Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Яңа елга – яңа йорт!
28.12.2018

Яңа елга – яңа йорт!

23 декабрьдә Сарапул шәһәрендә (Гагарин урамы 85нче йорт) Татар мәдәнияте үзәге ачылды һәм тәүге бәйрәм — нәниләр өчен Чыршы бәйрәме уздырылды.

Агымдагы елның яз айларында Сарапул шәһәрендә яшәүче милли җанлы активистлар шәһәрдә татар йорты ачу теләген тормышка ашыра башладылар. Инде менә уртак көч белән Яңа елга әлеге йортны аякка да бастырдылар. Яңа татар йортына атлау белән һәр милли җанлы кеше тормыш-көнкүреш тәртипләре, яшәү рәвешләре турында фикер йөртә башлар дип ышанасы килә. Чөнки инде биредә урнашкан музей экспонатлары зур кызыксыну уята. Җыйнак кына залдагы һәрбер нәрсәдән милли рух бөркелә. Милли костюмнар кигән нәниләр, әти-әниләр, әби-бабайлар йөзендә шатлыклы елмаю. Сабыйлар татар телендә камил аралашмасалар да, татарча шигырьләр ятлап килгәннәр, «әти-әни, әби-бабай» дигән сүзләрне дә чиста әйтәләр. Сабыйларның телне, гореф-гадәтләрне өйрәнергә теләкләре бик көчле. Инде хәзер эш өлкәннәрдә. Балаларга телебезне, җыр-биюләребезне өйрәтү өчен белгечләрнең булуы зарур. Шәһәрдә халык саны буенча икенче урын алып торган татарлар арасында андыйлар да табылыр иншаАллаһ.
Шәһәрдә урыслашу процессы көчәеп барса да, бүген Сарапулдагы милләт-тәшләребез үз телебезне, гореф-гадәт-ләребезне, тамырларын югалтмаска тырышып, зур эшләр башкаралар. Татар мәдәнияте үзәгенә нигез салучы-оештыручылар телебезгә, гореф-гадәт-ләребезгә, милләтебезгә битараф булмаган милли җанлы милләттәшләрдән төрле ярдәм көтәләр.
Белешмә өчен телефоннар:
8-912-851-58-40 (Фаил Исламгалиев), 8-912-855-44-12 (Зөлфәт Арсланов), 8-982-993-93-61 (Роберт Рыбаков), 8-919-908-04-86 (Рөстәм Сөләйманов), 8-904-310-11-17 (Мәүлидә Фәйрүзова).