Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Яңа традиция — матур вакыйга!
30.08.2018

Яңа традиция — матур вакыйга!

Мукшурда беренче тапкыр үткәрелүче Авыл көненә читтән кайтучылар гына да 400ләп иде. Бәйрәмнең дә бәйрәме булды авыл башындагы түгәрәк мәйданда. Көндезге сәгать 10да башланган авыл бәйрәме төнге 12гә кадәр дәвам итте. Бу гаҗәеп матур табигать кочагында яшәүче авылның кешеләре киң күңелле, бердәм, тыйнак икәнен ишетеп белә идек. Моның шулай икәнлеге бәйрәмнең киң масштаблы һәм бик ныклы әзерлекле булуында ачык чагылды.
Мукшурның иң өлкән кешесе Әминә Шагова, иң яше Рамаль Атаманов, ветеран укытучы Рәйсә Сәлимгәрәева, гомер буе авыл халкының сәламәтлеге сагында торган Любовь Шәйдуллина һәм быел 80 яшьлек юбилеен бәйрәм иткән Хәтимә Гыйльметдинова сәхнә түрендә тагын бер кабат хөрмәтләнделәр. Рәйсә апа үзе укыткан укучыларын янына чакыргач, сәхнәдә урын җитмәде хәтта. Аның Ижауда яшәүче кызы Резеда Гайнетдинова туган авыл турында шигырьләрне күңел кылларын тибрәтерлек итеп укыды.
Мукшурда туып, данлы эшләре һәм иҗатлары белән киң танылу алган Татарстанның атказанган механизаторы Тимербай Моратов, орденлы комбайнчы Флүр Закиров, туган авылы елъязмасын язган Илдархан Субаев, Мукшур авылыннан иң беренче югары белем алган баш икътисадчы Радик Фәйзуллин, Тәбәрле авыл җирлеге башлыгы Мирзалиф Харасов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флера Хөрмәтова турында зур горурлык хисләре белән бәйрәмне алып баручы Эльза Гыймазова һәм Нәзилә Шаһабиева сөйләделәр.
Моннан 100 еллар элек биредә 700дән артык кеше яшәгән. Хәзер туган авылына тугрылык саклап 60 кеше яши. Мукшурда озак еллар тату, үрнәк гаилә булып яшәүчеләрне аерым атадылар, аларга карата соклану сүзләре күп яңгырады.
Мукшур чишмәсенә, туган төбәккә багышланган бик күп җырлар яңгырады авыл бәйрәмендә. Мукшурда туып-үскән атаклы баянчы Флера Хөрмәтованың бар татар дөньясын биеткән көйләре яңгырый башлагач, халык мәйдан тутырып биергә чыкты. Уеннарда да бик актив катнаштылар. Кичен прожекторлар яктысында уздырылган дискотекага яше-карты җыелды. “Туган авылны, аның халкын болай зурлаган бәйрәмдә катнашканым юк иде әле. Авыл төшләргә кереп йөдәтә. Бу бәйрәм сагышларга дәва булды”, – диде Ижаудан кайткан Венера Мөхтәсимова.
“Бик бай табын әзерләгәннәр туган авылым кешеләре. Мирзалиф Миргазиз улы бәйрәмгә тәкә суеп биргән. Ашлары бик тәмле булды. Туган авылымда самавыр чәе эчеп сыйландык. Авылдашларыма мең рәхмәт”, – диде Кырындыдан 89 яшьлек Һава Әхмәтова.
Язмамны язучы-сатирик Камил Кәримов сүзләре белән тәмамлыйм: “Мин Сокман кияве булуым белән горурланып яшим. Хәзер Мукшурга кайтып йөрибез. Мукшур – минем өчен җәйге ялны үткәрә торган бердәнбер рәхәт урын. Ә бу Авыл көне бәйрәмегез яңа традиция — матур вакыйга!“

Асия КОРБАНГАЛИЕВА, Әгерҗе шәһәре.

Фотосурәттә:
Резеда Гайнетдинова шигырь укый.