Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Яңа елга — яңа өметләр белән!
30.12.2020

Яңа елга — яңа өметләр белән!

Яңа 2021 елга да аяк бастык. Иске елны озатканда, һәрберебез билгеле бер нәтиҗәләр ясый, киләсе елга яңа планнар кора. 2020 кәбисә елы пандемия, коронавирус, битлек-перчаткалары белән генә түгел, күңелле вакыйгалары, шатлыклы мизгелләре белән дә истә калгандыр, дип уйлыйбыз. Шушы уңайдан республикабызның шәһәр-район һәм авылларында яшәүчеләр белән аралаштык.

Зөлфәт Арсланов (Сарапул):
“Яңарыш”ны укып чыгарга ты­рышам. Бик ошый. Куйган максатлар үтәл­де диярлек. Яңа елга кергәч, 10 көн­лек каникулда нәтиҗәне иркенләп ясарга исәп… Сәламәт булып, гел хәрәкәттә булыйк. Бай тарихыбызны яхшы гамәлләр белән бае­тыйк. Бердәм булыйк! Шушы көннәрдә сабыйларны сөендерү өчен аларга Кыш бабай күчтәнәчләре өләштек, Чыршы бәйрәме оеш-
тырдык”.

 

Әлфидә Халикова (Каракүл):
“Газетага языл­дык. Ничек шулай 2 абунәче булсак, быел да — 2 абунәче. Мин “Яңарыш” газетасын һәрчак көтеп алам, чөнки газета битләрендә минем туган ягым, таныш кешеләр турында язмалар еш бирелә. Аларны күргәч, очрашкан, күрешкән кебек булам. Әгерҗе районы Тугызбуй төбәге кешеләр Удмуртия татарлары турында мәкаләләрне яратып укыйм. Үзем укыгач, газетаны Арзамас авылына җибәрәм. Алар да укыйлар. Быел Каракүл татарлары өчен авыр ел булды: Чеганда авылында яшәүче барча мөселман кардәшләребезне олылап, бакыйлыкка чын мөселманча озатучы ак әбиебез вафат булды. Арзамас авылында яшәүче аксакалыбыз, үрнәк гаилә башлыгы Фәйзелгаян абый белән тормыш иптәше Гөлфәния апаны рәхимсез вирус безнең арадан алып китте. Татар моңын, татар мохитен яраткан Финя апаны вирус алып китте. Эшләребезгә килгәндә, мәдәният йортыбызны яңарттык. 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көнен һәм Удмуртиянең 100 еллыгын билгеләп үттек. Ул көнне радиодан 20 минут саен 3 телдә – татарча, удмуртча, русча котлау сүзләре, теләкләр яңгырап торды. Очрашып күрешергә ярамагач, телефон аша милләттәшләребез белән көн дә сөйләшеп торабыз. Авыр хәсрәт килгән минутларда ярдәм сорап, Сарапул, Ижау, Үтәгән, Иске Эсләк муллаларына мөрәҗәгать итәбез. Һәркайсы чын күңелдән булыша. Без, Каракүл җирлегендә яшәүче мөселманнар, безне авыр минутта ташламаган һәр мөселман кардәшебезгә җан тынычлыгы, күңел байлыгы, исәнлек-саулык, гаилә бәхете телибез. 2021 ел үзенең уңышлары, сөенечләре, бәхет-шатлыклары белән килсен иде”.

Кәрам Гыйләҗев (Якшур-Бодья): “Якшур-Бодьяда 32 газета ала идек. Хәзер дә шулай ук. 30 газетаны безгә депутатыбыз Софья Широбокова яздырып бүләк итә. Үзем дә, хатыным да газетаны көтеп алабыз. «Әдәби сәхифә»не, «Ижау — иҗат мәй­­даны»н, табигать турын­да, булган хәл­­ләр, гый­б­рәтле хәлләр ту­­рында яз­ма­­ларны яратып укыйм. Элек “Хат юлга чакырды” руб­ри­касы бар иде, соңгы вакытта күренми. Районда төрле милләтләрнең шигырь уку конкурсы булды. Ул 3 телдә барды. Бездән бер кыз катнашты. Аны без “Туган телем — иркә гөлем” конкурсына да әзерли идек. Пандемия аркасында килеп чыкмады. Татарча аңлаучы жюри булмагач, мин аны бәяләргә үзем бардым. Ул аны бик тырышып, аңлаешлы итеп, интонация белән укыды. Май аенда мөселман зиратында өмә уздырдык. 2020 ел буе авыру белән көрәшеп яшәдек. Без 2020 елда Сабантуй уздыру планы белән яшәгән идек, шушы планны без 2021 елга күчердек. Аллаһ боерса, киләсе елда үткәрергә ниятлибез. Барыбызга да сәламәтлек телим, афәтләрдән сакланып яшәргә язсын”.

