Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


14.09.2017

“Яңарыш” яшәртә

«Яңарыш» газетасына эшкә урнашканнан бирле, газетаны редакциягә килеп алучы абый-апаларга карап сокланам. Алар бит һәр атнаның пәнҗешәмбе көнен көтеп торалар. Юл хәлен белеп булмый. Газетаны алып кайтуга җаваплы булган машина йөртүчебез Наил абый бераз соңга калса да, “Газета кайчан була?” – дип, газетаны көтеп алалар. Элек безнең авылда әтиемнең Әгерҗедән ипи алып кайтканын авылдашларым капка төбенә җыелып шулай көтәләр иде.
Фоат абый Нәбиуллин атна саен Завьяловоның үзеннән килеп йөри. Ул ягымлы итеп исәнләшә һәм кулына газетаны алу белән, аның һәр битен ачып, танышып чыга. Ә кайчакта кеше күп булу сәбәпле, редакциядә урын булмаса, йә коридорга чыгып, йә баскычтан төшә-төшә газетаны актара. Узган атнада аңа үземне кызыксындырган сорауларны биреп, әңгәмә кордым. Ә ул “Яңарыш” турында бик матур, җылы итеп сөйләде. “Яңарыш”тагы газетага язылу башланды, дигән белдерүне укыдым да, язылырга өлгереп калыйм, дип ашыктым. Мин бу газетаны инде күптәннән укып барам, күптәннән язылам. Мин шулай уйлыйм: әгәр син үз милләтеңне яратасың икән, аның тормышын, мәдәниятен беләсең килә икән, “Яңарыш” иң якын ярдәмчең, дустың була ала. Мин газетаны башыннан ахырына кадәр бер сүзен төшереп калдырмыйча укып барам. Икенче биттәге тормыш, яшәеш яңалыклары белән танышып торам. 15нче биттәге хикәяләрне дә исебез китеп, ничек шулай язалар икән дип, шаккатып укыйбыз. Инде үзем бик үк яшь булмасам да, яшьләр битен дә кызыксынып укыйм. Соңгы биттәге шигырьләрне, кызык хәлләрне дә яратып укыйбыз. Үзем дә, хатыным Асия дә китап-газета укырга яратканлыктан, ел саен Татарстанда чыгучы татарча газеталарга да язылабыз. Бөтен темаларны да яктыртып барасыз. Рәхмәт редакция хезмәткәрләренә! Шулай ук газетага тәкъдимем дә бар: газетада авыл хуҗалыгы темасына мәкаләләр күбрәк булсын иде!”

Ә без Фоат абый белән Асия апага күп еллар тугры дусларыбыз булып калулары өчен чиксез зур рәхмәтләребезне белдерәбез, аларга сәламәтлек, озын һәм тигез гомер телибез.

Гөлнара Вәлиева.