Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Милли тормыш - “Җаным-каным белән мин татармын, яшәсәм дә, Удмурт җирендә”
5.03.2020

“Җаным-каным белән мин татармын, яшәсәм дә, Удмурт җирендә”

27 февральдә Ижау шәһәренең 6нчы санлы гимназия укучылары Халыкара туган тел бәйрәмен менә шундый шигъри юллар белән башлап җибәрделәр. Бирегә ерак араны якын итеп, балалар белән, әдәбиятны, телне, мәдәниятне сөю­челәр белән очрашырга Казан шәһә­реннән танылган язучылар килде. Татарстан Язучылар берлеге рәи­се Данил Салихов, “Мәдәни мирас” журналы мөхәррире, танылган ша­гыйрь, балалар язучысы Ләбиб Лерон, “Мәдәни җомга” газетасы мөхәррире, тарихи әсәрләр авторы Вахит Имамов балаларга тел, әдәбият, тарихыбыз турында тирән фикерләрен җиткерделәр. Аларны милли тормышта актив булырга өндәделәр. Укучылар татар телендә чыгыш ясап, туган тел турында шигырьләр сөйләделәр, “Асылъяр” фольклор ансамбленә йөрүче балалар җырларын бүләк иттеләр. Әлеге чыгышларны караганнан соң, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова: “Бу 6нчы санлы гимназиядә укучы балалар әле күптән түгел генә Казан шәһәрендә узган Халыкара “Дуслык җире” фестивалендә катнашып, Гран-при яулап кайттылар”, — диде һәм телебезне, гореф-гадәтләребезне сак­лауга үз өлешләрен кертүче балаларга һәм аларның җитәкчеләре Сергей Тепинга, әлеге кичәне оештыруга һәм балаларда татар теленә мәхәббәт тәрбияләүдә көч куючы татар теле укытучыларына зур рәхмәт белдерде.

Данил Салихов укучыларга мөрә­җәгать итеп, Татарстанда узган милли бәйгеләрдә катнашырга чакырды. “Хәзерге вакытта Рәсәйкүләм “Илһам” дип аталган әдәби бәйге бара. Анда үзегезнең иҗади эшләрегезне җибәрегез. Апрель аенда бәйгегә йомгак ясалачак. Сезне Казан шәһәренә чакырырлар. Моннан тыш, “Иделем акчарлагы” конкурсы уздырыла. Әгәр катнашсагыз, сез үзегезгә яңа дуслар, теләктәш кешеләр табарсыз. Татар халкының офыгын тагын да киңәйтерсез. Мин сезгә акыл өйрәтмим, сез яңа технологияләр белән эшләүче алга киткән кешеләр. Милләтне яшәтү өчен кулларыгыздагы телефоннан файдаланып та, үз өлешегезне кертә аласыз бит. Көн саен берәр шагыйрьнең шигырен укып, аны үзегезнең социаль челтәрдәге битегезгә куйсагыз да, аны күпме кеше карый һәм алар: “Бу милләт бетә торган түгел!” — диярләр.
Без мондый очрашуларга әдәбият белән кызыксынучыларны тапмабызмы, дигән өмет белән киләбез. Чөнки безгә алмаш кирәк. Күптән түгел генә арабыздан күренекле язучылар Ринат Батталов, Габдулла Галиев, Чыңгыз Мусин китеп барды. Максатыбыз — сафларыбызны тулыландыру”, – диде ул.
Данил Салихов кайчандыр үзенең дә мәктәп укучысы булып, шушындый ук парта артында утыруын, әдәбиятка килгән урау тормыш юлын балаларга кызыклы, мавыктыргыч итеп сөйләп үтте.
Ләбиб Лерон балаларга үзенең шигырьләрен укыды. Туган җирне, туган телне хөрмәтләү – үз-үзеңне үстерү икәнлекне мисаллар белән аңлатты. “Татар кызы” бәйгесендә катнашкан бер кыздан: “Сезнең иң зур хыялыгыз нинди?” — дип сорадык. Әлбәттә, бу сорау аны сынау өчен бирелде. Кыз: “Минем зур хыялым — Майкл Джексонны күрү”, — дип җавап бирмәсенме!? Мондый җавапны ишеткәч, шушы сылу кызның бар матурлыгы юкка чыккан сыман тоелды.
Балалар, бәлки сез киләчәктә зур кешеләр булырсыз, язучылар, җырчылар… Беркайчан да үзегезнең татар икәнлекне, милләтегез шәхес­ләрен онытмагыз”, — диде.
Вахит Имамов укучылардан татар шәхесләрен ничек белүләре турында кызыксынды. Татарларның батырлыгы, җаваплылыгы, тыйнаклыгына мисал булган шәхесләр турында сөйләп үтте. Ул укучыларны милләтебез тарихы белән күбрәк кызыксынырга чакырды.
Җирле шагыйрь Гыймран Сафин, Гөлфия Исхакова, Ибраһим Биектау-лы үзләренең шигырьләрен укыдылар, балаларга китапларын бүләк иттеләр.