Бриллиант Абдрахманова (Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе каршында эшләп ки­лү­че “Ак калфак” оешмасы җи­тәкчесе):
“Газетаны коллектив белән ел саен яздырып алабыз. Һәр санны, һәр язманы укырга тырышам. Миңа, педагог буларак, балалар рубрикасы ошый. Аларның язмаларына куанам, чөнки балалар телебезне белергә, оныт-маска тиешләр. 2020 ел авыр ел булса да, шәһәребездә, районыбызда бик күп эшләр башкарылды. Шәһәребез елдан-ел үзгәрә, матурлана, ял итү зоналары арта. Балалар бакчасында куйган максатларны гамәлгә ашырып киләбез. Педагоглар балалар белән төрле халыкара, Рәсәйкүләм конкурсларда катнашып, 1-2 нче урыннарны алдылар. Пандемия вакыты булуына карамас­тан, бик күп чаралар оештырылды, онлайн-семинарлар уздырып, тәҗрибә уртаклаштык. Гаиләмә килгәндә, зур хыялабыз тормышка ашты: Татар Базары бистәсендә йорт сатып алдык. Газета укучы милләттәшләремә теләкләрем шул: таза, исән-сау булып, 2021 елда һәммәсенең хыяллары тормышка ашсын!»

Светлана Касимова (Балезино районы Кистем авылы): «Яңарыш» газетасын инде күп­тән­нән элемтә бү­леге аша яздырам. Һәр рубрикасын бик яратып укыйм. Мәдәният йортында эшләгәч, үзебезнең эшебезгә кирәк язмаларны кулланам. Дөнья ул – киң дәрья, төрле кешеләр. «Газета яздырасызмы?» – дип сорасаң да, төрле җаваплар ишетергә туры килә. «Безгә кирәкми», «Укый белмим», – дип тә әйтәләр. Кешене белеп булмый, һәр кешенең үзенең үзаңы. Ә менә миңа “Яңарыш” бик кирәк, күңелемне агарта. Мин элек-электән үк «Сөембикә» журналын да, «Диләфрүз» газетасын да яздырып алам. Шигырьләр укырга бик яратам. Хәзерге авыр заманда юмористик язмалар күбрәк булсын иде. Татарлар дөнья буйлап сибелгән. Без менә «Түгәрәк уен» татар фольклор фестиваленә барып, төрле татарларны күрдек, ә һәркем бит йөрми… Безне читтә яшәүче татарлар белән дә таныштырырга кирәк. Мәсәлән, Себердә, Урал, Кырымда яшәүче татарлар белән таныштыру зыян итмәс иде… Ничек яшиләр, нинди эшләр башкаралар?.. “Яшьлек адымы” рубрикасында республикабызда яшәүче төрле эшләр алып баручы яшь егетләр һәм кызлар турында укыйсы килә. Бар бит андыйлар. Алар арасында кем генә юк?!. Укымышлылар да, музыкантлары да, техника белән эшләүчеләре дә, авыл хуҗалыгында эшләүчеләре дә бар. Туган телләрен беләләрме, үз туган телендә сөйләшәләрме, оялмыйлармы үз милләтләреннән, гореф-гадәтләребезне сак­лыйлармы? Безнең өметебез — яшь буында. Милләттәшләребезгә, газета укучыларыбызга, «Яңарыш» газетасының редак­циясендә эшләүче хезмәткәрләргә иң элек саулык телим. Саулыкта — байлык, дип әйтә бит безнең халык. Гаиләләрегезгә тынычлык насыйп булсын, гаилә учакларыгыз янып торсын, шуның җылысында җан рәхәтен табып торыгыз. Яңа елга кергәндә теләгән һәрберегезнең теләкләре кабул булсын! «Яңарышка» яраткан укучыларының күп булуын, уңышлар телим».

