Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - «Яңарыш» — калмык далаларында
26.09.2018

«Яңарыш» — калмык далаларында

Европа белән Азияне тоташтыручы Калмыкия Республикасына иҗади сәфәрдән соң

Философ, христиан чиркәвенең атасы саналган Аврелий Августин: «Дөнья — китап ул. Шул китапның берничә битен генә түгел, ә тулысынча укып чыгарга тырышыгыз. Хыялларыгызны тормышка ашырыгыз. Игелекле гамәлләр кылып, булдыра алганчы сәяхәт итегез”, — дигән. Җитәкчелек тарафыннан “Бүгенге милли матбугат” исемле II Халыкара журналистлар форумына барырга тәкъдим ясалгач, мин бик теләп риза булдым. Чөнки сәяхәтләр рухи яктан баета, кешене тышкы яктан үзгәртә. Юлдашларым — “Удмурт дунне” газетасының баш мөхәррире Зинаида Рябинина, “Известия Удмуртской Респуб­лики” газетасының баш мөхәррир урынбасары Татьяна Снегирева, “Удмуртия” мәгълүмат агентлыгының удмурт тапшырулары мөхәррире Майя Бывальцева, Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат-аналитика үзәге җитәкчесе Константин Ижболдин белән Калмыкия Республикасының башкаласы Элиста шәһәренә юл тоттык.

Калмык далалары кызы — Элиста

Элиста шәһәре миңа алдан Интернет аша мәгълүмат туплаганда ук ошады. Никита Хрущев, Кирсан Илюмжинов, Остап Бендер урамнары шәһәрнең шактый кызыклы булуын искәртте. Ә инде поезддагы юлдашыбызның әлеге якларда яшәүче тарихчы булып чыгуы, безнең өчен зур табыш иде. Калмык халкының, Элиста шәһәренең тарихы белән танышып, калмыкча сүзләр өйрәнеп бара торгач, озын юл да кыскарган кебек булды. Ләкин менә без калмыкча “исәнмесез” (“мендет”) дип дәшүгә, безгә никтер бик әзләр генә үз телләрендә җавап кайтарды. Бу инде биредә дә телнең үлеп барганлыгын күрсәтте. Шәһәр транспортында йөрү 10 сум (Россиядән килгәннәрнең кабатлап соравыннан туепмы, билет хакын зур итеп язып куйганнар). Шәһәр беренче карашка никтер караңгы тоелды. Әмма да һәйкәлләрнең күп булуы күзгә ташланды. Элиста сүзе «комлык» дигәнне аңлатканны раслагандай, биредә яшеллек аз, роза чәчәкләре генә үсеп утыра. Апрель аеннан бирле яңгыр яумаган. 1865 елда нигез салынган шәһәрдә бүгенге көндә 100 меңнән артык кеше яши. Шәһәрнең иң матур корылмасы — “Золотая оби­тель Будды Шакьямуни” үзәк будда храмы (хурул). Биредә 9 метрлы Будда сыны бар.
Калмыкларның гореф-гадәтләре күп, күбесе аларның бүгенге көнгә кадәр сакланган. Көз көне “Джангарида” исемле әнә шул сакланган гореф-гадәтләрне, калмык мәдәниятен, милли спорт төрләрен үз эченә алган зур бәйрәм үтә. XXXIII Бөтендөнья шахмат олимпиадасы үткәрү өчен сәясәтче, танылган эшмәкәр, Халыкара шахмат федерациясенең президенты, Калмыкиянең беренче президенты Кирсан Илюмжинов тарафыннан Элистада Сити-Чесс шәһәрчеге төзелә. Оста шахматчы, криминаль авторитет, заманында наркотиклар кулланган бу кеше, күрәзәче Вангага барып, үзен шахмат федерациясе президенты итеп куюларын алдан белгән, “Чит планетада булдым”, — дип сөйләгән шәхес ул. Кирсан идарә иткән 17 ел эчендә рес­публикада халык саны 11,3% ка кимегән, җинаятьчелек, эшсезлек арткан. Әлеге төбәк яшәү рәвеше буенча шул еллардан бирле арткы урында сөйрәлә. Шахмат шәһәрчеген төзү 100 млн долларга төшә. Бүгенге көндә бераз ташландык булса да, биредә бик матур. Нәкъ әлеге шәһәрчектә безне кунак иттеләр дә инде.

Кем син, калмык?

