Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Җан җылысы өләшәләр
7.09.2017

Җан җылысы өләшәләр

“Яңарыш” газетасын мин инде чыга башлаганнан бирле алдырам. Язмаларның күплеге, эчтәлекле булуы куандыра, чөнки редакция хезмәткәрләре җан җылысын биреп эшлиләр. Газетаның Россия прессасының “Алтын фонды”на кертелүенә дә бик сөендек. Редакция ишеген ачып керүгә, бик ягымлы исәнләшеп каршы алалар. Редакция хезмәткәрләрен сәхнәдә күреп тә сокландык. Казан театр артистларын да уздырдылар.

Халыкны мәдәни-агарту юлында армый-талмый хезмәт итүче Резидә Миркасыймова һәм Муса Җәлил исемендәге китапханәнең милли бүлек җитәкчесе Рәмзия Гыйззәтуллина турында да җылы сүзләремне юллыйсым килә. Алар да кайчан килеп кермә, шулай ук көләч йөз белән каршы алып, хәлләрне сорашалар. Яңа китаплар кайтса да, иң беренче Рәмзия миңа тәкъдим итә, чөнки китапханәдә мин укымаган китап калмады инде?! Ә нинди күңелле чаралар уздыра ул!
Дөнья йөзендә шундый кешеләр күбрәк булса, әйләнә-тирәбезне чолгап алган явызлык, рәхимсезлек кимрәк булыр иде.

Рәзилә Нурисламова, Ижау шәһәре.