Тәлгать Салахов (Камбарка):
“Газетасыз мөмкинме соң? Башыннан ахырына ка­дәр укып чыгабыз. Хатыным кызганыч булганнарын елый-елый укый. Кирәк­ле, файдалы киңәшләрен җыеп та куябыз. Милләттәшләребез белән аралашып, күрешеп, очрашырга да бирми әле бу пандемия. Яшебез 65тән узгач, шул законны бозмыйбыз дип, өйдән дә чыкмыйча ятабыз инде. Милли эшләр сүрелеп тора әле. Камбаркада мәчет салу уе белән яшибез. Район башлыгына урын сайлау буенча хәзрәт һәм Удмуртия Диния нәзарәте әгъзалары белән бергә кереп, сөйләшеп киңәшләштек. Ул ризалык бирде. Урын билгеләнде”.

Мәсхүдә Бәхтиева (Кияс):
“26 декабрьдә туристлар килеп китте. Шуңа тырышып әзер­ләндек. “Чулпан” ансамбле белән “Әбиемнең кү­ңел санды­гы” тамашасын күрсәттек, Байсар авы­лы халкы тормышы, музейдагы экспо­натлар белән таныштырдык. Милли уеннарыбызны да күрсәттек. “Бәләк әйләндереш” уенын уйнап күрсәттек, турист­лар белән бергәләп уйнадык, аларны да өйрәттек. “Чулпан” ансамбле Казанда узган “Түгәрәк уен”да “Иң яхшы җырлаучы коллектив” исемен яулады. Алдагы елда туризмны тагын да киңәйтергә тырышабыз. Мәдәният йортын да төзекләндереп булмасмы дигән өметләр белән яшибез. Рәсәйкүләм форумда җиңү яуладым. Мин анда “Карга боткасы” проекты белән чыккан идем. Байсар авылында 50 кеше яши. Шулай булса да, авыл бетмәсен, яшәсен, дип тырышабыз. Киястан, Тауҗамалдан киләләр, бергәләп Мәүлет кичәсен, Корбан, Ураза бәйрәмнәрен үткәрәбез. Һәр атнаны Тауҗамалга дәресләргә, укырга йөрибез. Анда Сарапулдан Әхмәт һәм Габдуллакәрим хәзрәтләр килеп укыталар. Алар безгә эчтәлекле вәгазьләр сөйлиләр, дин юлыннан барырга өйрәтәләр. Акрынлап гарәп әлифбасын да өйрәнә башладык. Газетаны Байсарда — 7 кеше, Тауҗамалда 10 кеше алдыра, бик яратып укыйлар. Аралашканда: “Син моны укыдыңмы? Менә укы әле, бигрәк тормышчан язылган бит”, — дип, үзләренең киңәшләрен дә бирәләр.

Алия Абдуллина (“Ак калфак” оешмасы):
“Газетаны укымыйм. “Яңарыш” – та­тар телен өй­рәнү өчен, татарлар тормышындагы яңалыкларны белү өчен бердәнбер чыганак, минемчә. Мин рус мәктәбендә укыганлыктан, татарча белми идем. Китапханәдән китаплар алып, шуларны укый-укый татар телен өйрәндем. Теләге булган кеше укырга өйрәнә ала. Татарча аңламыйбыз дип әйтү, ул бер хәйлә генә. Алдагы елларда да газетаның тиражы, газета укучылары артсын.
Пандемия булганлыктан, чараларны онлайн оештырабыз. Башкорт орнаментларын ясау буенча остаханә уздырдык. Космонавтлар паркында татар кызы белән татар егете сынын урнаштыру буенча эш алып барам. “Ижау, укы!” акциясендә катнашып, беләзек, төймәләр ясарга өйрәттек. 2021 елда карантин бетеп, киң форматта эшләргә насыйп итсен! Удмуртиянең районнарына да чыгып, татарлар белән очрашып, аларга да остаханәләр уздырасы килә”.
Яңа елга күтәренке рух белән керик, дуслар!

Гөлнара Вәлиева.