Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Яңа ел белән!!!
1.01.2018

Яңа ел белән!!!

Хөрмәтле Удмуртия Республикасы халкы! Кадерле дуслар!

Яңа 2018 ел белән чын күңелдән котлауларымны кабул итеп алыгыз! Әлеге гаҗәеп бәйрәмне без барыбыз да зарыгып көтеп алабыз. Күтәренке кәеф, бәйрәм хисе белән, Яңа ел алдыннан узган елга нәтиҗә ясап, киләчәк турында уйлар вакыт бу.
Узып баручы ел минем тормышымда күп нәрсәне тамырдан үзгәртте. Апрель аенда Россия Президенты Владимир Владимирович Путин миңа республика җитәкчесе вазифасын тәкъдим итеп, үземне сынап карарга мөмкинлек тудырды. Сентябрь аенда сез минем кандидатураны хупладыгыз. Миңа ышаныч белдерүегез өчен зур рәхмәт.
Удмуртия — гүзәл җир. Мин моңа районнарга һәм шәһәрләргә күпсанлы сәфәрләргә барган чакта шәхсән инандым. Табигать матурлыгын һәм туризм өчен уникаль урыннарны үз күзләрем белән күрдем. Республиканың югары технологияле сәнәгате, алга киткән авыл хуҗалыгы, заманча ИТ-компанияләре, бай мәдәнияте һәм күпкырлы сәнгате гаҗәпкә калдырды. Яхшы медицина һәм мәгариф учреждениеләре миндә соклану уята.
Әмма иң мөһиме ул — әлбәттә, сез, республикабыз халкы: сәләтле һәм хезмәт сөючән, җаваплы һәм тыйнак өлкәннәр һәм яшьләр. Удмуртиядә 130дан артык милләт вәкиле үзара дус һәм тату яши. Бу безнең бүгенге һәм киләчәк уңышларыбызның нигезе булып тора.
Мин үземә йөкләнгән җаваплылыкны яхшы аңлыйм. Тугыз айда республиканың социаль-икътисади потенциалын төрле яклап бәяләдек, мөһим мәсьәләләрне хәл иттек, үсеш юнәлешләрен билгеләдек. Бүген Удмуртия җитәкчеләре командасының анык эш планы бар. Республика үсеше буенча һәм максатларга ирешү юлларын ачык күзаллыйбыз.

Яңа ел сезгә бары тик яхшы үзгәрешләр генә алып килсен. Алдагы ел уңышлы һәм бәхетле булсын. Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек телим!

Удмуртия Республикасы Башлыгы Александр Бречалов.

Мөхтәрәм милләттәшләр!

Үзенең олы мәшәкатьләре, игелекле эшләр белән тагын бер ел тарихка кереп бара. Татар дөньясы өчен ул истәлекле, күркәм вакыйгаларга бай булды. Алдыбызда торган гаять зур эшләрне башкарыр өчен Яңа 2018 ел ишегебезне кага. Һәркайсыбыз бу көннәрдә ниндидер сер, өмет-хыялларның тормышка ашып яшәвен тели. Милләтебезнең киләчәге өчен башкарган уртак эшләребез Яңа елда да уңышлы дәвам итсен. Безгә үз тормышыбызны җайларга, бер-беребез белән ярдәмләшергә, рәхмәтле булырга акылыбыз һәм көчебез җитәр дип ышанам.
Кадерле дуслар! Яңа елда халкыбызга бердәмлек, сәламәтлек, татулык, зирәк акыл һәм нәтиҗәләр телим. Рухыбыз нык, өстәлләребез мул, көннәребез имин булсын.

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Вәсил Шәйхразыев.

Иҗат утында бергәләп яныйк!

Удмуртия җирлегендә яшәүче хөрмәтле әдәбит сөючеләр, каләм әһелләре, «Яңарыш» газетасы! Сезне ихлас күңелдән  2018нче ел белән котлыйбыз!
Татар, удмурт халкы гомер-гомергә аралашып, үзара бер-берсенең уңышларына сөенеп яшәделәр. Киләчәктә дә бу уткүршеләр бер-берсен хөрмәт итеп, берсенең табынында берсе кунак булып яшәрләр дип өметләнәбез. Удмуртия җирендә яшәп, татар телендә иҗат итүче каләмдәш дусларыбызны алдагы елда сау-сәламәт булып, иҗат уңышларына күмелеп яшәүләрен телибез.
“Яңарыш” газетасының 25 елдан артык әдәбият, сәнгать һәм мәдәниятне үстерү юнәлешендә нәтиҗәле эшләве, Әгерҗе районы белән дә тыгыз элемтәдә булуы безнең өчен дә зур сөенеч!
2018 елда Әгерҗе районында аксакал язучы Габдулла Галиевның 90 яшьлек юбилеен, Чыңгыз Мусинның яңа гына дөнья күргән китабын тәкъдим итү кичәсе үткәреләчәк. Шушы кичәләрдә һәм Удмуртиянең үзендә үткән әдәби чараларда кабаттан очрашырга насыйп итсен безгә.

Сезгә яңадан-яңа уңышлар, иминлек теләп, Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Данил Салихов.