Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Җеназа хакында ниләр белергә кирәк?
27.11.2019

Җеназа хакында ниләр белергә кирәк?

Сорау: “Җеназа намазы нәрсә ул һәм аның хөкемнәре нинди?”

Җавап:
“Җеназа намазы — вафат булган мөселман кешегә укыла торган намаз. Ул гади намазлардан аерылып тора. Бу намазның төп максаты, мөселманнарның үлгән кардәшләренә шәфкатьле булып, аңа Аллаһ Тәгаләнең мәрхәмәтен вә мәгъфирәтен сораулары.
Гайшә (р.г.)дән килгәнчә, Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): “Һәрбер мәеткә 100гә җиткән санда булган мөселманнар өммәте шәфәгатьче булып, аңа җеназа намазын кылсалар, Аллаһ Тәгалә аларга шәфәгатьчелек кылыр”, — дип әйткән.
Габбас улы Габдуллаһ: «Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)нең түбәндәгене әйткәнен ишеттем: «Һәрбер үлгән мөселманга ширек кылмаган 40 ир-ат җеназа укысалар, Аллаһ Тәгалә шул мәет сәбәпле, аларга шәфәгать кылыр», — дигән.
Әле китерелгән хәдисләрдән аңлашылганча, мөселман кешесе күбрәк җеназаларда катнашса, Аллаһ Тәгалә аның өчен шулай ук шәфәгатьчелекне күбрәк булдырыр. Һәм, гомумән, җеназада катнашуның савабы бик бөек. Моңа дәлилләр итеп хәдисләр китерәм. Әбу Һурайрадан килгәнчә, Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) әйткән: «Кем җеназа намазында катнашса, аңа бер кыйрат, кем исә мәет күмелгәнче катнашса, аңа ике кыйрат». «Нәрсә соң ул ике кыйрат?» — дип сорагач, Рәсүлебез: «Ике бөек зур тау», — дигән.
Ә хәзер җеназа намазының хөкеменә кайтабыз. Аның хөкеме фарыз-кифая, ягъни кем анда катнашса, калганнардан төшә, ләкин беркем дә катнашмаса, бөтенесе дә гөнаһлы булалар. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) бурычы булучыларга үзе җеназа укымаган, башкаларга укырга кушкан. Шуңа күрә без җеназа намазын укыганда, мәетнең хуҗаларыннан әгәр аның бурычы булса, алар аның бурычын кайтарырлармы дип сорарга тиешбез, уңай җавап булса гына җеназа намазын укыйбыз.
Җеназа намазын үтәү бер мәзһәбтә бер төрле, икенчесендә икенче төрле. Безнең якта таралган хәнәфи мәзһәбендә җеназа намазының тәртибе түбәндәгечә: җеназа намазы басып укыла. Анда 4 тәкбир булырга тиеш. Беренчесеннән соң сәна (мактау) укылырга тиеш. Икенчесеннән соң салават Ибраһимия, ягъни гадәттәгечә намазда укыла торган салават әйтелә. Өченчесеннән соң мәеткә дога кылына, иң күп укыла торганнары: «И Аллаһ, тереләребезнең һәм үлгәннәребезнең, бер-беребезне күреп торучыларыбызның һәм арабыз­да булмаучыларыбызның, кечкенәләребезнең һәм олыларыбызның, ир-атларыбызның һәм хатын-кызларыбызның гөнаһларын ярлыка. И Аллаһ, кемне яшәтсәң, Ислам динендә яшәт, кемне исә вафат кылсаң, иманлы килеш вафат кыл. И Аллаһ, безне аның әҗереннән аерма, һәм безне аннан соң адаш­тырма». «И Аллаһ, аның гөнаһларын ярлыка, аңа шәфкать-мәрхәмәтеңне сал, аны аруландыр һәм гафу кыл, иңәсе урынын уңайлы кыл, керәсе җаен киң кыл, аны яңгыр суы, кар һәм явучы боз белән ю, ак күлмәк пычрактан чис­тарган кебек аны хаталарыннан пакьләндер, булган өеннән хәерлерәк өй белән алмаштыр, булган гаиләсеннән хәерлерәге белән алмаштыр, булган хатыныннан-иреннән хәерлерәге белән алмаштыр, аны җәннәткә керт һәм аны кабер вә ут газабыннан коткар»
Соңыннан дүртенче тәкбирне әйтеп бераз туктап торгач, ике якка сәлам бирелергә тиеш.
Шафигый мәзһәбе белән хәнбәлидә беренче тәкбирдән соң сәна түгел, фатиха сүрәсе укыла. Моның турында Шейхуль-ислам әйткән: «Җеназа намазында фатиха сүрәсен уку ул мөстәхәб гамәл». Шулай ук башка мәзһәбләрдә бер якка гына сәлам бирелә. Моның турында шәех Албани: «Җеназа намазында дөресрәге ике якка да сәлам бирү», — дигән. Шушы сүзләрдән соң хәнәфиләр җеназа намазын дөрес укымыйлар дигән тәнкыйть сүзләренә урын калмый. Җеназа намазының төп асылы — вафат булучыга мәрхәмәт вә мәгъфирәт сорап дога кылу. Һәм шулай ук бөтен мәзһәбләрдә бу намазның асылларыннан булган 4 тәкбирнең әйтелүе дә уртак.
