Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Җаваплы хезмәт башкаручы
13.06.2019

Җаваплы хезмәт башкаручы

Быел илебездә җинаять җәзаларын үтәтү федераль системасының бер тармагына – җинаять-башкарма инспекциясенә 100 ел тулды. Биредә үз эшләренә җаваплы караган хезмәткәрләр эшли. Ижауда әлеге инспекциянең Ленин районы буенча филиалы җитәкчесе, Эчке эшләр хезмәте подполковнигы Рузанна Наил кызы Аскатова белән танышкач, эшләренең никадәрле авыр булуына төшендем.
Рузанна Аскатова Ижауда туып-үскән. Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте системасында 20 елга якын хезмәт куя. Шуның 8 елы — җинаять-башкарма инспекциясендә. “Әлеге хезмәт системасына мин ирем вафат булгач килдем. Дуслары аның өчен хезмәт итәргә дип чакырдылар. Ул вакытта балалар кечкенә, ә монда хезмәт хакы да яхшы, ташламалар да бар. Шуңа риза булдым. Хәзер бу юлны сайлаганга бер дә үкенмим”, — ди ул. Рузанна Аскатова 8нче төзәтү колониясендә кадрлар бүлегендә эшли башлый. Бер елдан шәхси состав бүлеге җитәкчесе итеп билгелиләр. Бер үк вакытта психолог та, педагог та булырга туры килә аңа. Колониядә 5 ел хезмәт иткәч, шул ук шәхси состав идарәсенә җитәкче урынбасары итеп чакыралар аны. Тагын 5 елдан соң җинаять-башкарма инспекциясенең Ленин районы филиалына җитәкче булып килә. Шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм ителгән, төзәтү эшләре, мәҗбүри хезмәт билгеләнгән яки төрмәгә утыртмыйча башка төрле җәза бирү алымнары кулланыл­ган җинаятьчеләр белән эшли ул. Зарланмый, авыр һөнәрен ярата. “Әгәр дә җинаять кыл­ган кешегә ирекләреннән мәхрүм ителми генә җәза үтү билгеләнгән икән, без ул шушы юлны үтсен, төрмәгә эләкмәсен дип тырышабыз. Төп бурычларның берсе – инспекциядә исәптә торучыларның кабат җинаять кылуын һәм хокук бозуларын булдырмау. Кайсысыдыр үз хатасын вакытында аңлый, төзәлергә омтыла. Кызганыч, кайсысыдыр аңламый һәм ахырда төрмәгә эләгә. Төрле кеше бар, язмышлары да төрле”, — дип, сөйли Рузанна ханым, “Кемнеңдер яшәү, икенчесенең теркәлү урыны булмаска мөмкин. Кемгәдер баласын балалар бакчасына бирергә кирәк. Без аларга төрле мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкин кадәр ярдәм итәбез. Бер үк вакытта юрист та, психолог та булырга кирәк. Җинаятьче булсалар да, аларның безнең район гражданнары икәнлеген онытмыйбыз. Аеруча, әле яңа гына олы тормыш юлына баскан, ләкин инде җинаять кылырга өлгергән яшүсмерләр белән ныклап эшлибез. Хаталы язмыштан аралап калырга тырышабыз”.
Рузанна ханым белән шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм ителгән хатын-кызлар буенча рейдка да чыгарга туры килгән иде миңа (бу турыда “Яңарыш” газетасында язма урын алды). Шул вакытта аның һәрберсе белән дә уртак тел таба белүен, алар өчен борчылуын күреп шаккаткан идем. Рузанна Наил кызы өчен иң мөһиме – җинаять юлына басучыларның үз хаталарын вакытында аңлавы. Ул төпле киңәшләре, кирәк икән, кырыслыгы белән дә һәркемнең күңеленә ачкыч таба белә. Хезмәт итү дәверендә рәхмәт әйтеп килүчеләр дә булган. “Т. исерек килеш ирен үтерергә тырышканга күрә, шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән иде. Аның анкетасын карагач, аптырам калдым. Югары