Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Яңа сәламәтлек сукмагы
24.10.2020

Яңа сәламәтлек сукмагы

23 октябрьдә Ижау шәһәренең Ленин районында урнашкан Коралчы Драгунов исемендәге скверда яңа сәламәтлек сукмагы ачылды. Әлеге тантаналы чарада Шәһәр думасы рәисе Фәрит Губаев, Ленин районы хакимияте башлыгы Рамил Гайнуллин, биредә яшәүчеләр катнашты. Тантаналы ачылыш әлеге сукмактан скандинавия йөреше белән йөрүдән гыйбарәт булды.

Сукмак урман аркылы үтә. Бу тирәдә яшәүчеләр әлеге сукмакны әйбәт белә. Чөнки монда саф һава суларга чыгучылар да, йөгерүчеләр дә күп. Мәктәп укучылары физкультура дәресендә дә әлеге сукмактан йөгерәләр. Ут белән яктыртыл­маган сукмактан йөрү бераз шомлырак иде. 2019 елда скверны төзекләндерә башлагач, биредә яшәүчеләр әлеге территорияне ял итү өчен генә түгел, спорт белән дә шөгыльләнү өчен кулланырга кирәк дип тәкъдим әйттеләр. Әлеге тәкъдимне Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов күтәреп алды. Хәзер биредә чыннан да матур, уңайлы, куркынычсыз. Сукмакның озынлыгы — 1,5 км, аны 57 яктырткыч яктырта. Димәк, иртән-кичен караңгы вакытта да шөгыльләнергә була. Шулай ук биредә навигацияле (күрсәтмә) стендлар да бар. Шәһәр думасы рәисе Фәрит Губаев: “Әлеге сәламәтлек сукмагы шәхсән миңа бик ошады. Бөтен шартларга туры китереп эшләнгән. Аяк асты да җайлы. Скандинавия йөреше белән мин ярты ел шөгыльләнәм һәм шуны әйтә алам: бу — шәһәрдәге иң яхшы сәламәтлек сукмагы”, — диде. Сукмакны төзекләндерү эшләре кулдан башкарылган һәм ул 3 миллион сумга төшкән. Биредә эш моның белән генә бетмәячәк. “Без якын-тирәдә яшәүчеләрнең фикерләрен, теләкләрен җыябыз. Киләчәктә биредә эш дәвам итәчәк. Планнарыбыз зурдан. Аның берсе — балалар өчен бау паркы булачак”, — диде Ленин районы хакимияте башлыгы Рамил Гайнуллин. Паркның гомуми мәйданы — 12 мең кв метр тәшкил итә. Аны төзекләндерү, тәртипкә китерү — тулысынча Ленин районында яшәүчеләрнең теләге.