Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Яңа китап — «Күңелем фасыллары»
21.02.2018

Яңа китап — «Күңелем фасыллары»

2017 елның азагында шушы исем астында шагыйрә Гөлфия Исхакованың Татарстан китап нәшриятында шигырьләр китабы басылып чыкты. Шигырь сөючеләр өчен Гөлфия Исхакова яңа исем түгел. Бу җыентык — аның инде җиденче китабы. Татар укучысы гына түгел, руслар да Гөлфия Исхакованы рус телендә басылып чыккан “Судьбы крутые повороты” исемле китабы аша яхшы беләләр. Үзе яши торган Воткинск каласында Удмуртия Язучылар берлегенең Вот­кинск бүлегендә Гөлфия Исхакова үзен шигърияттә дә, прозада да актив эшләүче язучы буларак танытты. Аның әсәрләрен укыйлар, үзен хөрмәт итәләр. Шатлыклы күренеш. Заманның язучыны түгел, ә акча капчыкларын гына хөрмәт иткәнен исәпкә алсак, бигрәк тә.
Автор әйтүенчә, ул нәшриятка биш йөзләп шигырь тәкъдим иткән һәм 400дән артык битле китап чыгуын көткән. Ләкин чынбарлык күп очракта без теләгәнчә булмый шул. Китап нәшрияты Гөлфия Исхакованың йөзгә якын шигыре тупланган, кечкенә форматта, бик матур дизайн белән эшләнгән китап чыгарган.
Халыкның “кечкенә дә төш кенә” дигән әйтеме, әйтерсең Гөлфиянең ки­табы турында сөйли. Китапта шагыйрәнең төрле елларда иҗат ител­гән лирик шигырьләре тупланган.
Ләкин мәхәббәт шигырьләренең дә төрлесе була бит. Бер калып буенча, чәчәкләр, бакча, сандугач сайравы, тулган ай, гашыйклар серләшүе һ.б. шундый поэтик образлардан әвәләнгән, укучыны уйландырмый да торган сүз җыелмаларыннан торганнары була.
Такташ әйтмешли, “үзе иске нәрсә” дә булган, “ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта” да ала торган нәрсәне чәчәкләрсез, сандугачсыз, тын бакчасыз да кеше күңеленең иң нечкә кылларын тибрәтерлек, йөрәкнең иң тирәндәге күзәнәкләренә үтеп керерлек сүзләр, образлар табып, укучыны уйландырырлык, дулкынландырырлык итеп язучылар да бар. Гөлфия Исхакова шулары исәбенә керә торгандыр, мөгаен. Укучы аның бу китабын укып чыккач, бу фикер белән килешер дип уйлыйм.
“Белмисең шул күңелемдә ни барын…
Диңгез сыман төпсез, чиксез моң-зарым.
Күзләремдә фәкать алар чагыла,
Очар коштай җаным канат кагына…
(“Белмисең”)
…Беләсеңдер бит, хыял-өметләрем
Тәгәрәвен упкын төпләренә.
Давылларга каршы барачагым,
Баса-баса синең эзләреңә…
(“Көтәм”)
Шагыйрәнең милләт өчен, аның киләчәге өчен борчылып, туган телебезгә куркыныч янавы өчен хафаланып язган шигырьләре укучыны битараф калдырмас дип уйлыйм.
Тормыш, кешенең дөньядагы урыны турында фәлсәфи уйланулары, киләчәк өчен борчылу хисләре аның иҗатында да урын ала. Туган җир матурлыгы, аңа ярату хисләре — һәр шагыйрьнең дә беренче язган юллары шул турыда булу һич тә гаҗәп түгел.
…Кояш йөзен язга боргандыр,
Әнкәй йорты ничек торгандыр?!
Бәлки кабат тәрәз каршында
Сыерчыклар оя коргандыр…
(“Яз килгәндер инде”)
Автор инде үзе дә — ана, әби. Ләкин үзенең газиз анасына ярату хисе — мәңге шиңмәс гөл…
…Икеләтә шифа сыман җанга
Әнкәй кулы тигән үләннәр.
Башым куйсам, хыялларга чумам,
Кайт, дип чакыра мине үзәннәр…
(“Әнкәй бүләге”)
Җыентыкка кергән шигырьләр те­­ләсә кайсы таләпчән укучының да кү­­ңеленә хуш килерләр дип уйлыйм.
Китапның редакторлары ях­шы эш­ләгәннәр. Хәер, 500ләп ши­гырьдән иң яхшы йөзен генә сайлап алгач, башкача булуы мөмкин дә түгел.
Гөлфия Исхакованың “Күңелем фасыл­лары” китабын халыкка тәкъ­дим итү кичәсе 9 февральдә Воткинск каласында узды. Ул “Тургай” ансамбле, Ижау һәм Чайковский ка­лаларыннан килгән кунак­лар чыгышлары белән үрелеп барды.

Гыймран Сафин,
Ижау шәһәре.