Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Яңа елга — яңа машина
1.01.2018

Яңа елга — яңа машина

Шушы көннәрдә “Россия почтасы”ның Удмуртиядәге филиалында машина йөртүче булып эшләүче Рамил Садыйков гаиләсенә бәхет елмайды. Ул Россия күләмендә “Россия почтасы” машина йөртүчеләре арасында узган “Иң яхшы машина йөртүче” дигән ярышта беренче урынны яулап, Ford Fiesta автомобиле белән бүләкләнде.
Рамил — Ижау егете. Әти-әнисе Әгерҗе районы Тугызбуй якларыннан, шуңадырмы татарчаны бик яхшы белә, саф татарча сөйләшә. Татарча яхшы белүенең сере турында соравыма: “Өйдә дә гел татарча сөйләшәбез, каникулда гел авылда яши идем”, — дип җавап бирде Рамил тыйнак кына.
Шәһәребездәге 76нчы мәктәпне тәмамлап, армия сафларында хезмәт иткәннән соң кайтып, элемтә бүлегенә эшкә урнаша. Шул елларны искә төшереп, Рамил: “Минем әнием гомер буе элемтә бүлегендә эшләде. Армиядән кайткач та, аның янына эшкә урнаштым. Куркынычсызлык хезмәтендә 2 ел эшләгәннән соң, 3 ел инкассатор булып хезмәт куйдым, аннан машина йөртүче эшенә күчтем. Инде 10 елдан артык машина руле артында.
Эш урынымда төрле конкурс-ярышлар булып тора. Шуларның берсендә мин дә катнашып карамакчы булдым. Бу — “Россия почтасы” машина йөртүчеләре арасында иң-иңнәрне ачыклау ярышы. Ул һәр елны уза. “Россия почтасы” генераль директоры Николай Подгузов әйтүенчә, безнең оешмада 17 меңнән артык машина йөртүче хезмәт куя икән.

Беренче тапкыр 2015 елда бу ярышта катнашып карадым. Башта Удмуртия күләмендә җиңү яуладым, ә күрше-тирә төбәкләр арасында 3нче урынга ия булдым. Ярышларда үземне сынап карарга яратканлыктан, быел тагын катнашып карыйсым килде. Әлеге ярыш 3 этаптан торды. Беренче этабы сентябрь аенда Удмуртиядәге элемтә бүлекләре хезмәткәрләре арасында узды. Мин анда җиңү яулап, Идел буе федераль округы буенча ярышларга үттем. Анда мин беренче урынга лаек булдым. Соңгы этап Сочида үтте. Ярышлар машина йөртүчеләрнең иң-иңнәре арасында булды. Биредә үз осталыкларын 10 шофер сынады. 16нчы декабрь көнне юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрне карточкалар буенча тикшерделәр (20 сорауга җавап бирү), беренче медицина ярдәме күрсәтү (имгәнү, яралану, йөрәк авырулары, өшү, эт тешләү һ.б.) кагыйдәләрен куллана белүне күрсәтергә туры килде. Ә конкурсның төп өлеше 19 декабрьдә булды. Биредә УАЗ (халык телендә «буханка») машинасында киртәләр полосасында машина йөртү осталыгын («змейка», парковка, рульдә барган килеш кыршауны элгечкә элү, гадәти булмаган вакытларда үзеңне тоту, вакытка тәгәрмәч алыштыру һәм башкалар) тикшерделәр. Барысы да җитди әзерлекле, көчле конкур­сант­лар иде. Ярыш бик кызу барды”, — дип, тәэсирләре белән уртаклашты Рамил.

Ул әлеге бәйгедә 10 кеше арасында беренче урынга чыгып, автомобильгә һәм акчалата бүләккә ия була. Шулай ук һәрбер катнашучыга айфон да бүләк иткәннәр.
“Әлеге конкурска бик тырышып әзерләндем: машина йөртү буенча һәм элемтә эшендәге кагыйдәләрне дә кат-кат укыдым, медицина ярдәмен күрсәтү тәртипләрен дә, машина йөртергә әзерлек биремнәрен дә өйрәнеп, кабатлап чыгарга туры килде. Җиңү яулавым белән мин әти-әниемә, гаиләмә, хезмәттәшләремә, дусларыма рәхмәтле. Аларның ярдәменнән башка мин моны булдырып чыга алмас идем”, — дип, форсаттан файдаланып, рәхмәтләрен белдерде Рамил.
Рамил – ике бала әтисе. Кызы Азалия 12нче санлы мәктәптә укый, улы Гадел 215нче балалар бакчасына йөри. Хатыны Фәридә “Аксион” заводында эшли. Мин аларның үзара татарча арлашуларына сок­ландым. “Яңарыш” газетасын да гаиләләре белән бик яратып укуларын белдерделәр. Бу яшь гаилә үз көчләре белән йорт җиткерә. “Аллага шөкер, әлеге ярышта җиңү өчен бирелгән акчалар тәрәзәләр, ишекләр куярга җитәчәк”, — дип, шатлыгы белән уртаклашты Фәридә.
Рамил белән аралашкан чакта юл йөргәндә туган башка проблемалар, машина руле артында утырган хатын-кызларга карашы турында да кызыксындым. “Хәзер юлларда машинаның исәбе-хисабы юк! Юлларда төрле хәлләр була. Теләгем – юлда барганда һәрбер машина йөртүче игътибарлы булсын иде. Бигрәк тә яшьләр машинада куарга яраталар. Алар үзләренең кеше гомере өчен җаваплы булуларын онытмасыннар иде. Юлларда руль артында утыручы хатын-кызлар артты. Аларга күп очракта игътибарлылык җитеп бетми, аларның көтмәгәндә генә берәр маневр ясап ташлавы ихтимал. Дөрес, араларында ир-аттан да әйбәт йөртүчеләр бар, ләкин алар бик сирәк. Юлларда йөрүчеләргә игътибарлылык кирәк. Һәркемгә хәерле юллар, бер-берсен хөрмәт итеп йөрүләрен телим”, — диде.

Без Рамилне зур җиңүе белән котлыйбыз. Юлларыгызда гел яшел төс кенә маяк булып торсын. Хәерле юллар, исән-имин йөрегез!

Гөлнара Вәлиева.