Җеназа намазының шартлары түбәндәгечә: ният, кыйблага юнәлү, гаурәтләрне каплау, намаз укучының тәһарәтле, ә мәетнең госелле булуы, намаз укучының да мәетнең дә мөселман булуы, мәетнең намаз укучылар алдында булуы, намаз укучы тәклиф иясе булырга тиеш. Имам ир-атның башы тирәсенә баса, хатын-кызның исә күкрәк тирәсенә басып, җеназа намазын укый.
Еш кына: “Хатын-кызга җеназа намазына катнашырга буламы?” — дигән сорауны ишетергә була. Кайбер җирләрдә мөселман ирләр җеназа намазы укыган җирдән хатыннарны куып та чыгаралар. Шәригатебездә хатын-кызга җеназа намазын укырга тыя торган дәлилләр юк. Ягъни, әгәр хатын-кыз җеназа намазы укылганда шул урында булса, ул намазда катнаша ала. Яисә аның бик нык теге кешегә җеназа укыйсы килеп, анда бара алмаса, ул җеназа намазын хәтта өендә дә укый ала.
Әгәр кешенең тәһарәте булмаса, җеназа намазыннан калырмын дип курыкса, тәяммум алып та намазын укый ала. Әгәр кеше ниндидер сәбәп белән җеназа намазына бераз соңга калса, ул җитешмәгәннәрен тиз генә каза кыла, әгәр мәетне күтәрерләр дип курыкса, ул очракта тиз генә калган тәкбирләрне әйтеп куя, араларындагыларны укып тормый, ягъни сәнане, яисә сәна белән салаватны калдыра. Ләкин иң мөһиме, бу намазда дога кылынмыйча калырга тиеш түгел.
Җеназа намазын укыганда яисә мәет юганда аңа намаз уку мәсьәләсендә көчлерәк дәлилләр бар һәм алар буенча да нәрсә рөхсәт ителгәнен аңларга мөмкин. Әлеге дәлилләр буенча, Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) боларны кылган. Беренчесе: Сәүдә исемле мәчетне җыештыручы хатынга Пәйгамбәр (с.г.в.с.) аның каберенә барып җеназа намазын укыган. Чөнки сәхабәләр ул хатынга җеназа укыганда Рәсүлебезгә хәбәр итмәгәннәр. Икенчесе: Эфиопия патшасы ән-Нәдҗәши вафат булгач, Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) сәхабәләр белән аңа гаиб хәлдә җеназа намазын үткәргән. Ошбу рөхсәткә таянып, хатын-кызлар җеназа намазын өйдә үзләре генә укый алалар.
Күп сораулар тудыра торган тагын бер мәсьәлә: балага кайчан җеназа намазы укыла? Иң көчле дәлилләр буенча, балага җан кергәннән соң, ягъни 4 айдан соң, ул юыла һәм аңа җеназа намазы укыла. Әгәр яралгы бу гомергә җитмичә ана карыныннан төшсә, аны яхшылап сөртеп, чүпрәккә төреп күмәргә кушалар. Ә инде тере туганнан соң үлгән балага исем дә кушыла, гакыйка да кылына. Балага кылынган җеназада дога башкачарак укыла: «И Аллаһ, аны әти-әниләренә яхшы хәзинә, керемле башлангыч һәм җавап кылынучы шәфәгатьче кыл. И Аллаһ, аның аркылы әти-әнисенең әҗерләрен арттыр, кыямәттәге үлчәүләрен авырайт, аны тугры, игелекле элекке мөэминнәр белән тоташтыр, аны Ибраһим (г.с.)нең кәфиллегендә булдыр һәм аны мәрхәмәтең белән ут газабыннан коткар».
Ә кемнәргә җеназа укылмый? Беренчедән, дин юлында шәһид булып китүчеләргә, чөнки алар, Аллаһ әйтүенчә, мәетләр түгел, шуңа күрә аларга җеназа намазы да укыл­мый. Һәм белгәнегезчә, алар юыл­мыйлар да, кәфенләнмиләр дә. Икенчедән: җеназа кяферләргә укылмый, чөнки “Тәүбә” сүрәсенең 84нче аятендә ачыктан-ачык моңа тыю бар. Тәфсирләрдә сез моны төгәлрәк ачыклый аласыз. Башка дәлилләргә таянып, җеназа намазы юлбасарларга һәм үзләренә кул салучыларга шулай ук укылмый.
Исереп үлүчеләргә, начар холык белән шөһрәтле булган кешеләргә шул кешенең дәрәҗәсе лаеклы булмаганын күрсәтер өчен җеназаны имам кеше укымый. Ләкин аңа барыбер башка кеше җеназа намазын укып куя”.

Сорауга Ижау Җәмигъ мәчете имамы Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов җавап бирде.