«Яңарыш» – Удмуртия татарларының йөзе

Узган атнада редакция хезмәткәрләре “Яңарыш” газетасын яздырып таратучы милләттәшләребез белән очраштылар. Сәбәбе бер генә - 1 сентябрьдән матбугатка язылу башлану уңаеннан, максатларны билгеләү, әлеге эштә килеп туган сорауларга җавап табу иде.

Фотосурәттән күрүегезчә, бу эшнең алгы сафында баручылар - өлкәннәр. Алар үз вакытында көнне төнгә ялгап, бил бөгеп эшләп, лаеклы ялга чыккан булсалар да, кул кушырып өйләрендә генә утырмыйлар, милләтебезгә хезмәт итүләрен дәвам итәләр. Бу һич арттыру түгел, һава торышы нинди булуга карамастан, һәр атнаның пәнҗешәмбе көнендә урам буйлап дистәләгән газеталарны таратып йөрү бик җиңел эш түгел. Һәм моның өчен кесә тутырып акча түләүче дә юк, аларның һәммәсе бу эшне йөрәк кушуы буенча һич зарланмыйча, сыкранмыйча башкаралар. Фидакарь хезмәтләре өчен алар алдында баш иеп рәхмәт әйтәсе килә.

Әңгәмә вакытында газетага яздыручылар: “Күрше-күлән, танышлар белән аралашканда, кайбер өлкәннәр: “Картайдык. Баш та эшләми, хәтер дә юк, күз дә күрми”, - дисәләр, яшьләр татарча укый белмибез, вакыт юк дигән сылтау табалар”, - дигән сүзне җиткерделәр. Әлбәттә, өлкән яшьтәге кешеләрнең сәламәтлеге яшьләрнеке кебек түгел. Шулай да, болай уйлаучы әби-бабайлардан: “Хөрмәтле өлкәннәр, сезнең балалар, оныклар бардыр. Алар балалар бакчасында, мәктәптә, эштә, урамда, күп очракта өйдә дә бары тик русча аралашалар. Әгәр дә сез газетага язылмасагыз, балаларыгыз, оныкларыгыз татар теленең барлыгын, тарихи тамырларын бөтенләй онытмаслармы?” – дип сорыйсы килә. Аллаһыга шөкер, күзлек белән уку, әле бит бөтенләй күзсез дигән сүз түгел. Әгәр сез газетага язылсагыз, балаларыгыз, онык­ларыгыз да моны күреп үсә, аларда телебезгә мәхәббәт уяна дигән сүз. Шуны исегездән чыгармагыз: алмагачның алмасы ерак тәгәрәми, диләр. Үзең нинди – балаң шундый. Сез аларга үрнәк булырга тиешсез. Мисал эзләп, әллә кая еракка китәсе юк. Инде 5-6 ел дәвамында атна саен редакциягә мәктәптә укучы бер малай килеп йөри. Матур итеп “Исәнмесез”, - дип исәнләшеп керә, саубуллашып чыгып китә. Беренче елда ул татарча сүзләрне вата-җимерә әйтә иде. Әбисенең тырышлыгы эзсез югалмавы күз алдында. Киләсе ел өчен әле язылу игълан ителмәгән иде, аның әбисе (Сираҗиева) редакциягә килеп, газетага язылып та китте инде.

Көн саен күпме газета-журналлар чыга, аларның тиражын түгел, хәтта ул газет җурналларның исемнәрен дә күпләр белми. Димәк, кеше көн дә нәрсәдер укый. Узган атнада берничә көн дәвам иткән “Укы, Ижау!” фестивале кысаларында “Удмуртская правда”ның 100 еллыгы билгеләп үтелде. 50-60 ел әлеге газетаны яздырып алып укучы берничә кешене сәхнәгә чакырып, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Алар арасында милләттәшебез булу белән горурлансак та, аның “Яңарыш”ка язылу турында моңа кадәр уйлап та карамавы турында ишеткәч, бик гаҗәпләндек. Ә мондый милләттәшләребез күпме?

Инде очрашуга кабат әйләнеп кайтсак, ул бик җылы узды. ”Яңарыш”ның җәмгыятебездәге тоткан урынын, аның мөһимлеген аңлаган милли җанлы дусларыбыз алга таба да эшләргә әзер булуларын белдерделәр. Әлбәттә, очрашуга, төрле сәбәпләр белән, барлык нокталарны да оештыручылар килә алмадылар. Аларның да безнең белән бергә милләткә хезмәт итәргә әзер булуларын без беләбез һәм фидакарьлекләре өчен чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез. Тормыш булгач, төрле хәлләр була. Шуңа күрә кайбер нокталарыбызда үзгәрешләр дә барлыкка килеп тора. Ижау шәһәренең Ленин районындагы Посадка арты бистәсендә Гөлзар Вәлиуллина (Кишиневская урамы) 54 газетаны яздырып тарата иде. Төрле сәбәпләр аркасында ул киләсе елда газетаны тарата алмаячак (моңа кадәр безгә ярдәм итүегез өчен зур рәхмәт сезгә). Газетаны алдыручыларны югалтмау өчен без шушы тирәдә урнашкан “Граница” ил сакчылары кадетлар үзәге хезмәткәре Рәмзия Касимова белән сөйләшеп, атна саен газеталарны бирегә китерү турында килештек. Газетага редакциягә килеп тә, Зөһрә Камалиевага мөрәҗәгать итеп тә язылырга мөмкин. Шулай ук Металлург­лар шәһәрчегендәге базардагы һәм моңа кадәр булган барлык нокталарыбыз эшләүләрен дәвам итәчәк.

“Россия почтасы” аша да язылу кампаниясе башланды. 5-15 октябрь көннәрендә абунәче ункөнлеге узачак. Бу көннәрдә язылу бәяләре бүгенге белән чагыштырганда 20%ка кадәр очсыз булачак дип көтелә.

Әлбәттә, газетага язылу бәяләре көннән-көн артып тора. Моңа гаҗәпләнәсе дә юк. Чөнки базар мөнәсәбәтләрендә яшибез. Ләкин башка газеталар белән чагыштырганда, без “Яңарыш”ның бәясен бәйдә тотабыз дип ышандырып әйтә алабыз. Республика газеталары арасында да безнең газетаның бәясе иң очсызы. Аның өстенә газетага язылучылар котлау­ларны, белдерүләрне ташламалы бәяләр белән бирә алалар. Программалы газета-журналларның бер санының бәясе “Яңарыш”ның бер айлык саннары бәясе кадәр булуын да әйтеп үтәргә кирәк. Ә “Сәхнә” сәхифәсендәге афишалар буенча татарча кайчан кайда нинди концертлар булуы турында хәбәрдар булып торасың, үзеңә кирәген сайлап аласың. Мондый мәгълүматны башка бер җирдән дә табып булмый. Боларның барысын да исәпләгәндә, “Яңарыш”ка язылган кешенең бары тик отышта калуы гына күренә. Моңа кадәр газетаны яздырып алучыларның һәрберсе киләсе елга да безнең белән бергә калыр, алга таба яңа язылучылар өстәлеп, сафларыбыз тагын да тулыланыр дип ышанабыз. Газетаның тиражы ул – Удмуртия татарларының йөзе. Ул безнең бердәмлегебезне күрсәтеп тора.

Рәмзия Габбасова.