Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Яңа елга — яңа максатлар!
1.01.2018

Яңа елга — яңа максатлар!

Бриллиант Абдрахманова, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономия каршында эшләп килүче “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе:
“2017 ел узып та бара. Әгәр узганнарга борылып карасак, «Ак калфак» оешмасы белән бик күп эшләр башкарылган. Матур-матур чаралар, бәйрәмнәр уздырылды. Берничә бүлектән торган “Калфак туе”, “Бишек туе”, җәен “Сабантуй” бәйрәмендә катнашу. Татарстанның нинди, генә районнарында булмады «Ак калфак» ханымнары! Узган елга нәтиҗәләр ясалды һәм алдагы елга еш планнары төзелде. Шунысы куанычлы, Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләүче “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова безнең эшкә югары бәя бирде, 2018 елда күчмә утырышны Удмуртиядә уздырырга һәм аның темасы итеп “Йолалар шәҗәрәсе»н алырга тәкъдим итте. Бу эшкә әзерлекне башладык, бишек шәҗәрәләрен ясадык. Алда әле тагын да күп эшләр көтә. Тырышырбыз, Алла боерса. Яңа елларда барыбызга да исәнлек, иминлек, гаилә бәхете, җан тынычлыгы телим. Яңа ел төкле аяклары белән килсен!”

 

 

Алия Абдуллина, Удмуртиянең “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе:
“Яңа 2018 ел җитүен хәбәр итеп сәгатьләр уникене сугарга да вакыт күп калмады. Иске елда Яңа елга күчү ул — бер еллык эшчәнлеккә бәя бирү, алга максатлар билгеләү. Һәркем тормышта тоткан урынына һәм башкарган эшләренә нәтиҗә ясамыйча калмыйдыр.
“Ак калфак” оешмасы да ел дәвамында күп кенә әһәмиятле эшләр башкарды, күңелле һәм истә калырлык очрашулар, кичәләр оештырды. Шушылар турында искә алганда, мин Ижау шәһәрендә яшәп киткән герой — Хәсән Замановка багышланган китапны тәкъдим итү кичәсен, “Әбекәй-матуркай”, “Аулак өй” кичәләрен, калфак һәм түбәтәй тегү, милли татар ашлары пешерү буенча остаханәләр үткәрүне әйтеп үтәр идем.
Киләсе ел шулай ук вакыйгаларга бай булыр, дип өметләнәм. Алда бик файдалы проектларны чынга ашыру өстендә эшләячәкбез. Гыйнвар аеннан татар һәм гарәп телләрен өйрәнү буенча түгәрәк эшли башлаячак. Теләге булганнар Халыклар дуслыгы йорты, 308нче бүлмәгә килеп тулырак белешмә ала, яки 89043121570 телефонына шалтыратып языла ала.
Май аеннан “Экология сукмагы” дигән тагын бер мавыктыргыч эш башлап җибәрәбез. Ул дару үләннәре җыю һәм аларны дөрес итеп киптерү, саклау, куллану серләренә өйрәтү. Моның өчен табигатькә чыгып, бергәләп дару үләннәре җыюны оеш­тырырга уйлыйбыз.
Тагын зур бер проект “Шәҗәрә агачлары” дип атала. Безнең рәсми документлар белән исбатланган шәҗәрә бар. Әлеге шәҗәрәне «Ак калфак»ның Удмуртиядәге күчмә утырышында тәкъдим итәчәкбез.
Яңа ел һәр йортка иминлек, сәламәтлек, милли рух, уңышлар алып килсен. Яңа ел белән сезне, милләттәшләр!”