Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


18.01.2018

Яңа елда яңача

2018 елны, эт елын, без Девятерня авылы халкы бик сагынып көтеп алдык. Фәнис Арс­ланов тырышлыгы белән булдырылган «Гаилә нык булса, Ватан да көчле була» исемле ял паркында балалар өчен Яңа ел символикасы булган эт формасында 3 метрлы биеклектәге тау, ике фил сыны ясалды. Парк алдында ук Кыш бабай, Кар кызы сыны каршы ала. Сыннар ясаганда ярдәм иткән Нәҗметдиновлар, Галимовлар гаиләсенә рәхмәт әйтәсе килә. Балалар өчен парк уртасында төрле-төрле сыннар – әкият геройлары булдырылды, әти-әниләр ярдәме белән Кыш бабай күчтәнәче таратылды. Жырлар-биюләр булды. Яңа ел каникулында да әлеге паркта балалар тавышы өзелмәде. Ял иттеләр, фотоларга төштеләр. Авылдашыбыз Гөлсинә апа Мирфаяз кызы Ситдыйкова әйтмешли, парк алды, коймалар кар бөртекләре, гирляндалар утыннан балкып торгач, авылыбызга ямь керде. Фәнис Арс­лановка 31 нче декабрь көнне бал-маскарадта да рәхмәт сүзләре житкерелде. Кышкы каникулда да әлеге паркта төрле уеннар, Кыш бабай белән ярыш, конкурслар, чана, чаңгы ярышлары Гөлүсә Гатауллина, Алия Арсланова житәкчелегендә оештырылды. 2017 елның 22 декабрендә килгән Кыш бабай безнең Девятерня авылыннан 3 гыйнварда гына китте.
Елларыбыз имин булсын! Бергә булыйк, бердәм булыйк!

Алия Арсланова, Девятерня авылы.