Калмыкларның борынгы бабалары — XVII гасыр башында Россия империясенә күчеп рус гражданлыгы алган көнбатыш мо­нгол ойратлар. «Калмык» этнонимының килеп чыгуы турында төрле караш яши: төрки телдән алынган «калмак» («калу, калырга»), монгол теленнән «халих» («читкә киткәннәр»), ойрат теленнән “халимаг” («катнаш») сүзеннән дигән фикерләр бар, үз атамалары — “кальмг” (хальмг, хальмгуд). Калмыкларның гомуми саны — 200 мең. Күпчелеге РФ территориясендә яши. Калмыклар үз милли телләрендә — калмык телендә сөйләшәләр, барысы да диярлек рус телен белә. Дин тотучы калмык­лар, нигездә, буд­дистлар (махаяна, Гелугпа мәктәбе), калмыкларның аз өлеше — православие динен тотучылар. Алар — Европада яшәүче бердәнбер будда динен тотучы Азия кешеләре. Будда дине безнең эрага кадәр VI-V гасырда стихияле рәвештә барлыкка килгән булса да, аңа нигез салучы дип һинд патшасының улы Гаутаманы саныйлар. Риваятьләр буенча, Гаутама 29 яшендә картлык, үлем турында уйлана башлый. Ул, гаиләсен калдырып, дәрвишлеккә китә, барлык вакытын дөньядагы бәхетсезлекләрнең сәбәпләренә төшенүгә, кешеләрне алардан коткару юлларын эзләүгә багышлый. Күп еллар дәвам иткән эзләнүләрдән соң, ниһаять, аның хыялында чын хакыйкать ачыла. Шушы вакыйгадан соң ул үзен “Будда” дип атый. Риваятьләр буенча, Будда — нир­ванага, ягъни яшәүнең барлык сыйфатларын тоюдан арыну халәтенә иң беренче булып керә алган кеше. Шушы халәткә керүне ул: “Һәр кешенең яшәү максаты”, — дип ышандырырга омтыла. Будда карашынча, кешегә дөнья мәшәкатьләреннән котылуның иң дөрес юлы — гыйбадәтханәгә (монастырьга) китү. Будда шушындый беренче монахлар ханәсен оештыручы булып санала. Будда дине Һиндстан, Кытай, Япония, Монголия һәм Бурятиядә таралу алган.
Калмыкларның төп кәсепләре — күчмә мал асрау. Элек мөгезле эре терлек, сарык, ат, дөяне далага иркенгә җибәргәннәр. XIX гасырның икенче чирегеннән печән әзерләп, терлекләрне утарларда тота башлыйлар. Алар арасында ат дирбиясе, хатын-кызларның бизәнү әйберләре өчен тимерне чүкеп бизәк төшерүче, агачны чокып савыт-саба ясаучы, күннән савытлар, сумка тегүче һөнәр ияләре була. Күчмә калмыкларның яши торган йортлары — тирмә (юрта, баштарак сүтелмәгән хәлдә арбаларда күчерелеп йөртелгән). Калмык авылы (хотон) ир нәселе ягыннан бер-берсенә туган гаиләләрдән торган 4-10 тирмәдән гыйбарәт булган. Тирмәләр түгәрәк ясап куела, түгәрәк уртасына төнгә терлекләр кертеп калдырыла. Төп ризыклар — ит (күпчелек сарык ите, элегрәк җиргә күмеп пешерелгән сарык түшкәсе), иттән пешерелгән ризыклар: ит шулпасы (шелюн), пилмән, казылык; сөт ризыклары: сыр, эремчек (адмг), кымыз (чиген), сыер сөтеннән ясалган кефир (чидмег), эремчек суыннан куылган аракы (арька), аракы куудан калган эремчек куесыннан кыш өчен кояшта киптереп ясалган корт (хурс). Калмыклар яңа сауган сөт эчмәгән. Төче камырдан күмәч (гуйр), коймак (цельвиг), бавырсак (борцок) әзерләгәннәр. Төп эчемлекләре — такта (кирпеч) чәйдән пешерелгән, сөт, май, тоз, төрле тәмләткечләр (мөшкәт, дәфнә яфрагы) салган эчемлек. Музыка уен коралларыннан – “бииве”, “шовшур” дип аталган флейталар, “җимбур” дип аталган сорнай, Сарытау гармунына охшаган “икел” дип аталган гармун, “кыллы хур” һәм “чиртмә шударга” уен кораллары кулланылган. Өч кыллы думбыра һәм монгол цимбалының кардәше булган “җингинур” уен кораллары хәзерге калмык халык уен кораллары оркестрларында файдаланыла.

Тозлы чәй, “Луксор” кушаматлы үгез, иң чибәр икътисад министры

Калмыкия миңа нәкъ югарыдагы атамалар белән истә калды. Биредә чәйне су, сөт, тоз, май, мөшкәт чикләвеге (виноград сорты) салып кайнаталар. Башта эчәргә бик үк тәмле булмаса да, соңыннан әлеге чәй үзеннән-үзе ошый башлый. Ул эсседә тамак кипкәнне, ашыйсы килүне баса. Калмыкларның чәе аерым ашау кебек. Безгә остаханә күрсәткән пешекче хәтта: “Чәйгә ит кыздырмалары салып та ясыйм”, — диде. Гомумән, калмыкларның кухнясында ит беренче урын алып тора. Калмык кухнясының сере — иткә дигән малның яңа чалынган булуы. Эч-бавырларын да тәмле итеп пешерәләр. Журналистларга әзерләп күрсәткән ризыкның исеме — самджин, аны бәрән бавырыннан әзерлиләр. Бәрән маен (кыяфәте белән шәлгә ошаган) буй- буй кисәләр, чи бавырны шуңа төрәләр. Бераз безнең якларда әзерли торган кәбестә яфрагына төреп пешерелгән итле дөгегә охшаган әлеге ризык (голубцы). Бер тамчы май яки су белән тоз, кара борыч салып, ике ягын да кыздыралар. Өстенә боҗралап тураган суган салалар. Капкач астында 10 минут парландыралар. Әзерләүгә барлыгы 20 минут вакыт китә.