“Яңарыш” газетасы мөхәррире, Удмуртиянең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе әлеге чараны оештыручы укытучылар: Рәсилә Габдрахманова, Гөлнирә Гафиева, Рәсимә Садыйкова, Рәзинә Җәлиловага рәхмәт белдергәннән соң, әлеге очрашуларның очраклы булмыйча, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан узуын ассызыклады. Алда халык санын алу кампаниясе көтүен искәртеп үтте һәм һәркем үз-үзенә: “Мин кем?” — дигән сорауны бирергә чакырды. «Катнаш гаиләләр күп, алар татарлыкларын онытмасмы?»– дип, борчылуын белдерде.
Кичә 12нче мәктәптә дәвам итте. Биредә дә әдәби рух хөкем сөрде. Ул 12нче мәктәп укучылары, Казан һәм җирле язучыларның чыгышлары белән үрелеп барды.
Ижау шәһәрендә Рәфилә Рәсүлева җитәкчелегендәге “Бәхет” ансамбле Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап Рәшидә Җиһаншинаның “Улларым” спектаклен күрсәтте. Әлеге әсәрне тамашачылар елый-елый карадылар, аягүрә басып, бик озак алкышладылар. Дөрестән дә, үзешчән артистлар әсәрнең тирән эчтәлеген, күңелгә үтәрлек итеп, ачып бирә алдылар. Казаннан килгән кунак Данил Салихов та артистларга югары бәя биреп, рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Халыкара туган тел көне уңаеннан оештырылган чара түгәрәк өстәл рәвешендә дәвам итте. “Яңарыш” газетасы каршында эшләүче “Балкыш” әдәби түгәрәге әгъзалары, Әгерҗедән, Казаннан килгән кунак­лар бу эшлекле сөйләшүдә китаплар нәшер итү юллары, әсәрләрнең сыйфаты, Язучылар берлегенә яшьләрне җәлеп итү мәсьәләләре күтәрелде.
Әдәбият, иҗат өлкәсендә каршылыклар юк түгел. Әмма әдәбиятның да, милли йолаларыбызның, гореф-гадәтләребезнең дә сакланып калуы милләттәшләребезнең татар телен белүенә бәйле. Телне өйрәнү, саклап калуга килгәндә, бүгенге көндә уңай чор кичермәсәк тә, өметне югалтырга ярамый, алга атларга, кулыбыздан килгәнне һәммәбез башкарырга тиеш. Үзебезнең Удмуртия җирлегендә татар сыйныфларында тәрбияләнүче укучылар:
“…Җаным-каным белән
мин татармын,
Яшәсәм дә, Удмурт җирендә…”
— дип, шигырьләр сөйләгәндә, нигә төшенкелеккә бирелергә?!

Элмира Нигъмәтҗан.