белемле, эшләгән урыннарыннан характеристикалары да яхшы. Үзе эчкечелек аркасында “бетә”, тормышын җимерә. Торырга урыны юк, тышкы кыяфәтенә карарга да куркыныч иде. Аның белән тәрбияви сөйләшүләр алып бардым, үгетләдем. “Сез бит иң беренче чиратта – хатын-кыз”, — дип бераз оялтып та карадым. Һәм ул мине ишетте, төзәлү юлына басты. Башта реабилитация үзәгендә яшәде. Аякка тиз бас­ты ул, әлеге үзәктә эшләп, хезмәт хакы ала башлады. Күпмедер вакыттан соң бизәнгән, чәчен матур итеп кистергән, ак күлмәк кигән Т.ны күргәч, мин аны башта танымый да тордым. Хәзер ул Сарапул шәһәрендә бик матур итеп яши, кияүгә чыкты. Кайчандыр эчкече анасыннан баш тарткан улы белән дә араларын төзәтергә ярдәм иттек. Бүгенге көндә аралашып яшиләр, оныклар тәрбияли. Елга бер-ике мәртәбә минем янга да килә, сөйләшеп утырабыз. Мондый вакыйгалар әлбәттә, күңелдә бары җылы хисләр генә уята. Эшебезнең иң югары нәтиҗәсе бу”, — дип сөйләде әңгәмәдәшем.
Рузанна Аскатова яшәгән йортта да булдым. Монда мин аны башка яктан ачтым. Кирәк икән йомшак, күп очракта кырыс та була белгән, тормышның ачысын да, төчесен дә үз җилкәсендә татыган ханымның өен төрле кул эшләре, рәсемнәр бизи. Керамикага, агачка бизәкләр төшерү, портретлар ясау – әлеге шөгыль белән кечкенәдән кызыксынган. Ижауның сәнгать мәктәбен тәмамлаган. Икенче югары белеме буенча юрист булса, беренче һөнәре сәнгать белән бәйле. Җинаятьчеләрне үз кулында ныклап тота белүче бу ханымның иҗади сәләтләрен күрү минем өчен үзенә күрә бер ачыш та булды. “Мин күбрәк әби белән үстем. Ул минем белән нык­лап шөгыльләнде, сәнгать мәктәбенә йөртте, сәләтемне үстерергә ярдәм итте”, — дип искә алды ул. Сәяхәт итәргә ярата. Егермегә якын илдә булган. Фотосурәткә төшерергә, хатирәләрен мәңгеләштерергә ярата ул. Фотоальбомында табигать, шәһәр күренешләре белән бәйле йөзләгән фотосурәтләр саклана. Сәяхәт иткән һәр ил, шәһәр турында озаклап сөйләргә мөмкин. Тик иң матур истәлеге балачагына барып тоташа. 4нче сыйныфны тәмамлагач, Минзәлә районына кунакка кайт-кач, татар телендә сөйләшергә өйрәнә ул. “Минем әти-әнием — Ижау кешеләре. Мәктәптә дә, өйдә дә күбрәк рус телендә аралашып үстем. Кунакка кайтырга авылда яшәүче туганнар да юк иде. Татар телен аңлыйм, ә сөйләшә алмый идем. Җәйге каникуллар вакытында әти-әнинең бер дуслары мине Минзәлә районына кунакка чакырдылар. Авылдагы балалар миннән Ижау турында сораштыралар. Мин рус телендә рәхәтләнеп сөйлим, алар мине тыңлыйлар, ләкин аңламыйлар гына бит. Әнә шулай бер көн үтте. Икенче көнне мин урамга уйнарга чыккач, “Син аңламыйсың”, — дип, минем белән уйнамый башладылар. Ә уйныйсы, аралашасы килә. Әнә шулай кечкенә генә вакыт аралыгында авылда мин татар телен өйрәндем. Бу минем беренче дәресем булды”, — дип көлеп, шул елларны искә алды әңгәмәдәшем. Улы белән кызына да татар телен өйрәткән ул. Балалары, оныклары туган телебезне, гореф-гадәтләрне белеп үссеннәр дип тырыша.
Тормышның ямен күреп, аңлап яши Рузанна ханым. Күп төрле талант иясе, киң кырлы шәхес буларак, беренче күрүдә үк үзенә карата бары тик хөрмәт хисләре генә уятты ул. Тынгысыз эшендә уңышлар һәм иҗатыннан аерылмавын теләп калам.

Эльвира Хуҗина.