алдыннан чаңгыларның иң яхшыларын сайлап, күпмедер дистанция үтү мөһим”, — ди спортчы.
Равил Вәлиәхмәтовның Галина Кулакова исемендәге марафонда беренчелекне яулавы тәүге уңышы түгел, чөнки моңа кадәр дә ул, масштаблы ярышларда катнашып, яхшы нәтиҗәләргә ирешә. 2014 елда Словакия шәһәрендә узган Универсиадада 30 км дистанциядә финишка 4нче булып килә, шул рәвешле, беренче бишлеккә керә. 2017 елда Зәй шәһәрендә узган Идел буе федераль округы беренчелегендә Удмуртия командасы беренче урынны яулый. Командада милләттәшебез Равил Вәлиәхмәтов та була. 2017 ел Равил өчен, гомумән, күңелле вакыйгаларга бай була. 31 декабрьдә, сихри яңа ел көнендә, Равил һәм Лилия гаиләсе тагы да тулылана – уллары Адель туа.

Бүгенге көндә Равил башка спортчылар белән берлектә киләсе ярышларга әзерлек үтә. Киләчәктә дә тормышы күңелле, матур вакыйгаларга бай булсын, ярышларда һәрвакыт җиңүчеләр баскычының иң югары үрен яуларга насыйп булсын!

Ләйсән Әхмәтова.