Сәяхәтебезнең бер көнендә безне “Адучи” терлек нәсел заводы аг­рофирмасына алып бардылар. Биредә нәселле мөгезле эре терлек, атлар, сарыклар (тояклары безнең яктагы сарыкларныкыннан аерыла, көтүлекләрне таптамый) үрчетәләр. Сарыкларның арт ягында зур гына май катламы асылынып тора. Әлеге май катламыннан татлы ризыклар, сабын ясыйлар икән. Калмык маллары салкынга да, эссегә дә бик чыдам. Азыкка да таләпчән түгел. Алар бирә торган ит “мәрмәр ит” дип атала. Ул катлам-катлам: бер катламы — ит, аннан соң май һәм шулай берни­чә тапкыр кабатлана. Итнең җепселләре бик вак, шуңа күрә йомшак, тиз пешә. Сыерлар ит өчен үстерелгәч, аларны саумыйлар, бозаулар 7-8 ай имә. Маллар җәен-кышын далада йөриләр. Калмык үгезләренең авырлыгы 1000-1100 кг. Безнең ян­га алып чыккан “Луксор”ның авырлыгы 870 кг иде. “Луксор”га карагач, моннан ун еллап элек, Әгерҗе районын “Ак БАРС” агрофирмасы үзе кул астына алгач, нәкъ әлеге нәсел терлекләрен безнең якка да алып кайтулары исемә төште. Бездәге кышлар салкын булгангамы, алар үрчеп китә алмадылар. Аннан соң безнең якларда халыкның “мәрмәр ит” кә дә исе китми.

Журналистларны Кал­мы­кия­нең табигате, авыл хуҗалыгы, икътисади хәле, туризмы белән министрлар үзләре таныштырды. 35 яшьлек икътисад министры Зоя Санджиева чыгыш ясаганда, аның матурлыгына сок­ланып утырдым. Юкка гына Россия түрәләре арасында иң матур җитәкче дип танылмаган икән! Мәгънәле чыгышы да игътибарны җәлеп итте. Тулаем алганда, калмык кызлары бик чибәр! Ә егетләре исә кошка охшатып җиңел бии. Көйләре безнең милләтнекенә тартым. Кыңгыраулы саратов гармунында калмык егете сыздырып уйнаганда үзебезнең милли аһәңнәрне тойдым. Алар үзләре бу охшашлыкны: “Без бит күчмә халыклар, тамырларыбыз бер”, — дип аңлаталар. Татарларны биредә хөрмәт итәләр (Мине дә бик якын иттеләр). “Татарстан — Яңа Гасыр” телеканалын карыйбыз”, — диләр. Татарлар күпләп Калмыкиянең Лаган районында яшиләр икән. Калмыкиядә тарихта тирән эзләр калдырган Удмуртия шәхесләрен дә беләләр. Удмурт дәүләтчелегенә нигез салучы, табиб, галим-филолог, этнограф, пуб­лицист Трофим (Трокай) Борисов биредә Өлкә комитеты сәркатибе булып эшләгән. Алар аны «эвре кюн» үз кеше дип искә алалар. Воткинск шәһәрендә туып-үскән, күп еллар Удмуртия Республикасының гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары булып хезмәт куйган Андрей Колдомов, бүгенге көндә Калмыкия Республикасының Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының җитәкчесе булып эшли.
Калмык дәүләт университетына сәяхәтебездә миңа тулай тораклар ошады. Биредә гаиләле студентлар, «бишле»гә генә укучылар өчен аерым тулай тораклар бар. Анда балалар бакчасы, балаларга бию белән шөгыльләнү өчен заллары эшли. Әйтергә кирәк, тулай торактагы бүлмәләр шәһәр фатирыннан ким түгел. Университетта чит илләрдән укучылар шактый. Идел буе округыннан килеп укучы студентларның күплеге шаккатырды.

Чакрымнар буе җәелеп яткан киң далаларны ике якта калдырып, автобус алга чаба. Сирәк кенә күренеп киткән яфраксыз агачлар, кечкенә күлләргә күз салгач, үз туган ягыңның бай урман-суларының матурлыгын, бу як кешеләренең безнең якларга эшкә ник килгәнен аңлыйсың. Ә мин: “Бәлки әле, апрель аенда лалә чәчәкләре фестивалендә, июль аенда лотос чәчәкләре атканда биредә тагы кунак булып булыр”, — дигән уйларым белән Калмыкия исемле китапның бер битен ябам…

Рәфилә Рәсүлева.